|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.04.2018 Шоу-бизнес
«Дуслык күпере»ндә Elvin Grey «Красивая, хороший»ны нигә Гүзәл Уразова белән җырламаган?Кичә “Пирамида” концертлар залында искиткеч тамаша – “Дуслык күпере” фестивале узды. Биредә татар һәм башкорт эстрадасының “каймагы” катнашты. Әлеге фестиваль тамашачыларда берничә сорау уятты. Шуларның берсе – ни өчен Elvin Grey “Красивая, хороший” җырын үзе генә башкарган? Югыйсә, әлеге концертта Гүзәл Уразова да бар иде, ул да чыгыш ясады бит. Бу сорауга ачыклык кертергә теләп, фестивальне оештыручыларга шалтыраттык.
- Радик Юльякшин нәкъ “Уфтанма” белән “Красивая, хороший” җырларын башкарырга дип, үзе теләк белдерде. Билгеле, икенче җыры дуэт буларак яңгыраса, күпкә отышлырак булыр иде. Шунлыктан без Радикка әлеге җырны Гүзәл белән җырларга тәкъдим иттек. Әмма ул каршы килде һәм “Красивая, хороший”ны үзе генә башкарачагын әйтте.
Күрәсең, бу Илдар Хакимов белән Радик арасында чыккан конфликтның нәтиҗәседер. Хәтерегездә булса, “Дуслык күпере” матбугат конференциясендә Илдар Хәкимов Elvin Grey турында: “Утыз сезон эшләсен әле. Шуннан соң сөйләшербез”, - дигән иде.
--- |
Иң күп укылган
|