поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.04.2018 Язмыш

Нишләп син исән калдың да, безнең газизләребез җир куенында ятарга тиеш?

- Әни-и-и-и! – машинаның арткы утыргычында утырган ун яшьләр чамасындагы малай планшеттагы уенаннан аерылмый гына әнисенә дәште.

- Әү, улым? – хатын тизлекне киметә төшеп, көзге аша улына күз салды. – Ташла инде шул уенчыгыңны, Замир. Күзеңне бетерәсең бит. Тәрәзәдән табигатьне күзәтеп барыр идең ичмасам. Күр, нинди матурлык.
 
- Минем авылга барасым килми, әни, - малай планшетын сүндереп читкә куйды.- Бәлки кире Казанга кайтырбыз? Мин зур бит инде, үзем генә дә яши алам.
 
- Улым, бу хакта сөйләштек бит инде. Мин ике атнага командировкага китәм. Үзеңне генә алай озакка калдыра алмыйм. Азга гына түз инде, улым. Азрак саф һава суларсың, дәү әниеңә чүп утарга булышырсың. Эшем бетүгә мин сине кайтып алырмын. Без синең белән кинога да, футбол карарга да барырбыз, яме?
 
- Ярар... - диде малай авыр сулап. – Тик син тизрәк кайтырга тырыш, әнием.
 
- Авылда әйбәт ич инде улым. Рәхәтләнеп күрше малайлары белән урамда уйнарсыз.
 
- Анысы шулай. Тик мине Гөлнур апа яратып бетерми. Гел нигәдер ырышырга гына тора. Юкса мин беркайчан да аның сүзеннән чыкмыйм. Өй эшләрендә дә булышам, Илнур белән дә уйныйм. Нигә мине яратмый ул, әни? Бервакыт хәтта “синең аркада бөтен тормышым җимерелде, синең янда гел бәла йөри”, - диде. Дәү әнидән сораган идем, “Гөлнур апаңның синең яшьләрдәге игезәк уллары бар иде. Кечкенә вакытта үлделәр. Сине күргәч, апаң аларны искә төшерә”, - ди.
 
- Дәү әниең дөрес әйткән, улым. Син ачуланма Гөлнур апаңа. Ырышса да, каршы дәшмә. Күпне күрергә туры килде аңа.Чыдап кына бетер.
 
 - Ярар, - малай тәрәзәгә текәлеп уйга калды. Алсу да, эченнән генә улын кызганып, күңелендә элеккеге хатирәләрне яңартты.
 
 ...Улының сүзләре кабат күптән булган мәхшәрле көнне исенә төшерде. Гөлнурның Замирны яратып бетермәве хак, һәм моның өчен үпкәли дә алмый  аңа Алсу. Улларының үлемендә Замирны да гаепле саный шул хатын. Гәрчә ул вакыттагы өч яшьлек сабыйның тамчы гаебе булмаса да.
 
Ул елны юл халәкәтенә эләгеп ире Дамир хәлак булды Алсуның. Көне-төне елаудан авыруга сабыша башлаган хатын бәләкәй Замирны азрак тынычланганчы дип авылга – кайнаналаларына кайтарып куйды. Төп йортта гаиләсе белән Дамирның энесе дә яши иде. “Безнең игезәкләр Рамил һәм Ранил белән бергә уйнарлар, ике бала янына өченчесен карарга безгә авыр түгел”, - дип  Алсуның бу карарын ул да хуплады.
 
Улын калдырып киткәч, Алсу хастаханәдә ятып чыкты, авыр уйларны азга гына булса да онытып тору өчен яңадан эшкә чыкты. Улы хакына инде яңадан яши башладым дигәндә генә авылдан шалтыраттылар: “Балалар йөрәк даруы алып ашаган, тизрәк кайт!”
 
Алсуның алдында җир убылгандай булды. Эшендәгеләргә дә әйтеп тормыйча, авылга җилдерде.
 
