|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2018 Хәвеф-хәтәр
Башкортстанда давыл нәтиҗәләре: ауган агачлар, каерылган түбәләрУзган ял көннәрендә Башкортстанда секундына 25 метрга җиткән көчле җил агачларны аударган, хастаханә түбәсен каерган, берничә торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, 6 муниципаль райондагы 16 торак пунктта 37 йортта электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек килеп чыккан. Аларның барысында да 1,5-2 сәгать эчендә ут белән тәэмин итү яңадан торгызылган.
Көчле җил шулай ук Дәүләкән шәһәре Үзәк район хастаханәсенең түбәсенә зыян китергән, Уфа һәм Туймазы шәһәрләрендә - реклама баннерларын, Уфада һәм Благовещенск районында агачларны аударган.
Уфада давыл коймаларны, светофорны аударган, 18 автомобильгә зыян китергән.
--- |
Иң күп укылган
|