поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.04.2018 Әдәбият

Кыш Бабай вәгъдәсе - олылар өчен әкият (БАШЫ)

Бәйрәм киче саф һава,
Тәңкә-тәңкә кар ява.
Мамыктай җиргә ята,
Кыш Бабай кар ярата.

Яңа яуган кар өстеннән биек үкчәле кышкы сапогие белән шыгырдатып, Гөлфирә балачактан истә калган чыршы бәйрәмендә җырлаган җырын борын астыннан гына көйләп атлап барды. Кыш Бабай карны гына түгел, суыкны да ярата шул. Әле декабрь уртасы гына булуга карамастан, температура минус егермегә төшкән кичке якта. Кыз башына кими генә чыккан иде чыршы янына. Өстендә мехлы тун, аягында кыйбатлы сапоги.  Ә менә җылы гамаж кимәгән иде шул. Капрон колготки гына кигән булды, җитмәсә, итәге дә бик кыска. Шуңа кыз аллы- гөлле утлар белән балкып торган чыршыны озак басып торып карый алмады. Суык Бабай бик тиз балтырларны чеметергә тотынды. Ул чыршы тирәли әйләнә башлады. Әле иртәрәк, шуңа күрә чыршы тирәсенә халык соңрак җыелыр. Бүген шимбә көн, кыз базардагы бутигын иртә бикләде дә өенә кайтып китте. Үзеңә-үзең эшләгәч, “Ник иртә эштән китәсең?”- дип, өстә торучы юк. Үз –үзенә хуҗа да, сатучы да кыз. Өйдә рәхәтләнеп ял итәрмен дип уйлаган иде дә, тик ике бүлмәле квартирада ,берүзе генә булгач, бик күңелсез. Кыз зал тәрәзәсе аркылы каршыдагы паркка күз төшерде. Ә анда инде чыршы бәйрәме өчен зур чыршыны бизәп тә куйганнар икән. Эч пошканнан кыз, киенеп, паркка чыршы карарга чыгып китте.
            Бер күренә, бер күмелә,
            Күктә ай, күктә ай.
            Чыршы янына чакыра
            Кар кызы- Ак Сылукай.
 
    Суык, кыз бер урында сикергәләнеп алды, аннары тунның якаларын кысып тоткан булды. Кая ул, булмый алай гына җылынып, балтырларны каплар нәрсә юк бит барыбер.
 
Күңелсез. Гөлфирә, вакыт үткәрү өчен, боздан ясап куелган әкәмәт сыннарны күзәтә башлады.  Сыннарның эченә төрле-төрле төстәге лампочкалар калдырып эшләгәннәр. Төрле-төрле әкият геройлары- кәрләләр, колобоклар-  болай җанлы кебек күренәләр икән. 
 
Авылда да ясыйлар иде алар шулай, күрше кызлары-малайлары белән. Урамда бергә җыелалар иде дә кардан төрле әкәмәт сыннар әвәләп куялар иде. Тик алар менә мондагы кебек матур чыкмыйлар иде шул. Ә бу боз сыннарын, күренеп тора, чын осталар эшләгәннәр. Әнә балаларга, чаналарына утырып шуар  өчен, каяндыр кар ташып, зур тау да әмәлләп куйганнар. Их, авылда нинди генә таулар юк, бала -чага шуар өчен. Бала вакытта кыш буена шуып карамаган бер генә тау калмый торган иде. Хәзер анда тау шуган бала юк. Ничә кыш рәттән ул тау башларында ни чана эзе, ни чаңгы эзе күренгәне юк. Менә бу Яңа ел бәйрәмендә үзе дә кайта алмас инде. Халык бәйрәм алдыннан, котырынып, бүләк алырга тотына яки үзе өчен берәр яңа кием ала, бәйрәм кичендә матур булып күренәсе килә барсының да. Бигрәк тә хатын-кыз халкы. Кыз базарда үзенең хатын-кыз аяк киемен сата торган бутигын булдырып ялгышмады. Бәйрәм алдыннан сату буенча еллык акчаны эшләп була. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан, сәүдәне ташлап, авылга кайтып китү- ахмаклык булыр иде эшмәкәр кыз өчен. 
 
 Юк ,болай чын-чынлап катып бетүең бар, җырлап акча сугар вакытта авыртып ятар тагын, кыз тиз генә үзенең квартирасына кереп китү теләге белән кырт итеп артына борылды.
—Ой! –Гөлфирә сискәнеп кычкырып җибәрде, кыз артында басып торган Кыш Бабайга килеп бәрелде.
—Ох-хо-хо.
—Куркыттыгыз бит.
—Нигә курыктың кызым? Кыш Бабайдан беркем дә куркырга тиеш түгел. 
 
