поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.04.2018 Шоу-бизнес

Гүзәлия: Элвин Грей белән җырлагач «Җитте, нокта куям», – дидем

«Булдырам дип тора! Янып тора! Бер көн белән генә яшәми, максатына ирешер өчен киләчәккә планнар кора. Яңалыкка омтылган, төрле эзләнүләрдән курыкмаган кеше һич икеләнмичә аның артыннан иярәчәк…» Халык танып-яратып өлгергән Гүзәлия белән очрашып сөйләшкәч аның турында бездә әнә шундый фикер туды.

- Гүзәлия ханым, сез күпкырлы иҗат кешесе. Автор-башкаручы, композитор, продюсер. Боларның күңелегезгә кайсысы якынрак соң?
 
– Билгеле, продюсерлык хезмәтем! Җырлар язу да күңелемә хуш килә. Ә менә сәхнәгә чыгып җырлау әкрен генә артка табан чигенә, мин аны хәзер соңгы урынга куям, алай ук мөһим нәрсә дип санамыйм.
 
– Бездә җырчыларга кытлык юк, ә көй язучылар – сирәк.
 
 – Көй – Аллаһы Тәгалә бүләге дип уйлыйм мин. Аны ул гына җанга сала кебек. Сүзләрнең көч-куәте, кодрәте зур, кайбер шигырьләрне укыйм да, үзеннән-үзе җыр туа.
 
– Талант билгесе инде бу, әйеме?
 
–Үземне үзем мактасам, тыйнаксызлык булыр иде (көлә).
 
– Тамашачы Гүзәлия талантлы кыз дип бәяләгән икән, монда бәхәскә урын калмаска тиеш.
 
– Көйләрдә минем рухи дөньям, уй-кичерешләрем, сагыш-юксынуларым, шатлык-көенечләрем чагыла.
 
– Һәм шунысы гаҗәп: сез – кабатланмыйсыз. Болында ничә төрле чәчәк үссә, сезнең музыкада да төрле яңгыраш, төрле аһәң
 
– Мин балачакта Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова кебек зур шәхесләрнең җырлары белән таныш идем. Бүген чит ил, рус композиторларының әсәрләрен тыңларга яратам.
 
– Гүзәлия, сезнең тарафтан 500 дә артык җыр иҗат ителгән. Кайсы чорда күбрәк язылды?
 
– Соңгы дүрт елда дияр идем. Алар сыйфатлырак та, мәгънәлерәк тә. Нигә шулай? – бу тәҗрибә белән бәйле. Эшләгән саен остарасың бит. Аннан, мин тормышта күп нәрсә күрдем. Беләсез, төрле мизгелләр була. Йә сагышлы чак, йә сөенгән чак. Кайсы вакытта берәр дустым белән сөйләшеп утырганда уем белән каядыр китеп барам. Димәк, илһам килеп ята. Дустыма: «Бар, кит әле син», – дим. Үпкәләми, аңлый. Күңелем тулганда (бу халәт һәр иҗатчыга хас), дулкынланганда, ниндидер хисләр кичергәндә, нәрсәгәдер сокланганда үзеннән-үзе җанда көй ярала, ә менә тыныч булсам, берни турында да борчылмасам, иҗат дөньясында тынлык хөкем сөрә.
 
– Татар эстрадасы чишмә төсле: төптән ургыла да ургыла, ул саегыр дип кайгырасы түгел. Ярты меңнән артык җырчы сәхнә били! Шуның фәлән проценты чүп, әлбәттә. Менә тагын Хәким Акмалиев дигән егетебезнең исемен ишеттек. Сөендерде: талантлы! Ул моңа кадәр «Новая волна», «Голос» проектында катнашкан икән. Килешәсездер, Гүзәлия, аны бит тамашачы икегез бергә башкарган дуэтлар аша таный башлады.
 
– Дөрес, әйе. Ул элек рус һәм инглиз телендә җырлады. Аңа джаз ошый иде. Хәзер татар җырларын үз итә. Татарстан сәхнәсенә Хәким «Әйтер сүзем калган» дуэты белән чыкты.
 
– Гүзәлия, сез хәтта: «Хәким – бүген төп проектым, ул беренче урында», – дисез.
 
– Чөнки мин аның продюсеры!
 
– Менә кайда икән хикмәт! Әңгәмәбезгә егетебезне дә тартып кертик әле. Хәким, сез Гүзәлия ханым белән ничек табыштыгыз? Креатив продюсерга тиенү – бәхет!
 
 – "Гүзәлия минем язмышыма җитди борылыш ясады. Мине «Вконтакте» социаль челтәрендә күреп, җырларымны тыңлагач: «Тавышың беркемгә дә охшамаган, үзенчәлекле", – дип язды ул. Шуннан без таныштык. Аны хаклы рәвештә остазым дияргә була. Яшермим, элегрәк татар эстрадасын белми идем, хәзер Гүзәлия ярдәмендә милли моңнарыбызга мәхәббәтем артты. «Әйтер сүзем калган» дуэтыннан соң тормышым кискен үзгәрде, икенче этап башланды. Иҗади яктан ничек камилләшүемне, ничек үсүемне мин хәзер үзем дә сизәм. Төркемдә без өчәү. Саунд-продюсерыбыз – Артур Җамалетдинов та җырлар иҗат итә, иҗатыбызны аранжировкалар белән баета.
 
– Гүзәлия яшь җырчылар турында кайгырта-кайгырта үзегезнең иҗатыгызга хилафлык китермәссез микән?
 
– Мин инде үземнекен читкә этәрдем. Хәким искиткеч сәләтле егет, аны үстерергә кирәк. Аның бит сәхнәдә тотышына хәтле бүтән, аңа гына хас хәрәкәтләр, аңа гына хас харизм… Җырлаганда бөтен барлыгы белән җыр эченә чума, җыр белән яши, образ тудыра һәм җыр тәмамлангач та пәрдә артында шушы образдан чыга алмыйча йөри (көлә). Өметем зур, Хәким югары күтәреләчәк! Ульяновск шәһәрендә концерт оештырган идек, анда атаклы җырчыбыз Хәмдүнә апа Тимергалиева да булды. Ул берничә мәртәбә Хәкимгә: «Кил әле яныма, син матур да, буең да шәп, тавышың көчле. Татарстан чиген узып Аурупа сәхнәсендә җырларлык артист бит», – диде. Хәкимнең шундый сыйфаты бар: кешеләр аны игътибарсыз калдырмый, кешеләр аңа битараф түгел. Йә тәнкыйтьли, янәсе урыс көйләреннән соң татарча җырлый белмисең, янәсе нәрсәгә сиңа эстрада! Шулай да күпчелек егетне мактый, иҗатын ярата. Шуннан соң мин нәтиҗә чыгарам: без дөрес юлда! Хәким башка милләтләргә дә тансык җырчы, мәсәлән, аның татарча җырлаганын урыслар да бирелеп тыңлый.
 
– Мәскәүдә дә чыгыш ясадыгыз кебек.
 
– Башкалада Хәким уңыш казанды. «Дуслык күпере» проектында катнашабыз. Махсус икебезне дуэт белән чакырдылар. – Сезнең клиплар нәни генә фильмнарны хәтерләтә. Алар мавыктыргыч сюжетка корыла. Югыйсә диңгез буйлары, чәчәкләр, урманнар туйдырган иде. Бигрәк тә «Югалтасым килми» (Г.Әхмәтҗанова сүзләре) дигән җырга төшерелгән күренешләр матур. Рәссам… Буяу- лар… Героиня пыяла савытка йөрәк сурәте ясый…
 
Клиплар мәсьәләсенә килгәндә, минем төп таләбем – сыйфат. Аранжировкамы, тавыш яздырумы – югары кимәлдә булырга тиеш. Эшлисең икән, җиренә җиткер, кеше көлдермә! Операторга хәтле сорашам. Кем ул? Нинди ул? Барсын да үзем сайлыйм. Сюжет сызыгы да минем тәкъдим белән төзелә. Идея миннән китә. Ахырдан сценарий авторы аны тулыландыра гына.
 
– Гүзәлия, бәлки хәтерлисеңдер, заманында пар-пар җырлаган Гөлзада Сафиуллина белән Риф Гатауллин, Хәния Фәрхи белән Газинур Фарукшин бик популяр иде. Ләкин нигәдер алар тиз туктады. Үзегезнең дуэтларыгызга нинди гомер озынлыгы юрыйсыз?
 
– Әйе, сез санаган артистлар эстрадага яңа сулыш өргән иде. Балачакта аларның кассеталарын тыңлап үстем. Бу хакта уйлаганым да юк! Киләчәктә башка проектларга керешсәм, җырлау өлешен йомгаклармын ахырысы дигән теләк бар.

– Ә дуэтлар матур! Алар яшәсен иде.
 
– Рәхмәт, без Элвин Грей белән «Яныңа агылам» җырын башкаргач: «Җитте, дуэтларга нокта куям», – дидем. Хәкимнең ул вакыттагы продюсеры Артур Җамалетдинов: «Әйдәгез, Хәким белән икегезгә уртак җыр яздырыгыз», – дип тәкъдим иткәч, баш тартмадым. «Син нишлисең, башка җырламыйм дип ант сулары эчтең бит», – дип үз-үземне тиргәдем, билгеле. Нәкъ шул чакта Гөлүсә Әхмәтҗанова шигырен җибәргән иде. Күңелемдә көй туды! «Әйтер сүзем калган» җыры Хәкимне күздә тотып язылды да инде. Туктыйм дигәч тә, бүген үк дуэтлардан ваз кичмим, әлбәттә. Бер-ике ел узар әле.
 
– Аннары бары тик төп проект – Хәким дисезме? Егетебезне дөнья күләмендә таныту өчен көчегезне кызганмассыз кебек, Гүзәлия.
 
– Аллаһ насыйп итсен! Хәким бөтен яктан да килгән, аның мөмкинлекләре зур. Иренмичә эшләргә генә кирәк.
 
– Театр-концертларда тамашачы, нигездә, өлкәннәр дип зарланалар. Ә менә сезнең концертларга яшьләр дә йөри. Моның сере нәрсәдә икән?
 
 – Беренчедән, репертуарыбыз бай, икенчедән, җырларыбыз заманча. Алар яшьлек рухы белән сугарылган. Аннары, минем якын-тирәмдә дә, дусларым арасында да гел егетләр һәм кызлар. Моның да йогынтысы бардыр. Үзем дә яратуга ярату белән җавап бирергә тырышам: яшьләрнең фикеренә колак салам. Кыскасы, һәммәбез дә бер дулкында йөзәбез!
 
– Гүзәлия ханым, илһам беркайчанда ташламасын, гел янәшәгездән атласын!
 
– Рәхмәт!

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»