|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2018 Язмыш
“Кирәкми арбагыз, үзем дә йөри алам!”Президент булам! Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11нче татар гимназиясендә белем алучы Камил Мефтахутдинов әнә шулай дип хыяллана. Аның теләкләре моның белән генә бетми әле. Зур үскәч, балаларга бушлай дәвалана торган хастаханә төзергә дә җыена ул.Үзе күргән югалту ачысын да, кичергән авыруларны да башка беркемгә дә насыйп итмәсен, дип тели 10 яшьлек бала. Әнисе Алсу кечкенәдән Арчадагы Шекә авылына дәү әти белән дәү әнисенә кунакка кайтып йөри. Әнә шул чакта кызга үзеннән ун яшькә олы егетнең күзе төшә. Шәһәр кызын яшь аермасы да, авылда яшәп калу да куркытмый, ул 18 яшендә кияүгә чыга.
– Бер елдан Камил туды. Миңа табиблар балаңны ярып алырга кирәк, оча сөякләрең тар, дигәннәр иде. Әмма өлгерми калдылар. Ул вакытта дәү әниебезне югалткан көннәр иде. Борчылып, баланы алданрак таптым. Тулгак башлану белән, район хастаханәсенә киттек, – дип сөйли Камилнең әнисе Алсу. – Ә андагы табиб, үзең табып кара, яшь бит әле син, диде. Бик авырлык белән генә балам туды. Баштарак сабыйга зыян килгәндер дип уйлап та карамадык. Бер ел буе балагызда “аю табаны” дип йөрттеләр. Атна саен гипсын алыштырып, яңасын салып җибәрделәр. Бары тик башка белгечкә күренеп карагач кына, сабыйның туганда ук җәрәхәт алганлыгын әйттеләр. Аякларына зыян килгән дип аңлаттылар. Шуннан соң Камилгә операция ясарга кирәк диделәр. Баламның организмы наркозны кабул итмәде. Инде эшкә тотынабыз дигәндә, улым уянып киткән. Аннан соң тагын, өстәп кадаганнар. Күп еллар узса да, Камил әле дә баш авыртуыннан зарлана. Кан басымы күтәрелеп азаплый.
Малайның артка карап торган аякларын операция ярдәмендә бераз гына булса да алга боруга ирешәләр. Сабый яшь ярымда тәпи дә китә. “Баштарак үзем дә, ирем дә улыбызның кимчелегенә борчылдык. Үзе дә бакчадан уңайсызланып кайта иде. “Әни, ник минем аякларым башкаларныкы кебек түгел? Алар дөресләнерләреме?” – дип еш сорады. Үскәч бетә, дип юаттым. Хәзер үзе бар нәрсәне аңлый. Мәктәптә дуслары аптыратмагач, уңайсызлануы да бетте, йөрергә дә ияләнде”, – ди Алсу.
Мәктәпкә аны алты яшендә әзерли башлыйлар. Инвалидлыкны яңарту өчен, комиссия узасы була. Камилгә инвалид арбасы, култыксалар язып бирәләр. Ә малай каршы төшә. Бар кешене шаккатырып: “Минем үз аякларым да әйбәт йөри. Сез миңа дигән арбаны да, култыксаларны да берәр мохтаҗ кешегә бирегез”, – ди.
Ә бер елдан ул бөтенләй үсеп китә. Әтисенең көтмәгәндә авырып китүе, ул чирнең яман шеш икәне ачыклануы бөтен гаиләне кайгыга сала. Хәтта сабый да әтисенең тиздән китәсен аңлый. Алар гел аның янәшәсендә була. Наил озак авырмый. Берничә айдан үлеп китә. Бала бу хәсрәтне авыр кичерә. Өч ай буе бер кеше белән дә сөйләшми. “Үзем дә, иремне югалткач, авыр хәлдә йөрдем. Аңыма зыян килгәндәй булды. Улым да сөйләшмичә азаплады. Бары тик өч ай узгач, кулыма бер кәгазь китереп тоттырды. Анда рифмалары туры килмәгән бер куплет шигырь иде. “Күктән йолдыз карап тора, ул синме, әтием”, – диелгән. Әкренләп без якын кешебезне югалтканны аңларга өйрәнә башладык. Камил әкиятләр язарга тотынды. “Йолдыз малае” дигәне әтисе белән үзе турында”, – ди Алсу.
Камил күп кенә бәйгеләрдә дә катнаша икән. Күптән түгел Роберт Миңнуллинның туган көненә бик матур шигырь язган. Әлфия Афзаловага атап язганы да бар. Гимназиядә узган бер чара да Камилсез үтми. “Ул сабыйны тәрбияләгән әнисе Алсуга, дәү әтисе белән дәү әнисенә рәхмәтем чиксез. Мондый сабыйлар бик сирәк туа”, – ди гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөләйха Хафизова.
Дөньяга үз карашы бар Камилнең. Тирә-яктагы хәлләргә дә фикерен яшереп тормый. “Җир йөзендә дөреслек кими бара. Әгәр мин Президент булсам, ялганламас идем. Балаларын ташлап аерылып киткән әтиләрне гаиләләренә кайтарыр, авырган кешеләрне яшәтер идем”, – ди ул. Әнисенә исә кияүгә чыгып, бәби алып кайтырга киңәш итә икән. “Мин әтием кебек диңгез флотына хәрби хезмәткә киткәч, кем сиңа иптәш булыр?” – ди Камил әнисенә.
Россия табиблары гына түгел, чит илнекеләр дә операциядән соң нәтиҗә буласына тулысынча ышандырмыйлар. Бөтенләй кагылмаска киңәш итүчеләр, баланы аяксыз калдыру куркынычы барлыгын әйтүчеләр дә булган. Камил исә сер бирә торганнардан түгел. Иртән мәктәпкә шактый араны җәяү бара икән. Бер дә уфтанмый, тормышны яратып, хыялланып йөреп кайта, ди әбисе. Хыялый Камилнең тагын бер теләге бар – әнисе белән диңгезгә барып ял итәсе килә аның! Кем белә, бәлки бу теләк тә чынга ашар?
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|