поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.03.2010 Җәмгыять

МИН-МИНЛЕК

Быелгы кыш салкыннарга юмарт булды. Ниһаять, тәхеткә яңа патша – яз килә. Көньяк-көнчыгышка караган тәрәзә артларында инде кызуга чыдау кыен. Кабинетымда әлсерәп-сусап, җәйге челләне искә төшереп утырам шулай. Һәм хәтергә үткән җәйнең бер көне килә.

...Июль ахырлары иде. Безнең якларда инде печән өсте үткән, печәнлекләргә пай җиренә бирелгән культуралы үләннәрнең печәне дә, төрледән җыелган хуш исле кыргый печәннәр дә кайтарып шыплап өелгән. Кышка мал азыгын мул туплаган авыл кешесенең күңеленә рәхәт тынычлык иңгән. Хәзер инде авылларда чалгы селтәп печән чабу гадәте бетеп килә, кырдагысы гына түгел, болын-елгалардагы кыргый үләннәр дә чабылса, трактор чапкычы белән чабыла, чабылмаса, шул килеш утырып кала. Алдагы елда үләне чабылмаган болынның печәне рәтле-башлы булмый, төптә чат корыган камыл гына, андый җирне чабуның да тәмеләззәте юк, печәне дә сирәкләнгән, ни тырмага, ни сәнәккә дигәндәй. Еллар мулрак килгән саен, чабылмый калган андый үзәнлекләр, елгалар арта бара; авылда чалгы селтәүнең шигъриятен, ләззәтен татымаган яңа буын үсеп килә. Инде соңгы елларда үзем дә чалгыны койма буйларындагы кычытканны чабарга гына тотып өйрәнгән, җиң сызганып, күкрәк киереп селтәнүнең нәрсә икәнен онытып барган адәмнәрнең берсемен. Шулай да әле соңгы ике җәйдә байтак кына печән чабып кинәндем.

 

Беркөнне үләне баштан күмелерлек булып котырган, әмма инде чабылмыйча кибеп, моңсуланып утыра башлаган бер уентыны күреп кайттым да, буйга миннән калкурак булып үсәргә җитешкән, тик шулай бер тапкыр да чынлап печән чабу ләззәте белән танышып карамаган улымны ияртеп киттем елгага. Бераз соңгарак калып чыкканбыз: кояш инде күтәрелеп бара һәм күтәрелгән саен рәхимсезрәк кыздыра. Мондый эсседә печән чабу, билгеле, үзенең тәмен югалта, авыр газапка әйләнә. Иң яхшысы – чалгыны ташлап, күләгәгә кереп яту. Килгән бушка китмәсен дип кенә селтәнәбез, улым инде чишмә белән ике арада киләп-сарып йөри, бер покос чыккан саен, савытта җылынып өлгергән суны бушатып, тагын салкынына юнәлә. Көтмәгәндә мендәр кадәр генә ак болыт чыгып, бер мизгелгә генә кояшны каплап торды, тирә-юньгә рәхәт җиләслек таралды. “Их, – ди улым, – баш очында гел менә шундый болыт эленеп торсын иде ул”. Шунда минем хәтергә бер гыйбрәтле риваять килеп төште һәм мин аны улыма сөйләдем.

 

Моннан бик күп гасырлар элек, әле Аллаһы Тәгалә туры юлга өндәү өчен адәм балаларына пәйгамбәрләр җибәрүен туктатмаган вакытта, чүлдә яшәүче Бану Исраил кавемендә бер изге габид (гыйбадәт кылучы) булган. Аның изгелегенә билге булып, ул кая барса да, артыннан ияреп, баш очында ак болыт йөргән, көннең эсселеге аңа һич зыян салмаган. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте билгесе шулай ачык күренгәнгә, бу габидне кавемендә һәркем хөрмәтләгән. Шул ук кавемдә бер фасыйк, ягъни азгын бер адәм дә булган. Көннәрдән беркөнне гыйбадәт кылучы яныннан үтеп барганда, әлеге фасыйкның башына уй килгән һәм ул үз-үзе белән сөйләшә башлаган: “Бану Исраилнең габиде бу булыр, янә Бану Исраилнең фасыйгы һәм явызы мин булырмын. Барыйм да шул габид янында бер сәгать утырыйм. Хак Тәгалә шуның бәрәкәтендә мин мескен фасыйкны, бәлки, кичерер”. Шулай дип уйлаган да, мескенлек белән барып, габид янына утырган. Янына килеп утырган фасыйкны күреп, гыйбадәт кылучы бик гарьләнгән, аңа түбәнсетеп һәм хурлап караган һәм күңеленнән генә үз-үзе белән сөйләшеп алган: “Мин Бану Исраилнең габиде һәм заһиде (дин юлында тырышлык күрсәтүче) булырмын, бу фасыйк минем янда ни эшли инде?” – дип, үзен олылап, фасыйкны түбәнсетеп караган. Хак Тәгаләгә, әлбәттә, габиднең бу тәкәбберлеге ошамаган, шул кавемнең пәйгамбәренә ул вәхи (хәбәр) җибәргән: “Әй, пәйгамбәр, бар, ул ике кешегә хәбәр бир: мин ул габиднең барлык кылган гыйбадәтен боздым, барысын да яңадан башласын. Ул фасыйкның барлык гөнаһларын ярлыкадым, үзен мескен күреп, башкаларны үзеннән өстен күргәне өчен”. Пәйгамбәр килеп шул хәбәрне әйтүгә, габид өстендәге ак болыт Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсе белән фасыйк өстенә күчкән, Хак Тәгалә ул колын туры юлга бастырган.