Чәче-башы тузган, калтыранган хатынны кайнанасы Маһинур карчык каршы алды.
 
- Алар бульнистә, кызым, шунда бар. Мөмкин булса, мин дә синең белән барыйм. Сине көтеп ялгызым өйдә калдым. Билгесезлектән йөрәгемне кая куярга белмим.
 
- Ничек болай килеп чыкты соң, әни? Ни булды? Балалар исәндер бит?! – дип бер-бер артлы сораулар яудырды Алсу бар көчена машинаның газ педаленә басып. – Замир исәнме, әни? Ник дәшмисең?!
 
- Белмим шул, балам. Аллаһы Тәгаләдән тезләнеп ялвардым исән калсыннар дип. Ишетә генә күрсен, Ходаем. Барысына да мин гаепле... – карчык яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп алды. – Балалар минем белән калды. Тавыкларга җим салырга дип азга гына ялгызларын калдырып чыгып киткән идем. Керсәм... Балалар хушсыз ята... идәндә буш дару кабы... Иртән йөрәгем чәнчеп торган иде. Шкафның өске бүлегенә куйган идем югыйсә. Ничек эзләп тапканнардыр...
 
- И, әни! – Алсу башка сүз әйтмәде. Карчыкны орышырга да, юатырга да белмәде. Улының исәнлегеннән башка уй уйлый алмый иде ул.
 
Хастаханәдәге күренеш исә тагын да аяныч иде. Анда аларны тәмам югалып сүзсез калган Марат һәм елаудан шешенеп беткән Гөлнур каршы алды. Юатырга теләп каршысына килгән Алсуны хатын өтеп җибәрде.
 
- Барысы да синең Замирың аркасында! Синең малай аңына килде. “Дарулар әни бирә торган витаминга охшаган иде”, - ди. Безнекеләр... Врачлар аларның гомере өчен көрәшә... Тик һаман үзгәреш юк...
 
Күпме генә тырышсалар да, йолкып кала алмадылар табиблар игезәкләрне үлем тырнагыннан. Берничә сәгатьтән җан өшеткеч хәбәр җиткерделәр. Ул вакытта Гөлнурның җир тырнап шашынып елауларын гомердә онытасы юк Алсуның. “Мине дә үз яныңа ал, Ходаем. Балалардан башка мин барыбер яшәмәячәкмен”, - дип ыңгырашты ул. Сәламәтләнеп килгән Замирны күргәч исә бөтенләй чыгырыннан чыкты.
 
- Нишләп витаминнарыңны үзең генә тыгынмадың, малай актыгы?! Нишләп син исән калдың да, безнең газизләребез җир куенында ятарга тиеш? Ник дәшмисең? – дип җилтерәтте ул баланы. Малай куркуыннан илереп еларга тотынды. Алсуга, улын алып, дәшми генә Казанга кайтып китүдән башка чара калмады. “Үлгән артыннан үлеп булмый. Шулай язган булган”, - дигән коры юату сүзләренең кирәксез булуын ул яхшы аңлый иде.
 
Ул вакыйгадан соң озак кына авылга кайтмый торды Алсу. Гөлнурның күзенә күренергә, яраларын кузгатырга курыкты. Кайнанасына әледән-әле шалтыратып хәлләрен белешеп торды.
 
...Нарасыйларын җир куенена салганнан соң аздан гына акылыннан язмады Гөлнур. Бик озак хастаханә юлларын таптады. Ире Марат белән дә чак аерылышмадылар. Көндәлек елау-кычкырышлар ирнең дә нервларын какшатты. Үз гомерендә күп авырлык күргән сабыр Маһинур карчык кына ярдәм итте гаиләләрен саклап калырга. “Азрак сабыр ит, улым. Хатын-кыз өчен бала-бәгырь ите. Тора-бара бар да җайланыр. Авыр вакытта хатын-кызны ташлау бер дә ирлек түгел. Атаң бу кыланмышыңны хупламас иде”, - дип киленен яклады...
 
