|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2010 Милләт
БЕЗ – ТАРИХ ЧАРЛАГАН ХАЛЫКАгымдагы елның 27 маенда Татарстан Республикасы оешуга 90 ел тулачак. Табигый, татар халкының дәүләтчелек тарихы бик күп еллар элек башланган. Монысын иң яңа тарих дип әйтсәк тә, хата булмастыр. Хәер, иң яңа тарихның да без белмәгән, игътибар итеп җиткермәгән, онытыла төшкән сәхифәләре, “ак тап”лары, заманнар узу белән тоныклана төшкән мәшһүр шәхесләре яисә аларны күләгәдә калдыру хисабына калкурак күрсәтелгән затлары бар. Шуларны игътибар үзәгенә чыгару максатында, галимнәргә мөрәҗәгать итеп, редакциябез “Республикабызның 90 еллыгын каршылап” дигән яңа рубрика башларга булды. Беренче әңгәмәбезне “Татарстан һәм татар халкының дәүләтчелек тарихы” дигән саллы хезмәт язган КДУ профессоры, тарих факультетының Ватан тарихы кафедрасы мөдире, ТФА академигы Индус Риза улы Таһиров белән башлыйбыз. – ХХ гасыр башында, революциядән соң, бу җирлектә Татар-башкорт республикасы оешу мөмкинлеге булган диләр. Бу мөмкин эш идеме? Әлеге ниятнең тормышка ашмавында Зәки Вәлиди тискәре роль уйнаган дигән сүзләр йөри. Бу сүзләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә, Индус абый?
– Гомумән, Татар-башкорт республикасы ул – советлар тарафыннан Идел-Урал штаты идеясен юкка чыгару өчен уйлап табылган проект. Идел-Урал штатын булдырмас өчен, 1918 елның 22 мартында Сталин һәм Вахитов тарафыннан имзаланган Татар-башкорт республикасы турындагы нигезләмә игълан ителә. Бу нигезләмә, минемчә, һич кенә дә тормышка ашырылырга тиеш булмый. Аның беренче максаты әлеге штат идеясен бетерү булса, икенче максаты – гражданнар сугышында татар-башкорт потенциалын тулысынча үз максатларында файдалану. Шуңа күрә бу ихтыяҗ беткәннән соң, Татар-башкорт республикасы идеясе дә юкка чыга.
Әлбәттә, монда башкортлар каршы чыга дип әйтү дөрес түгел. Чөнки Зәки Вәлидинең Кече Башкортстан дигән республикасы була инде. Стәрлетамак – аның башкаласы. Зәки Вәлиди Татар-башкорт республикасына шушы республиканың кермәвен генә тели. Шуңа күрә бу зур республика Татарстан Республикасы дип кенә аталсын, безгә кермәгән Уфа башкортлары күпчелекне тәшкил итми, алар моңа һич тә үпкәләмәс, ди. Кыскасы, ул республиканың әлеге исеменә генә каршы чыга.
Кече Башкортстан – 1917 елның декабрендә үк игълан ителгән республика. 1919 елның 20 мартында ул Совет хөкүмәте тарафыннан таныла. Тануның максаты – Колчак ягында сугышкан башкорт гаскәрен советлар ягына чыгару. Монда арадашчылык ролен Мирсәет Солтангалиев уйный. Башкорт гаскәрен советлар ягына чыгару бәрабәренә Совет хөкүмәте белән башкорт хөкүмәте арасында килешү төзелә. Шушы килешү нигезендә Башкортстан хөкүмәте таныла. Ә инде гражданнар сугышында кайсы як өстен чыга башлавы билгеле булганнан соң, РКП(б) политбюросы Татар-башкорт республикасы өчен агитация алып баруны тыя. Бу идея шуның белән бетә һәм Татарстан Республикасы төзү мәсьәләсе генә кала. Аның да берничә варианты була. Беренче варианты әнә шул Зур Татарстан проекты. Аңа Уфа да, Казан да керә. Ул проект басылып чыккан, бар.
– Нишләп ахырда Башкортстан зуррак, Татарстан кечерәк булып чыккан соң?
