|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2008 Спорт
УНИВЕРСИАДА ХАКЫНДА БЕР ФИКЕРСоңгы көннәрдә Универсиада темасы барлык шәһәр халкына кагылмыйча үтмәгәндер. Кая гына барма, “Казан, Унверсиада -2013” плакатларын күрергә була, телевизорны ачсаң да шул теманы чәйниләр. Нишләтәсең, FISU вәкилләренә башкалабызны уңай яктан күрсәтергә кирәк бит. Югыйсә ике ел элек булган кебек, халыкара студентлар бәйгесеннән колак кагуыбыз бар. Шул рәвешле, 7 кешедән торган делегация Казанның Универсиадага әзерлеге белән танышып китте. Хәзер 31 май Брюссель шәһәрендә җиңүчене билгелиячәкләр. Казанга Универсиада кирәкме? Кирәк булса ул шәһәргә һәм, гомумән, Россиягә нинди файда китерер? Безнең җирлектә үткәргән сораштырулар буенча халыкның 85 проценты Универсиаданың бездә үткәрелүе өчен ике куллап риза. Әллә чыннан да бу проекттан ниндидер файда күрәләрме, әллә ватанпәрвәрлек сыйфатларына басым ясап түбәндәге нәтиҗәгә килгәннәрме яисә бары тик каршы булмас өчен генә тавыш биргәннәрме, билгесез. Бүген үк Татарстан башкаласында Универсада уңаеннан төрле спорт объектлары төзелеп килә. Яшьләр өчен менә дигән перспектива бит бу. Чөнки наркомания, спиртлы эчемлекләр проблемаларын яшьләрне спортзалларга, түгәрәкләргә җәлеп итеп кенә җиңәргә була. Универсиада бу юнәлештә катализатор ролендә бик яхшы тәэсир итәргә тиеш. Яшьләр арасында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартылучылар саны сизелерлек дәрәҗәдә күтәреләчәк. Универсиаданың уңай якларының берсе бу. Ләкин 2013 елгы Универсиаданы Казан шәһәрендә үткәрү, күпләр уйлавынча халыкара аренада әллә ни зур танылу китерер дип уйламыйм. Чөнки спорт дөньясында киң чагылыш тапкан 3 мөһим вакыйга бар: җәйге Олимпиада, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм кышкы Олимпия уеннары. Ә Универсиада исә югарыда санап үтелгән бәйгеләр кебек үк зурлап үткәрелми. Кайсыгызның башка илләрдә үткән Универсиада хакында ишеткәнегез бар? Шул-шул. Ул, беренче чиратта инфраструктураны яхшыртырга тиеш. Әлеге бәйгеләрдән Казан халкына нинди файда килүен шулай ук әйтүе бик кыен. Бу эшкә бүленеп бирелгән 604 миллион евро Универсиаданы Казанда үткәрелүгә ярдәм итәчәкме, 31 май көнне белербез.
Алмаз ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|