Боларның барысын да Алсуга Марат үзе сөйләде. Яшәү тәмен югалткан иргә серләрен бүлешер өчен кеше кирәк иде. Күптән түгел тормышындагы иң газиз кешесен – ирен югалткан Алсу аларны бик яхшы аңлый иде. Иргә булдыра алганча төпле киңәшләр бирергә тырышты.
 
Тормыш үз агышын дәвам итә. Еллар үткән саен онытылмаса да, кайгылары азрак басыла башлады, игезәкләрнең үлеменә биш ел дигәндә Гөлнур белән Маратның тагын бер нарасыйлары Илнур дөньяга аваз салды. Бу бала аларга алга таба яшәргә көч бирде. Күңел яраларын азрак төзәтергә ярдәм итте.
 
Гөлнур алдында үзен гаепле итеп тойса да, сирәк кенә булса да Замирны авылга кайтарудан башка чарасы юк иде Алсуның. Елга бер-ике тапкыр эшеннән командировкага җибәрәләр. Үз әнисе күптән вафат булганлыктан, улын калдырырга башка якын кешесе юк. Күпме вакыт үтүгә карамсытан Гөлнурның һаман да Замирны яратып бетермәвен белә хатын. Малайны күрәч аның үз улларын искә төшергәнне дә аңлый. Тик  гөнаһ шомлыгына каршы Алсуга китәргә кирәк чакта Замирны лагерьга җибәрергә мөмкинлек чыкмый. Я юлламалар беткән чак була, я вакыты туры килми. Шуңа күрә улын кызганса да, үгетләп авылга кайтарып куюдан башка чарасы калмый.
 
Замир исә бу хәлләрне генә түгел, Рамил белән Ранилны да бөтенләй хәтерләми. Ул хәлләрне сөйләп, Алсу да баланың күңелен җәрәхәтләргә теләми.
 
... Командировка шактый уңышлы үтте. Ике атнага сузылырга тиешле эшләрен беренчесе үткәнче үк тәмамлап вакытыннан алда кайтып төште Алсу өенә. Замирны барып алганчы дип көне буе фатирын җыештырды. Киләсе атнада булачак матчка билетлар, кибеткә кереп улы күптәннән хыялланган, һавада очып барышлый видео төшерә торган вертолет алып юлга чыкты.
 
Тик кайтып җиткәч аның күтәренке кәефе чәлпәрәмә килде. Капка тутырып ачык, өйдә исә беркем дә юк иде.
 
- Алар барысы да су буена йөгерде. Балалар белән нидер булган бугай, - диде күрше карчыгы нишләргә белмичә әрле-бирле йөргән хатынны күреп. – Әле күптән түгел генә киттеләр. Ни булганын әйтеп тормадылар.
 
Йөрәге кысылудан калтыранган куллары белән машинасын кабыза алмый интеккәннән соң Алсу, ачкычын чирәмгә ташлап, су буена йөгерде.
 
 Күл буена җыелган халыкны аралап, Алсу туганнары янына атылды. Анда Илнурны җылы киемнәргә төреп кочаклаган хәлдә Гөлнур үксеп елый иде.
 
- Ни булды? – билгесезлектән ачыргаланган Алсу күз яшьләренә ирек бирде. – Илнур белән барысы да әйбәтме? Замир кая??
 
- Иии.. Алсу!... – Гөлнур хатынны булган фаҗигадан соң беренче тапкыр иңеннән кочып алды. – Илнур... күрше малае белән су буена төшеп... Замир...
 
- Сабыр бул, балам, - дип сүзгә кушылды Маһинур карчык, Гөлнурның ни булганын аңлата алмаячагын сизеп. – Безнең Замир – коткаручы! Илнур йөзәргә өйрәнәм дип суга баткан. Замир исә кычкырган тавышны ишетеп, чишенеп тә тормыйча энекәшен коткарырга сикергән. Үзе исә...
 
