|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2010 Җәмгыять
АПАС КЫЗЫ – ВИЦЕ-МИСС“Мисс Россия – 2010” бәйгесендә 18 яшьлек Апас кызы Ирина Шарипова икенче урынга, ягъни вице-мисс титулына лаек булган. Бу исемне Ирина Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган 51 көндәшен җиңеп яулаган. Ирина Апаста туып-үскән. Быелның гыйнвар аенда “Мисс Татарстан” бәйгесендә катнашкан һәм беренче урынга чыгып “Мисс Россия”дә катнашу хокукын яулаган. Татарстанның иң матур кызы КДТУның дизайн факультетында, беренче курста укый.
Якташыбызны әлеге зур җиңүе белән тәбрик итәбез!
Фото misstatarstan.ru сайтыннан алынды.
|
Иң күп укылган
|