поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.04.2018 Әдәбият

Язмыш сынавы (ХИКӘЯ)

Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр. Кайда ул? Ничек? Кем белән?Аны шушы сораулар гына борчыды.

Алинә тагын күтәрелеп сәгатькә карады. Инде тугыз тулып килә. Ә Фәрит һаман юк. Кәрәзле телефоны да җавап бирми. Ул бит алтыда гел өйдә була торган иде.Ичмасам, иптәш егетләренең дә телефон номерлары юк. Ышана иде шул Алинә Фәритенә, артык нык ышана иде.
 
Вакыт соң булуга карамастан, Алинә Алсуга шалтыратырга булды. Ләкин Алсу да шатланырлык бер хәбәр дә әйтмәде. Бары тик: «Көт, үзе кайткач, барын да аңлатыр», – гына диде. Ә нәрсә аңлатырга тиеш соң Фәрите? Бу билгесезлектән тәмам гаҗиз булды Алинә. Арып, диванга барып ятты ул һәм хатирәләр йомгагын сүтә башлады.
 
Фәрит белән алар узган ел Яңа ел каршылаганда таныштылар. Алинә иптәш кызларына Яңа елны каршыларга килгән иде. Бик теләмичә генә килде ул Алсуларга. Чөнки бәйрәмдә барысы да парлы булырга тиеш иде. Алсу бик үтенеп сорагач, ул: «Барыгыз да парлы-парлы, мин генә моңлы-зарлы булыйммыни? – дип тә карады. Ләкин Алсу барыбер үзенекен итте, Алинәне күндерде.
 
Менә Яңа ел киче дә якынлашты. Алинә чыгарылыш кичәсендә кигән алсу ефәк күлмәген киде, чәченә күбәләкле бант куйды, иреннәренә беленер-беленмәс кенә иннек тидерде.
 
Алинә килеп кергәндә, Алсуларда бар да җыелган иде инде. Яшьләр, шау-гөр килеп, шешә тәгәрәтеп уйныйлар иде. Уртада кара бөдрә чәчле мөлаем гына бер егет басып тора. Ул, шешәне тәгәрәтеп җибәрде дә, кемдә тукталыр икән дип, сабыр гына көтә башлады. Менә шешә әйләнүдән туктады. Шулчак Марат: «Күпме теләсәң дә, болай туры китереп булмас иде. Кара әле, шешәнең башы Алинәгә караган түгелме соң?» – дип кычкырды. Барысы да әле яңа гына ишектән килеп кергән Алинәгә төбәлделәр. Марат, шатлыгыннан нишләргә белмәгән сабый баладай, тагын: «Фәрит, ычкындырма бәхет кошыңны, әнә ул, сине көтә», – диде.
 
Шулчак Фәрит белән Алинәнең күзләре очраштылар. Бу карашта аптырау да, серлелек тә, самимилек тә бар иде. Ләкин аларга озын-озак карашып торырга ирек бирмәделәр. Алсу тиз генә йөгереп килде дә Фәрит белән Алинәне таныштырды. Фәрит Алсуның туганнан-туган абыйсы икән. Әле яңа гына армиядән кайткан.
 
Бу Яңа ел төне Фәрит белән Алинә өчен кавышу төне дә булды. Шушы бәйрәмнән соң алар бер-берсеннән башка тора алмас булдылар. Фәрит көн саен Алинәне институттан каршы ала, тулай торакка озатып куя. Күпме сөйләшсәләр дә, сүзләре бетмәс сыман иде аларның.
Менә ямьле җәй дә җитте. Сабан туенда Фәрит белән Алинә, гөрләтеп, яшьлек туйларын бәйрәм иттеләр. Бу вакытта алардан да бәхетле кеше юктыр кебек иде бу дөньяда.
 
Җәйләр үтте, көз җитте. Көннәр бер-бер артлы үттеләр дә үттеләр.
 
Бүген Алинә институттан иртәрәк кайтты, соңгы парлары булмый, диделәр. Ул, җиң сызганып, бүлмәләрен җыештырды, кер юды. Аннары кыстыбый пешерергә уйлады. Фәрите бик ярата шул кыстыбыйны. Ә чәй эчкәндә үзенең сөенечле хәбәрен җиткерер, «тиздән әти булырсың, бәгърем», – дияр.
 
Бүлмә җыелган, кыстыбый өстәлдә, чәй әзер. Тик Фәрите генә һаман юк. Алинә күзен йомды һәм йокыга талды.
 
Ниндидер кыштырдаудан Алинә күзен ачты. Өстәл артында, күзләрен тутырып, аңа Фәрите карап утыра иде. Алинә, ничек итеп сикереп торганын, Фәритнең муенына барып сарылганын үзе дә сизмәде. Тик Фәрите бүген башка көннәрдәге кебек түгел иде: сикереп торып кочагына да алмады, колагына матур сүзләр дә пышылдамады. Бары: «Безгә сөйләшергә кирәк, Алинә!» – диде.
 
Алинә сак кына урындыкка утырды да Фәритенең күзенә бакты. Фәрит, сүзне ничек башларга белмичә, башта тамагын кырды, аннары, күзен читкә алды да, акрын гына сөйли башлад: «Алинә, безгә аерылырга туры килер. Алисага әти кирәк. Мин баламның әтисез үсүен теләмим.
 
Төмәндә хезмәт иткәндә, мин Марина белән танышкан идем. Бер-беребезне яраттык. Ләкин безнең бергә булуыбызга әти-әнием каршы килделәр. Шунлыктан Марина минем белән кайтырга теләмәде. Мин инде барысын да оныткан идем. Ләкин кызыбыз Алисаны күргәч, барысы да яңарды: аңа булган хисләрем дә, мәхәббәтем дә. Алинә, мине гафу итә алсаң, гафу ит. Син үзеңә тиңеңне табарсың, балаларыгыз да булыр. Ә мин китәм. Эзләмә мине, зинһар». Фәрит, күз яшьләрен яшерергә теләп, тиз генә торып басты да ишеккә юнәлде. Алинәнең аны туктатасы, «Китмә, безнең балабыз булачак!» – дип кычкырасы килде, ләкин теле билтәкләнде. Иреннәре генә: «Бәхетле бул, бәгърем!» – дип пышылдыйлар иде…
 
Гөлзадә САФИНА,
Казандагы 96нчы гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан утлары

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»