поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
18.04.2018 Мәдәният

Премьера көтелә: Вәсилә Фәттахованың бер тапкыр да башкарылмый калган җыры табылган

Урал Рәшитов концертында Вәсилә Фәттахова җыры премьерасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Уфада 25 апрельдә Яшьләр сараенда композитор һәм җырчы Урал Рәшитов концерты була. Концертта композиторның иң яхшы әсәрләрен башкарачаклар. Сәхнәдә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров, ИлСаф, Гөлназ Асаева, Диана Габдрахманова һәм башка артистлар катнаша, дип яза ТИ.
 
Концертны башкорт телевидениесенең танылган дикторы Флюра Мурзина һәм популяр башкаручы Рөстәм Гыйззәтуллин алып барачак.
 
Хәбәрдә әйтелгәнчә, концертта 2016 елда вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова җыры премьерасы булачак. "Без Вәсилә Фәттәхова белән бик тыгыз хезмәттәшлек иттек. Архивларны актарганда, бер тапкыр да башкарылмаган җырны таптым", - дигән Урал Рәшитов.
 
Тамашада танылган “Туган як” хиты беренче тапкыр авторның үзе һәм балалар хоры башкаруында яңгыраячак.
 
“Бу балалар безнең продюсерлык үзәгендә шөгыльләнә. Сәхнәгә илеләп бала чыгачак”, - дип әйткән концертның продюсеры Айгөл Рәшитова.
 
Продюсер шулай ук әлеге җырны башкаруда Радик Юльякшин белән сөйләшүләр алып барылуын, авторлык хокукы мәсьәләсен хәл ителүен әйткән.
 
Мәгълүмат өчен: "Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында Уфада бала тапканнан соңгы килеп чыккан өзлегүдән хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы