|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2018 Мәдәният
Фольклор музыкасы ансамбле Татарстан шәһәрләрендә концертлар бирәРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә концертлары дәвам итә. 17 апрельдә ансамбль Чистай шәһәрендә ике концерт куйган иде, бүген артистларны Буа тамашачысы белән очрашу көтә. Ансамбль Буа мәдәният йортында 14 сәгатьтә – балалар өчен, 19 сәгатьтә – өлкәннәр өчен концерт куя. Программада – ансамбльнең «Алтын фонд»ына кергән композицияләр.
--- |
Иң күп укылган
|