поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.04.2018 Җәмгыять

“Мин булмасам, нишләр идегез әле” (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)

“Кыңгырау ике тапкыр зеңгелдәгәч, әни, мине курчак кебек бишегемә ташлап, ишеккә атылды. Әти кайтты бугай. Ул гына шулай кайтып керүгә, кулларын да юып тормыйча, аш бүлмәсенә йөгерә...”

– Нәрсә пешердең бүген, әнисе? О-о, хуш исенә караганда бик тәмле бугай. Яле, азрак салып бир әле. Карын ачты.
 
– Ашыйсың килсә, сал да аша. Болай да туйдым хезмәтче ролен үтәп. Ашарга пешер, кер ю, бала кара. Тәмам кол ясап бетердегез.
 
– Ярар инде, әнисе, тынычлан. Нишләтәсең бит, бәләкәчне өйдә ялгызын гына калдырып булмый.
 
– Нишләтәсең, имеш. Балалар бакчасына бирергә кирәк. Минем дә кеше кебек яшисем килә.
 
– Соң, Зөлфия, аңла инде, бер яшь тә тулмаган баланы ничек итеп балалар бакчасына бирәсең ди. Һичьюгы, тагын берәр ел түз инде. Рәисне үстердең бит.
 
– Ие шул, малайны мин үстердем. Хәзер синең чират. Ичмасам, булышырга да кеше юк.
 
– Әйттем мин сиңа: “Башта нәнкәсен, аннан бәпкәсен тап”, – дип. Синеке гел киресенчә бит.
 
– Ах, әле син шулаймы?! Инде анысына да мин гаеплеме?
 
“Уф, тагын әрләшәләр!.. Ярдәм итмичә булмас, ахры”, – сигез айлык кызчык фатирны яңгыратып елап җибәрде.
 
– Нәрсә булды, балам? – Әтисе, кабарга җыенган токмачын кире тәлинкәсенә шудырып, кызы янына йөгерде. – Әй Гөлүсә, Гөлүсә, ай үсәсен көн үсә! – дип такмаклады ул, баланы кулларына алып үчти-үчти сикерткәндә. – Ә-ә-ә-ә, у-тю-тю-тю-тют. Тынычлан, кызым.
 
Ул арада әнисе йөгереп килеп, Гөлүсәне ире кулыннан тартып алды.
 
– Тәти бит минем кызым. Еламый ул, иеме, кызым?! Әл-лә-лә, әл-лә-лә.
 
“ Тагын үчеклиләр!.. Әллә кешечә сөйләсәләр аңламас идемме. Марсиан дип уйлыйлар бугай болар мине. Әл-лә-лә, имеш. Аңлыйм мин, барысын да ишетеп, белеп ятам. Әтинең кайвакыт сасы исле әйбер эчеп кайтуын да, әнинең минем янда утыруга караганда кибетләрдә йөрергә яратуын да беләм. Теләсәм, күптән сезнең кебек сөйләшә башлар идем инде. Теләмим генә. Болай да барысын да аңлыйсыз бит әле. Абый ун сүз әйтеп эшләмәгән әйберне мин авызымны ачуга эшләп куясыз. Аннан соң, сөйләшә башласам, балалар бакчасына бирәчәгегезне беләм бит мин. Ә анда бер дә әйбәт булырга охшамаган. Әйбәт булса, биш яшенә җиткән абый: “Бүтән анда бармыйм”, – дип елап тормас иде инде...”
 
Бала тынычлангач, Зөлфия тузан суыртырга кереште. Илдар, залга чыгып, телевизор каршына ауды.
 
– Уф, арыдым, – дип сукранды Зөлфия. – Көне буе бер туктап торырга вакыт юк.
 
– Өй җыештыруны да эшкә санамасаң инде, – диде Илдар хатынының футбол карарга комачаулавын өнәмичә.
 
– Ие, үзең эшләп кара әле менә. Рәисне бакчадан алып кайтыр идең ичмасам.
 
– Үзең алып кайт. Мин эштән кайттым, көне буе өйдә утырмадым.
 
– Минем Гөлүсәне карыйсым бар. Карыны да ачкандыр инде бәләкәчнең.
 
– Ачмаган, ачмаган. Тыны да чыкмый әле. Акыллы бит ул, синең кебек тикмәгә тавыш куптармый. Үзем карап торырмын.
 
Кинәт яңгыраган бала тавышыннан шкафтагы бәллүр вазалар зеңгелдәп куйды. Әтисе, кулына алып, тынычландырырга азапланган саен ныграк үкерде кызчык.
 
– Йә, ярар, мин бакчага киттем. Ашат кызыңны!..
 
“Менә әйбәт! Әйттем бит мине ярты сүздән аңлыйлар дип. Мин булмасам, нишләр идегез әле”, – әнисе кулына күчкәч, Гөлүсә, тешсез авызын ерып, көлгәндәй итте.
 
Рәис белән әтисе кайтып кергәнне сизми дә калды кызчык. Тамагы туйганнан соң тыныч күңел белән мес-мес йоклый иде ул. Ярый, комачауламыйк, йокысын туйдырсын. Аның әле төн уртасында уянып китеп, үзен ялгыз калдыруларына үч алу өчен бөтенесен аякка бастырасы, әтисенә бала карауның алай ук җиңел эш түгел икәнлеген тагын бер кат төшендерәсе бар.
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 23.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»