поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.04.2018 Мәдәният

Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу чарасы булды (ФОТО)

Бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, күренекле татар режиссеры Равил Тумашев каберенә чәчәкләр салу чарасы узды. Әгәр исән булса, иртәгә, 21 апрельдә, аңа 95 яшь тулган булыр иде.

Чарада Равил аганың балалары, оныклары, туганнары, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы, ТР Мәдәният министрлыгы, шулай ук республиканың башка театрлары вәкилләре катнашты.
 
Искә алу чарасын Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова ачып җибәрде һәм алып барды. Ул Равил Тумашевның тормыш юлы белән кычкача таныштырды. 
 
“Равил ага бик укымышлы, һәм сүзенә мәгънә биреп сөйли торган кеше иде. Аның бервакытта да тавыш күтәреп сөйләшкәне, кешене рәнҗетә торган сүзләр әйткәне булмады. Ул артистларына балаларына эндәшкән кебек эндәшә иде. Соңгы көннәренә кадәр театр дип янып яшәде, әсәрләр тәрҗемә итеп, шуларны куярга атлыгып йөрде. Равил ага, урының оҗмахта булсын! Синең эшне дәвам итәбез, сине гел искә алабыз”, – диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
 
Равил Тумашевның кызы Ләйсән ханым әтисе турында хатирә уртаклашып: “Ул үзенә дә, безгә карата да бик таләпчән иде. Ләкин кирәк вакытта мактый да белде. Әнием Диләрә белән алар һәрвакыт бергә иде. Бик күп эшләсәләр дә, алар безнең белән бергә булырга – чаңгы шуу, гөмбәгә йөрү кебек шөгыльләргә вакыт тапты. Әтиебез оныкларын да әкиятләр укып, аларга курчак спектакльләре күрсәтеп үстерде. Бүген безгә аларның яктылыгы, игътибары, акыллы киңәшләре җитми”, – дип сөйләде.
 
Равил аганың улы Айдар Тумашев: “Әтине онытмаган, аның хәтерен саклаган өчен Тинчурин театры коллективына бик зур рәхмәт”, – диде.
“Равил абый минем өчен режиссер да, укытучы да, әти дә булды. Бик тәртипле, акыллы кеше иде. Без аның белән 23 ел бергә эшләдек. Равил ага артистларны күтәрде, зурлады, аларны исемле итте. Ул куйган “Кыр казлары” артыннан спектакле аша тамашачылар миңа әле һаман да Ясминә дип эндәшә. Равил ага безне ачулана белмәде, ә аталарча укытты, аңлатты. Зур рәхмәт аңа барысы өчен дә!” – диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова. 
 
Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнова: “Ул куйган спектакльләрдән һәрвакыт чисталык бөркелеп торды. Кеше буларак та, ул чын интеллегенция вәкиле иде. Ул артистларны “ясый” белде. Равил Тумашев Исламия Мәхмүтова, Наил Шәйхетдинов, Хәлил Мәхмүтова, Роза Хәбибрахманова, Земфира Досаева, Ринат Мифтахов кебек олпат шәхесләрне тәрбияләп, чын артист иткән режиссер”, – дип күренекле режиссер турындагы истәлекләре белән уртаклашты. 
 
Чарада шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Зөфәр Харисов, Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская чыгыш ясады. Бертуган сеңлесе Зөмәрә ханым Халитова Равил агага багышлап язган шигырен укыды. 
 
Искә алу чарасы мәрхүмнең рухына дога кылу һәм каберенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде. 

Белешмә өчен. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашев 1923 елның 21 апрелендә Семипалатинск шәһәрендә күренекле сәнгатькарләр – Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар гаиләсендә дөньяга килә.
 
Балачагы Казанда һәм өлешчә Мәскәү шәһәрендә балалар йортында уза. 1941 елда Казан шәһәренең 15 мәктәбен тәмамлый һәм Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышы ветераны Р.Р.Тумашев 1942 елдан алып 1946 елга кадәр авыр сугыш юлы үтә; аннан демобилизацияләнеп капитан дәрәҗәсендә туган якларына кайта. Курск боҗрасы янында барган сугышларда катнашканы  һәм Украина, Польша җирләрен азат итү вакытында  күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм ПХР ның ике “Көмеш хач” медальләре белән бүләкләнә.
 
Соңрак Р.Тумашев Луначарский исемендәге ГИТИСка укырга керә һәм аның режиссерлар хәзерләү бүлеген тәмамлый. Диплом спектакле итеп ул М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрен сәхнәгә куя. 1963 елда Р.Тумашев Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Биредә ул Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев һәм Аяз Гыйләҗев кебек күренекле милли драматурглар белән уңышлы хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, аларның әсәрләренә хас булган поэтика, югары гражданлык һәм психологик тирәнлекне чагылдырган спектакльләр тудыра.
 
Театр сәнгате  өлкәсендәге казанышлары өчен аңа 1966 елда “ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән маклаулы исем бирелә. Ә 1976 елда исә Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”, И.Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә” һәм Аяз Гыйләҗевның “Сары чәчәк ата көнбагыш” әсәрләре буенча куелган спектакльләре өчен Р.Р.Тумашев Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 20.04.2018
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»