|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2018 Спорт
Алия Мостафина Казанга килгән, ә сәбәбе нидә?Россиядә спорт чаралары даими узып тора. Билгеле булганча, GONGTVспорт һәм музыка интернет каналы әнә шул бәйге, турнирлардан репортажлар күрсәтә, истәлекле мизгелләрне экраннар аша халыкка тәкъдим итә. Биредә Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә узучы зур ярышларны да үз эшенең осталары булган операторлар, журналистлар яктырта. GONGTV интернет каналы Казанда узган спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан махсус репортаж әзерләде. Әлеге чара башкалабызда икенче ел рәттән үткәрелеп килә. Бу зур бәйгене Татарстанда кабул итү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Өр-яңа “Гимнастика үзәге” тугыз округтан һәм Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдән килгән спортчыларны каршы алды. Ир-егетләр гимнастиканың алты, хатын-кызлар дүрт төрендә көч сынашты. Биредә спортчылар шәхси, шулай ук команда белән беренчелеккә ия була алды.
--- |
Иң күп укылган
|