 

Улым риваятьне тын гына тыңлап тора. Кеше кальбендә бик тиз һәм җиңел тамыр җибәрә торган тәкәбберлек хисе аның бу дөньядагы тормышын да боза, ахирәтен дә куркыныч астына куя. Адәм балаларының үзара ызгышуы, бер-берләренә үчләшеп, якты көннәрен караңгылатулары, стресс һәм депрессия кичереп яшәүләре әнә шул үзләрен башкалардан өстен куярга өйрәнүдән – күңелгә иблис чәчкән тәкәбберлек орлыкларының мул шытым бирүеннән килә. Аллаһы Тәгаләнең шәригате булган ислам шуңа да адәм балаларын тәкәбберлектән сакланырга өнди, калебтәге шул хиснең иң кечкенә бөртеге дә инсаннарны ахирәт газапларына дучар итәчәген искәртә, Хак Тәгалә каршында да, аның коллары алдында да мин-минлекне онытып, үзеңне түбәнчелек белән тотарга өнди. Хак Тәгаләнең аңа якын булган колы беркайчан менә миндер әле ул раббымның сөеклесе дип лаф ормый, ә түбәнчелек белән гыйбадәтен дә кыла, үгет-нәсыйхәткә колак сала, әхлагын Коръән әхлагы белән тигезләргә омтыла, үзен шәригать кысаларында тотарга тырыша. Ә инде кемнең Аллага якын, кемнең ерак икәнен билгеләү безнең эш түгел, бу Хак Тәгаләнең эше, соңгы бәяне барыбыз да шуның каршына барып баскач ачык беләчәкбез. Тик бер нәрсә катгый билгеле: күңелебездә тәкәбберлек орлыклары шыта икән, без – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән ерагаючылар. Шуңа да мин “Татарстан яшьләре”н укучыларга калебкә чир булып керә торган мин-минлекнең билгеләрен тәкъдим итәм. Шуларның берсен генә үз күңелебездән табабыз икән, шик юк: әлегә без бик үк камил адәмнәрдән түгел. Менә алар: 1) үзең турында күп сөйләү; 2) гыйлемсезлегеңне күрсәтүдән курку; 3) беркемнең дә үзеңне узуын яратмау; 4) һәрвакытта үз фикереңә әһәмият биреп, башкалар фикерен хак булса да кире кагу; 5) хатаңны таныйсың килмәү һәм аны төзәтү өстендә эшләмәү; 6) бер нәсыйхәтне (киңәшне) дә тыңлыйсы килмәү; 7) үзеңне мактаганда шатлану, сүзне үзеңне мактатуга бору; 8) өстенлегеңне күреп алсалар шатлану, кимчелегеңне күрсәләр кара кайгыга төшү; 9) түрәлеккә, лидерлыкка омтылу; 10) үз хакыңны кисүчеләрне яратмаган хәлдә, башкаларның хакын үтәмәү. Күңелебезгә күз төшергән саен, без шушы билгеләрнең әле берсен, әле икенчесен (яисә барысын да берьюлы) анда табачакбыз. Инде башкаларны тикшерүдән туктап, үзебезне дәвалау-төзәтү белән мәшгуль булсак кына, иншаллаһ, күңел тынычлыгы да табарбыз, Алланың рәхмәтенә ирешү өметен дә югалтмабыз.

 

Тәкәбберлекнең күп таралган төрләреннән берсе – нәселең белән мактану. Шуңа да тәрәзәдән төшкән кояш тудырган истәлекләрдән башланган бу язмамны шул хактагы бер риваять белән төгәллисем килә. Муса галәйһиссәлам янындагы адәмиләрнең берсе, икенчесе белән сүзгә килеп: «Минем тугыз бабамга кадәр әшрафлы, хөрмәтле һәм гыйззәтле байлар вә мөэминнәр булганнар, мин үзем дә алар кебек халкым арасында газиз һәм бай булып торам. Син кем әле миңа каршы киләсең?» – дип, нәселе һәм үзенең өстенлеге белән масайган. Шунда Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәргә вәхи җибәргән: “Йә Муса, әйт ул кешегә: “Тугыз бабаң белән мактанасың, алар барысы тәмугта торалар һәм үзең дә алар кебек тәмуглык. Кем мактану белән мәшгуль булса, шул тәмуглык”, – дигән.

 

Гадәттә без, мөселманнар, башкаларны гаепләп, үзебезне өстен чыгарасы килгәндә, бер шигырьне искә алырга тырышабыз:

 

Адәм баласы үлүче,

Кара гүргә керүе.

Кем яхшы да, кем яман

Шунда билгеле булучы.

 

P.S. (Риваятьләр Мәхмүт Гали Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” китабыннан алынды).


Булат ХАКОВ
Татарстан яшьләре
№ | 04.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»