поиск новостей
  • 16.12 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 16.12 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 17.12 "Мең дә бер кичә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 17.12 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.12 "Сары елга" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.12 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.12 "К.Ү.Р.КӘ" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.12 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.12 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 20.12 "Сөяркә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.12 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 21.12 "Сеңелкәш" Камал театры, 14.00, 12+
  • 21.12 "Сафлык музее" Камал театры, 17.00, 18+
  • 21.12 "Сөяркә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 23.12 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 19.00, 16+
  • 24.12 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 25.12 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 26.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 26.12 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры, 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Декабрь
  • Кави Нәҗми (1901-1957) - язучы
  • Фәридә Кудашева (1920-2010) - җырчы
  • Данил Гыйниятов - журналист
  • Диләрә Илалтдинова - җырчы
  • Габделбарый Болгарский (1884-1927) - актер
  • Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974) - шахматчы
  • Нуриәхмәт Сафин - актер
  • Хөсни Кәрим (1887-1965) - язучы
  • Марат Айзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Лилия Низамиева - актриса
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
Архив
 
26.04.2018 Мәдәният

Камил Кәримов: «Пенсиягә чыкканнан соң да эш урынында ябышып тору рәхәт тормыштан түгел»

Бүген Рөстәм Миңнеханов Камил Кәримовка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аны чын күңелдән котлыйбыз! Узган ел язучы, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Марат Кәбиров Камил Кәримов белән әңгәмә корган иде. Шуны сезнең хозурыгызга тәкъдим итәбез.

- Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, укырлык әсәр юк бүген татар әдәбиятында, дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек?
- «Кайберәүләр» дигән төшенчәгә алдан ук үземнең мөнәсәбәтемне белдерәм. Укырлык әсәр юк дип зарлана торган кеше ул - йә бүгенге көндә кулына яңа китап алып карамаган иске укучыдыр, йә чиле-пешле әсәрләре кире борылган уртакул язучы булыр.
Бүгенге иҗат дөньясында кытлык юк: элеккеге коммунист язу­чыларның төшенә дә кермәгән тарихи романнар хөррияте; ­сәяси интригаларга корылган повесть-хикәяләр; яңача әйләнеп кайткан детектив бәяннар; күренекле шәхесләрнең язмышын тас­вирлаган биографик хроникалар; маҗаралы мәхәббәт кыйссалары; заманча юмор һәм сатирик сәхифәләр - җаның ни тели, ал да укы гына.
 
- Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?
- Без хәзер искиткеч каршылыклы чорда яшибез. Бик яшь шул әле безнең бүгенге җәмгыятебез. Ә яшьлек ул, үзегез беләсез, эзләнүләр чоры. Димәк, татар базар әдәбияты да эзләнүләр чорында. Социалистик реализм куенында буын ныгыткан күпчелек авторларыбыз базар телендә сөйләшә алырмы - анысы башка мәсьәлә. Әйе, шигъриятнең юлы - туры, сүзе коры, ул үзгәрешләрне бик тиз тотып алыр, кичәге кызыл төсләрне бүгенге яшел, көрән һәм ак төсләрне җиңел таркатыр. Чәчмә әсәрләр ашыкмас, прозабыз укып гыйбрәт алыр өчен генә түгел, сюжетлардагы язмыш белән яшәлгән очракта, үзеңне ни көткәнен юрау өчен дә кирәк.
 
- «Язучы шулай булыр­га тиеш», «язучының бурычы шул» кебегрәк сүзләр еш яңгы­рый. Ә ме­нә «язу­чы­ның хәле ничек?» дигәне бик ишетелми. Язу­чы бүген нинди хәлдә?
- Татарстан язу­чылары арасында олигархлар юк. Шуңа күрә «хәл» дигәнебез - җан асрау бурычлары белән туган ил алдындагы бурычлар арасында. Пенсиягә чыкканнан соң да эш урынында ябышып тору рәхәт тормыштан түгел. «Хәлең ничек?» - дип сорасалар, «Аллага шөкер!» - дип җавап бирергә тырышабыз. Елмаймыйча гына. Елмайсаң, хәл сораучының ачуын китерүең бар. Хәзерге авторлар белән аңлашып эшләү өчен, редакциядә психиатр (психолог түгел) штаты булдырыр чак җитте.
 
- Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?
- Язучылар оешмасында теркәлгән билетлы һәр язучы үзен профессионал дип исәпли ала, әгәр өйдә ятып кына җан асрый алса. Мин үзем 1983 елдан СССР язучысы, бу исемнең әле пенсия­гә дә йогынтысы бар.
Иҗат итү хәзер байлыкка ымсынмаган фанатлар кулына калып бара. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр арасында хатын-кызлар күбрәк. Шуңа күрә әдәбиятка да хатын-кызлар төркем-төркем килә. Ә ир язучыларның күбесе йә шабашник, йә китабын сатучы вак сәүдәгәр. Түрәләр һәм хәлле бизнесменнар турында китап язып шәбәюче абзыйларыбыз да шактый.
 