- Кая ул, әни?! – Нигә дәшмисез? Улыы–ы-ым!...
 
- Замирны авыл ирләре чыгарды. Тик ул аңсыз иде. Бүльнискә озаттык, кызым. Хәзер барысы да Алла кулында....
 
-Улы-ы-ым!... Никләр генә шулай килеп чыкты соң? Никләр генә иртәрәк юлга кузгалмадым?! – Алсуның ыңгырашуыннан халык ахылдап куйды.
 
Хастаханәдә исә аның күңелен юатырлык сүз әйтүче булмады.
 
- Малай ясалма сулыш алу аппараты белән сулый. Йөрәге тибә. Тик...баш мие... ул комада. Исән калырга шанслар бик аз....
 
- Соң йөрәге типкәч... исән дигән сүз бит инде! Ни сөйлисез сез?!
 
- Озак вакыт һава җитмәү сәбәпле баш мие эшләүдән туктаган. Әлегә ул йокы халәтендә. Кызганыч, тик бу очракта йөрәк тибеше берни дә хәл итми...
 
Алсу, бу кайгыны йөрәгенә сыйдыра алмыйча, сыгылып төште. Гөлнур аны юатырга тырышты.
 
- Кичер мине, Алсу, - диде ул аның каршына тезләнеп. – Ничә еллар буе мин сезне дошманга санап йөрдем, үпкә сакладым. Бүген генә үземнең хаксыз булуымны аңладым. Игезәк улларымның үлемендә беркемнең дә гаебе юк, язмышлары шундый кыска булган, күрәмсең. Әйе, томыш барысын да үзе аңлата. Тик ни өчен шулай күңелне яралап аңлата икән ул?! Хәзер инде син мине күрә алмыйсыңдыр. Замир бит... Илнур хакына... аның гомерен саклап калу өчен...Мин моны мәңге онытмаячакмын....
 
- Юк, Гөлнур, - Алсу кул изәп хатынга янәшәсенә утырырга кушты. – Сезгә тамчы да үпкәм юк. Бу хәлләрдә сезне гаепләмим мин. Улымның шундый батыр йөрәкле булуы белән горурланам. Илнурның исән калуына сөенәм. Тик язмыш мине ни өчен шулай каһәрләде икән? Кемгә генә начарлыгым тиде икән минем. Дамир үлгәннән соң Замирдан кала беркемем дә юк бит минем. Мин бит аның хакына гына яшим. Әгәр ул үлсә.... Мин башка яши алмаячакмын...
 
- Ул хакта уйлама, Алсу. Уйларның чынга аша торган гадәте бар, дип әйтә әни. Әйдә, барысы да яхшы булыр дип уйлыйк, Замирга исәнлек телик. Кечкенә булса да өмет бар диде бит табиб. Ул өметне сүндермик без. Дога укып Ходайдан Замирны саклап калуын үтеник. Ходай Тәгалә ишетер безне, ярдәм итми калмас...
 
Гөлнурның сүзләре чынга ашты. Яшәү белән үлем арасындагы Замир икенче көнне күзләрен ачты.
 
- Мин төшемдә әтине күрдем,  - диде ул әнисенең кулын кысып тотып. – Нәкъ фотодагы төсле. “Син - әниеңнең бердән-бере. Сакла аны, минемөчен дә ярат, башка болай куркытма”, - диде. Кичер мине, әнием. Мин Илнурның су буена киткәнен күрми калдым...
 
- И, улым! Йөрәк парәм минем. Син, герой , улым! Энекәшеңне үлемнән коткаргансың. Тик башка болай куркытма, яме?
 
- Ярар, әнием. Мин мине бик яратам, - малай әнисен муеныннан кочып алды. Бу мизгелдә алар җир йөзендәге иң бәхетле җаннар иде...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»