– Мөгаен, Зур Татарстан проекты да уен гына булгандыр. Хәзер аны беркем дә тикшерми, кызыксынмый. Республиканың әле тагын бер варианты булган – монысы Уфасыз да, Казансыз да. Менә монда Зәки Вәлидинең ниндидер йогынтысы булуы ихтимал. Ни өчен дигәндә, бер очрашу вакытында Зәки Вәлиди Солтангалиевкә, сез Казанны үзегезгә алмагыз, анда күпчелек урыслар, сез аны татарлаштыра алмассыз, ди. Бәлкем шушы йогынты да булгандыр. Әмма бу фикергә моңарчы бер-берсенә каршы булган татарларыбыз берләшеп протест белдерә. Шулай Казанны башкала итеп Татарстан төзү мәсьәләсе көн тәртибенә баса. Инде 1920 елның 27 маенда шушы проект барлыкка килә. Ул проектта Татарстанның күләме хәзерге зурлыкта. Дөрес, анда аз гына үзгәрешләр була. Аның соңгы абзацында кечкенә генә хәрефләр белән, Бөре, Бәләбәй өязләренең Татарстан Республикасына керү мәсьәләсе халык фикерен өйрәнгәннән соң гына хәл ителәчәк, дип языла. Әмма тора-бара бу мәсьәлә белән берәү дә кызыксынып тормый. Бу җирләрне Татарстанга кертмиләр. 1922 елны исә бу җирләрне Уфасы-ние белән бергә Кече Башкортстанга бирәләр. Бу – Сталинның эше.
– Ул чагында бу җирләр 1922 елга хәтле кем карамагында була соң?
– Уфа губернасында. Ул вакытта губерналар саклана әле.
– Татарстан Республикасы оешуда Солтангалиев, Вахитов, Ямашевларның роле ни дәрәҗәдә? Кайсы зуррак роль уйнаган?
– Хөсәен Ямашев моңа кадәр үлгән инде. Инде әһәмиятенә килгәндә, татарның башка күренекле шәхесләре дә бар. Совет заманында республика төзелү турында сөйләгәндә большевикларны гына искә ала идек. Дөресен генә әйткәндә, Ямашев та әле чиста большевик түгел. Беренче чиратта ул – социал-демократ. Әле алар әлләни бүленмәгән, чөнки аның хатыны Хәдичә Ямашева үзен меньшевик дип саный. Әйтик, “Урал” газетасы – меньшевиклар газетасы.
– Ул чагында Ямашев үлеп котылган дип әйтә алабыз?
– Әйе, шәхес культы вакытында күренекле кешеләребезнең берсе дә калмый диярлек. Инде Мулланур Вахитовка килгәндә, ул – Татар-башкорт республикасы идеясе белән янып йөргән кеше. Чын күңеленнән большевикларга ышана ул. Аларга Солтангалиев тә, Шамил Усманов та ышана. Алар үз заманында әлеге Идел-Урал штаты идеясенә каршы чыга. Шушы штатны Казанда Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең икенче корылтае игълан итәргә тиеш була. Аның башында – 22 яшьлек прапорщик Ильяс Алкин. Ул – шушы хәрбиләр шурасының рәисе, шуны оештырган кеше. Үз тирәсенә генераллар, полковниклар туплап, шактый күп эшләгән кеше була ул. Ләкин моңа җирле большевиклар каршы була һәм, ни кызганыч, татар большевиклары да, шул исәптән Мәскәүдәге Мулланур Вахитов та каршы чыга. Ул анда мөселман комиссариатын җитәкли. Монда, Казанда Солтангалиев, Сәетгалиев һәм тагын берничә большевик каршы. “Советлар безгә үзләре Татар-башкорт республикасы бирә. Без бергәләп шуны игълан итик. Ул идея безгә кирәкми”, – дип белдерә алар. Шамил Усманов та шулар яклы.