- «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?
- Инде сер түгел, авторларның саны арткан саен, абунәчеләрнең һәм китап укучыларның саны кими бара. ХХ гасыр башында да нәкъ шундый күренеш булган. 1905 елгы революциядән соң яңа ачылган татар матбагаларының саны йөзгә җиткән, тиражлары гына 200-500 данәдән артмаган. Алтмыш-җитмеш ел узгач кына матбугат үсеше үзенең иң югары ноктасына җиткән. (100 мең, 380 мең, хәтта миллионга җиткән данәле журналларыбыз бар иде.) Күп еллар үткәнне сабыр гына көтеп карыйк әле. Бүген без ерак тарихны сагынып, кичәгене сүгеп, бүгенгеләрне үсендереп иҗат итәбез. Талантлы язучыга талантлы укучылар кирәк. «Ширпотреб» әсәрләр белән артык мавыкмыйча, классика эталонын саклап иҗат итә алсак, матур әдәбият исән калыр.
 
- Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?
- Бүгенге авторларыбыз укымышлы һәм дә калын тиреле. Берәүнең дә әле мин уртакул язу­чы дигәнен ишеткәнем юк. Исемлектәге 300ләп язучының һәркайсы үзенчә даһи, теге яки бу кимчелекләрен танырлык итеп, теория кушканча язарга өйрәтәм димә... Ләкин әдәби әсәрләрен бәяләгәндә, бөтен язучылар да бертигез хокуклы була алмый. Талантны - графоманнан, уңышны - кимчелектән, оригинальны- компилятивтан, матур әдәбиятны суррогаттан аера белү өчен кирәк ул ­т­әнкыйть. Тәнкыйть - язучы белән укучыны таныштыручы, ­тәнкыйть - рек­лама коралы.
 
- Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?
- «Кулланучылар кәрҗине»нең бәясен чыгарганда, әдәбият тауары саналмый... әлегә. Инфляция, кризис, эшсезлек, мөлкәт тигезсезлеге һәм эш урынындагы җитәкчеләрнең авторитарлыгыннан йомылган халыкны китапханәләргә куып кертеп булмый. Репрессия чоры үтәр әле һәм тагын элеккечә китап сөючеләр җәмгыяте, матур әдәбиятны пропагандалау бүлекләре, гигант төзелешләрдәге әдәби пост­лар, чиратлары ташып чыккан китап кибетләре тагын әйләнеп кайтыр дип ышанам... Хөкүмәтнең бүгенге ярдәменә шөкрана кылып, сабыр гына иҗат итик.
 
- «Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш» дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланып була?
- Юлдан кайтып кергән юк. Редакциядә утырып кына тираж җыеп булмый. Мәктәпләрдә, китап­ханәләрдә, мәдәният йортларында әдәби кичәләр оештырып, яңа чыккан әсәрләр белән таныштырабыз, үзебезнең барлыкны исләренә төшереп торабыз. Әлеге чаралар редакциянең төп эшенә әйләнеп бара бугай...
 
- Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?
- Әби-бабайларыбыз, әти-­әни­ләр һәм абый-апалар язмышын язып, укучыны куандыр­дык. Инде үзебезнең биографиябезне дә баетасы һәм дә иҗат географиябезне киңәйтәсе иде. Һәр язучының да еракка дәшә торган берәр хыялы була. Ах, иҗади командировкаларны күп­ләп оештырасы иде шул хыяллар ягына...
Уренгойдан ерак түгел генә бер бистәдә, Җир асты хәзинәләрен барлау әмере белән, татар егетләре бик тирән скважина бораулыйлар. 12 мең метрга (!) төшкәннәр ди инде. Ниләр генә юк ди анда! Күрәсе, өйрәнәсе, язасы иде шул язмышларны, шул ачышларны...

- Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?
- «Күләгәдә төлке бар» (ТКН-1990) дигән китабым чыккач, «Мәдәни җомга» газетасы аны үзенә рубрика итеп алды. «Ком сәгате» романымның исеме белән сөекле каналыбыз яңа телевизион сәхифә ачты. «Тургайлы болытлар» дигән роман-элегиямнең икенче китабын да төгәлләп укучыларыма җиткерә алсам, бәлки, тагын берәр матбагада яңа рубрика пәйда булыр иде...

Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 26.04.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы