поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.03.2010 Бәйрәм

БӘЙРӘМ

Хатын-кыз кулыннан килмәгән эш юктыр. 8 март бәйрәмен генә алыйк. Ирләр башлары пеләшләнеп, чәчләре агарып беткәнче уйлап та үзләренә бәйрәм оештыра алмадылар, хатын-кызлар исә язның беренче аен үзләренеке ясап, 8 мартны бәйрәм көн иттеләр дә куйдылар. Ирләр ул бәйрәмдә кунак кыяфәте алып, бәйрәм ияләренә бүләк бирергә тиешле җан ияләре генә булып калдылар.

Сез карагыз әле 8 ле санының матурлыгына! Ике түгәрәк бергә кушылып, озын чылбырның ике боҗрасы булып, бергәлек символы тәшкил итә. Гаиләнең түгәрәк, бөтен булуы өчен хатын-кыз җан ата, шуңа гомерен багышлый. 8 ле саны хатын-кыз дөньясының ике түгәрәк өлештән торуын да аңлатадыр. Бер түгәрәге гүзәллек, нәфислек, наздан торса, икенче түгәрәге акыл, көч, сабырлык, тәвәккәллек түгелмени?!

 

Кешелек тарихында матриархат булган диләр. Булгандыр. Ирләр ил белән идарә итә алмагач, властьны үз кулларына алганнардыр гүзәл затлар. Тормышны җайга салгач, түрә булып, түш киереп өстәл башында утыру өчен идарә итү вазыйфасын яңадан ирләргә тапшырганнардыр. Үзләренә иң җаваплы эшне – гаилә учагын сүндермичә саклау бурычын калдырганнардыр. Тарих кабатлана: ир атлар дөнья арбасын тарта алмый башлагач, янәдән хакимият башына хатын-кызлар килә башлады. Афәрин! Алар идарә итә башлагач, бәлки кризислар да булмас, сугыш уеннары да уйналмас. Әтәчләнергә яраткан ирләр кебек, безнең милләт бөек, безнең тел бөек дип канат кагып, кикрикүк кычкырып йөрмәсләр алар. Хатын-кыз белән хатын-кыз уртак телне тиз таба. Чишмәгә суга барган җирендә берәр җенестәшен очратса, сәгатьләр буе сөйләшерлек сүз таба алган зат бит ул. Шагыйрь ирләрне алыйк. Күңелләрен җилкетеп торучы сылу затлар булмаса, коргаксыган шигырьләр сырлап, болай да корыган тормышны корытып чәйни алмас хәлгә китерерләр иде. Тукаебыз үзе дә бит илһамчысы булмаса, шагыйрь чуртым да кыра алмый дигән.

 

Хатын-кызлар белән мавыгып, 27 мартны – театр көнен оныта язганмын. Ул да бит театр җене кагылганнарның кадерле бәйрәменә әйләнеп бара. Хәер, бу бәйрәмне дә күбрәк хатын-кызлар бизи. Сез ирләр генә кайнашкан спектакльне күз алдына китереп карагыз. Мескен персонажлар, сөйләшер сүз таба алмыйча, кирәкмәгән акылны сатып, үзәккә үтәрләр иде. Менә шунда бер чибәркәй итәкләрен җилфердәтеп, тирә-якка мут караш ташлап үтеп китсә, спектакльгә җан керә, тамашачының күңеле кытыклана башлый.

 

Хатын-кызлардан аера күрмә безне Ходай. Югыйсә бетәбез. Алар сабый чакта да сөйкемле, үсмер чакта да чибәр, буйга җиткәч тә гүзәл, хатын булгач та, хәтта карчык булгач та... Кыскасы, яшәсен хатын-кыз халкы! Яшәсен аларның бәйрәме!


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»