 Мин Кыш Бабай, Кыш Бабай,
Сезнең белән дус бабай.
 
 Баштанаяк актан киенгән, биленә кадәр ап-ак сакаллы бабайның шулай балаларча такмаклавы кызның күңелен күтәреп җибәрде.
 
—Бик дус булмагансың әле, суык, өйгә кайтып китәм дип борылган идем, ялгыш сезгә килеп бәрелдем, гафу итегез.
—Кыш Бабай суык ярата бит, шуны белмисең, ахыры, кызым. Менә хәзер таягымны әфсенләп болгап җибәрсәм, көн тагын да суыта төшәчәк.
      Әйе, шулай иткән диярләр тагын. Бу ахмак чынлап торып таягын болгый башламасын тагын дип, кыз арткарак чигенде.
—Мин кайтып киткәч болгарсыз инде таягыгызны  бабай, ярармы?- дип, кыз кайтыр якка борылды.
—Тукта, бик тиз нигә кайтырга борылдың?
—Суык, туңдым, башка сөйләшеп тора алмыйм.
—Ә теләк.
—Нинди теләк ди инде ул тагын?
—Ох-хо-хо! Мин Кыш Бабай, Кыш Бабай,
                     Сезнең  белән дус бабай.
 
Мин чыршылар бәйрәмгә әзер микән дип карарга чыккан идем кызым, юлыма син очрадың. Әйт, нинди теләгең бар? Ел буе үзеңне тәртипле генә тоткан булсаң, һичшиксез, теләгең кабул булачак.
 
 Гөлфирә ирексездән көлеп җибәрде.
—Ай, бик зур рәхмәт инде, тик мин күптән кечкенә кызчык түгел шул  бабай, Кыш Бабай чынлап бар икәненә ышанырга.
 
Кыш Бабайның кәефе китте ахыры, калын кашлары җыерылып килделәр.
—Ничек инде Кыш Бабай юк, ә мин менә кем соң алайса?
—Сез Кыш Бабай булып киенгән артист кына, гафу итегез,-дип, кыз кабат кайтырга тукталды.
—Син, кызым, кияүдә түгел ахыры, кияүдә булып, кечкенә балаларың булса,  һичшиксез, Кыш Бабайның барлыгына ышанган булыр идең.
—Кияүдә булсам да, барыбер ышанмаган булыр идем, әкият сөйләмәгез, зинһар.
—Ярар, ышанмыйча ачуымны китердең кызым, тик тәртип шундый, кемне чыршы янында беренче очратсам, шуның теләге үтәлергә тиеш. Шигырь дә сөйләмисеңме инде миңа, шулаймы?
—Юк, сөйләмим.
—Бик тәртипсез кыз булып чыктың әле син, шулай да җайлыйбыз хәзер без барын да.
—Карап-карыйк, ничегрәк җайларсыз икән?
—Әйткән сүзем, аткан ук, син киләсе елда үзеңне тәртипле гынә тотсаң, бик матур чибәр дә, бай да егеткә кияүгә чыгачаксың.
—Ха-ха-ха, ай рәхмәт инде бабай,  бай да, чибәр дә кияүне сез табып бирәсезме  миңа?
—Юк, ул үзе табачак сине кызым. Тик онытма шуны: киләсе елда үзеңне бик тәртипле генә тотарга туры килер. 
—Һәм бу сез уйлап тапкан әкияткә кем дә булса ышаныр дисезме?
 
Кыш Бабайның йөзенә аптырау чалымнары чыкты.
—Соң Кыш Бабайның сүзенә барсы да ышана кызым. Минем бит беркайчан да ялган сөйләгәнем юк. Бу минем сиңа биргән вәгъдә. Ә вәгъдә үтәлмичә кала алмый.
   Бу килде-китте сөйләшеп тору тәмам туйдырды кызны. Йөриләр шунда эчне пошырып.
—Сау булыгыз, миңа чынлап китәргә вакыт, юкса суык тидерәчәкмен,-дип, Кыш Бабайга эндәште кыз.
 
Кыш Бабай, бу юлы каршы килмичә, кызның юлыннан читкә чыгып басты да кулын алга таба изәде. Янәсе, китә күр, юл ачык.
 Чын-чынлап өшеп бетүдән куркып, кыз кызу-кызу атлап китте. Тиз генә өйгә кереп китәрмен дигән иде дә, өйдә кәһвәсе беткәнлеге исенә төште. Ул юл уңае үзенең торган  йорты каршындагы ике этажлы кибеткә кереп чыгарга булды.
 