Миндә Солтангалиевтән 1937 елгы сорау алуларның ике томлык күрсәтмәсе бар. Шунда: “Ни кызганыч, без монда хата җибәрдек. Соңыннан үкендек, бергә буласы калган”, – дип таный ул анда. Шулай итеп, Идел-Урал штаты булмый кала. Аның җитәкчеләрен үзебезнең татарлар ук төнлә килеп кулга ала. Шуннан соң корылтай үз эшен Болак артына күчерергә мәҗбүр була. Шулай итеп җирле хакимият белән штатны игълан итми торырга дигән килешү төзелә. Соңрак инде Мулланур Вахитов, Мәскәүдән 300 кешелек матрослар отряды җибәреп, штат төзү идеясе белән йөрүчеләрне таркаталар.
– 300 кешелек отрядны җиңә алмаганнармы?
– Аларга кем ныклап каршы чыга соң? Монда бит бер-берсе белән ызгышу. Тынычлык белән хәл итмәкчеләр. Сугышчан бәрелешләр булмый. Күпчелекне Татар-башкорт республикасы була дип ышандыралар. Ләкин аның әһәмияте шунда: әгәр Идел-Урал штаты игълан ителгән булса, республикабыз татар халкының үзбилгеләнү хокукы рәвешендә барлыкка килгән булыр иде. Ә менә өстән нигезләмә, декрет чыгу – үзбилгеләнү хокукы түгел ул. Татарстан Республикасы төзелү – өстән төшерелгән декрет кына ул. Шуңа күрә тагын бер декрет белән республиканы юк итеп тә була иде. Үзбилгеләнү хокукын тормышка ашыру рәвешендә барлыкка килгән республиканың көче зуррак, аны бетерү авыррак.
– Шул заманнан бүгенге чорга кайтсак, үзбилгеләнү ягыннан 1552 елдан соң дәүләтчелегебезне тергезү дип 1990 елны гына атый алабыз ул вакытта?
– Болайрак ул. 1920 елны барлыкка килгән республиканы күпләр фикция генә ди. Чөнки бу продразверстка планын үтәү бәрабәренә генә эшләнә диләр. Республикага 10 миллион ярым пот икмәк тапшыру бурычы йөкләнә. Аны җыярдай хәл калмый. Чөнки монда икмәк бөтенләе белән диярлек җыелган була инде. Алай гына да түгел, Совнарком рәисе итеп сайланган Сәхипгәрәй Сәетгалиев аны арттырып үти. Анда тройкалар бик каты эшли. Шунлыктан республика продразверстка планын үтәү бәрабәренә генә төзелгән дип кабул итә күпләр. Ул гына да түгел, 1920 елның февралендә сәнәкчеләр баш күтәрә. Ул – Совет хөкүмәтенең менә шушы сәясәтенә каршы чыгу. 35 көн дәвам итә бу гамәл. Шуннан файдаланып, кайберәүләр, моны татарлар эшләде, алар советларга каршы, республиканы төземәскә кирәк, дип белдерә. Әмма 1920 елны республика төзелә. 1921 елгы ачлык, билгеле, әлеге продразверстка планын үтәү нәтиҗәсе. 1921 елны корылык килә. Апрель аенда ук кояш, июнь кояшыдай кыздырып, бөтен нәрсәне көйдереп бетерә. Чәчелми калган җирләр дә була. Чәчкән җирләрнең күбесендә тишелеп чыкмый да. Яздан ук ачлык башлана.
1921 елны халыкара ярдәмнең ничек оештырылуын күрергә килгән бер американ үз истәлекләрендә татар авыллары яныннан үтүен яза: “Ичмасам эт кенә өрсен, бер әтәч кычкырсын, бернинди тавыш юк”. Чөнки боларның бөтенесен ашап бетергән булалар. Күп кенә кешеләрнең өйләреннән чыгарлык та хәле юк. 1921 – 1926 елларда Татарстан халкы 400 мең кешегә кими. Әйтик, республика төзелгәндә 2 миллион 812 мең кеше булса, 2 миллион 400 меңгә кала. Татарлар 300 меңгә кими. Менә моннан күренә инде кемгә күбрәк зыян килгәне. Аннан әле бик күпләр читкә китә. Өчәр меңләп китәләр. Гомумән, искиткеч зур һәлакәт була бу. Галимҗан Ибраһимовның бу хакта “Адәмнәр” дигән әсәре бар. Анда коточкыч хәлләр кабатланган. Республикабыз шушы рәвешле барлыкка килгән.
(Дәвамы бар.)
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|