  Кибет эче халык белән шыгрым тулы, әллә инде ачка үлә күрмим дип, халык азык- төлек җыямы шулай. Бәйрәм алдыннан кибеткә йөреп булмас дип, кибет эчен басып алганнар инде болар. Үзе яраткан кәһвәне бик тиз табып алды кыз кибет киштәсеннән, шулай да касса янында озак торырга туры килде. Чираты-чираты гынамы соң, утыздан артык кеше үз чиратын көтеп тора касса саен. Үз нәүбәте килеп җиткәнне көтеп торган Гөлфирә эшсезлектән як-ягына күз йөртеп чыкты. Өске яктагы кием-салым саткан катта да хәтсез халык күренә, болары бүләк эзлиләр инде. Ниһаять, аның да чираты җитте, кәһвә өчен акчасын тиз генә түләде дә кыз, кызу-кызу атлап, ишеккә таба атлап китте. Булды, тизрәк кайтырга кирәк. Кызулык белән абайламый калды: өске каттагы кибеттән кулына ниндидер матур төсле кагазьгә төргән төргәк күтәреп төшеп килгән ир- атка килеп бәрелде.
 
—Ай!-Бәрелү каты булды, кызның кулындагы кәһвә савыты төшеп китте дә, капкачы ачылып, эчендәге кәһвәсе идәнгә чәчелде.
 Кыз, бәлки ,егылып та киткән булыр иде, тик аны ул- килеп бәрелгән ир- тотып кала алды.
—Туташ, саграк!
 
Гөлфирә идәнгә түгелгән кәһвәне кызганып кычкырып җибәрде.
—Күзең чыккан мәллә!
—Бәрәч, үзең килеп бәрелдең бит,-диде ир, кызның болай кылануына аптырап.
—Бәрелсә, үзеңнең күзең юк мәллә синең.
 Ир кызның җиңен җибәрмәгән иде әле, шул җиңеннән тоткан килеш аралашуын дәвам итте.
 —Сезнең атылып килгәнне күрдем мин, тик бик хутлы килдегез бит, тизлек шәп иде сезнең, юлыгыздан кырыйлатып калырга өлгермәдем. Кая шуның кадәр ашыга идегез?
—Анда эшегез булмасын, җибәр хәзер үк җиңне,-дип, кыз ир тоткан кулын тартып куйды.
 
Иргә бу сөйләшү кызык булып китте ахыры,  елмаеп куйды.
—Җибәрмәсәм, ни дярсез?
—Маңгаеңа берне кундырырмын, белдеңме?
 Нәрсә-нәрсә, ә кечкенәдән күрше малайлары белән сугышып үскән Гөлфирә чынлап ирдән куркып калмады. Кирәк булса, берне тондыра ала.
 Ир кызның сүзләреннән рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
—Ха-ха-ха. Абау, бәрелеп,чак аяктан екмадыгыз, инде хәзер тотып тукмарга да җыенасыз.
—Нәрсә, синнән куркып торыр дип уйлысыңмы? Җибәр җиңне, кундырам хәзер берне.
 
 Чынлап торып  сугышырга җыенган кызның ачуын елмаеп торган ир отыры канын гына кыздырды. Кара син аны, ә? Костюм киеп, галстук таккан булган. Фуу, әллә нинди сасы одеколон сипкән тагын. Одеколон, чынлыкта, алай начар исле түгел, тик ачуы кабарган кыз шулай дип уйлады, иргә үч итеп.
 
—Ярар алайса, җибәрәм, кибет эчендә хатын-кыз белән сугышып тормам инде тагын. Тик инде кәһвәне дә минем аркада идәнгә төшеп чәчелде диярсез,  шулаймы?-дип ,ир кызның җиңен җибәрде.
—Тагын кем аркасында булсын,-дип җавап бирде аңа Гөлфирә, өс-башын рәтли-рәтли.
—Ярар-ярар, мин гаепле булсын алайса, әйдәгез, мин сезгә яңасын алып бирим.
—Кирәк түгел, әнә идәннән җый да ал, сиңа булсын, –дип, кыз чыгу ягына таба китте.
Тик ир аннан калышмады, ияреп артыннан урамга чыкты.
—Туктагыз инде, исемегезне белеп калыйм ичмасам.
—Анысы нигә тагын сезгә?
—Югары тизлек белән йөргән кызны танып каласым килә, тагын очраша калсак, сез килеп бәрелмәсен дип , вакытында читкә чыгып калыр идем, -дип,ир кабат елмайды.
 
Аның, елмайганда, кичке караңгылыкта энҗе кебек тешләре ялтырап алдылар.
 
ДӘВАМЫ БАР

Зиннур ТИМЕРГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»