поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.03.2010 Милләт

“ТӘНКЫЙТЬЛӘҮ ҖИҢЕЛ, ЭШЛӘП КҮРСӘТ СИН!”

Республикада ТР Дәүләт телләрен саклау, өйрәнү, үстерү программасы берничә ел эшли. Бер караганда, башкарылган эшкә хисап тотучылар күп, ләкин шул ук вакытта күзгә күренерлек зур үзгәрешләр дә юк кебек. Татар теленә урыс теле белән бертигез кулланылышка керергә бик ерак әле. Бүгенгә кадәр татарча хатасыз язылган элмә, мәгълүмат такталары зур проблема булып тора, сәүдә, күңел ачу үзәкләре, кибетләрдә, дәүләт учреждениеләрендә һ.б. татар теле үги булып кала бирә. Татар теле өчен кем җавап бирә? Туган телгә карата тискәре мөнәсәбәттә чиновниклар, әллә биредә яшәүчеләр дә гаеплеме? Бу сорауларны Казан муниципаль берәмлегенең Телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеге башлыгы Ирек Мансур улы АРСЛАНОВка бирдек.

– Ирек әфәнде, дистәдән артык ел дәвамында Татарстан хөкүмәтенең “ТР Дәүләт телләрен саклау, өйрәнү, үстерү” программасы эшли, бу эшкә бюджеттан акча бүленә. Казан шәһәре тарафыннан әлеге программаның үтәлеше ничек бара?

 

– Шәһәрдә беренче программа 1998 елдан 2002 елга кадәр эшләде, аннары икенчесе 2002-2007 елларда үтәлде. 2008-2013 елларга тәгаенләнгән өченче программада 33 пункт бар, аларның 15 е үтәлеп килә. 2009 елда 11 пунктта язылган планнар финанс каршылыклар аркасында тормышка ашмый калды. Бу программа нигезендә башта безгә 14,5 млн. сум чамасы бүленергә тиеш иде, кыскарту нәтиҗәсендә ул 3 миллионга гына торып калды. Финанслар шәһәрнең мәгариф, мәдәният идарәләренә, яшьләр эшләре буенча комитетка бирелде.

 

Башкарылмаган төп эшләрнең берсе – ул шәһәр китапханәләрен яңа татар әдәбияты белән тәэмин итмәү. Казанда 65 китапханә бар, аларның мәгълүмат үзәкләрендә татар тарихына, мәдәниятенә кагылышлы электрон базаларны тулыландыру авыррак бара. Бу эшне башкарыр өчен акча юк. Татар һәм урыс этномәдәниятле мәктәпләргә, үзәкләргә милли киемнәр, музыка уен коралларын бирә алмадык. Уку йортларында материаль-техник базаны яңарту, аларны заманча программалар белән тәэмин итү эше дә сүлпән бара. Ел саен татар мәктәпләрендә укучылар саны, аларны татар телендә укыту, тәрбияләү күләменең статистикасын алып барабыз. Елдан-ел күрсәткечләр кими. Соңгы өч елда бу саннар 37, 36, 34 % булды.

 

– ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Республика халыклары телләрен үстерү секторы башлыгы Фирая Шәйхиева “Азатлык” радиосына урамдагы элмә такталарда, шәһәр транспортында татар теленең куллануы турында Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан хисап алынды дип сөйләде. Калаларда элмә такталарның ничәсе татарча һәм урысча булуын санаганнар. Ә менә Казанның бу турыда хисабы булмады дип әйтте.

 

– Хисап тоттык, барысы да әйтелде. Реклама һәм элмә такталар турында закон бар, эшкуарлар алтакталарына профиль исемен язуны, эшләү вакытын ни рәвешле теркәп куюны үзләре хәл итә, моның турында берсе белән дә килешми.

 

Транспортта эш ике юнәлешкә аерыла. Тукталышларда махсус сары такталар эшләнде, анда сез хата таба алмассыз, барысы да ике телдә язылган. Ә тукталышта киоск тотучылар тирә-яктагы территорияне карарга, чатыр, чүп чиләге, эскәмия урнаштырырга тиеш. Ләкин аларга тукталышны ике телдә язарга дигән катгый таләп юк, ул бары тик тәкъдим ителә.

 

Транспортта ике телнең бертигез кулланылышына килгәндә, маршрутлар язылган такталарга тәрҗемәләр сыймый кала, урын аз булганга, урысча язуны кулайрак күрәләр. Тукталышларны игълан итү электротранспортта 100 %ка үтәлә. Шәһәрнең АТПлары автобусларны лизингка сатып алды, ләкин аларда автоинформаторлар каралмаган. Муниципаль транспортта алар урнаштырылды. Ләкин шәхси АТПларның махсус техниканы алырлык акчалары юк. Шоферларга ике телдә игълан итү дә авырлык тудыра. Ул юлны карасынмы, әллә микрофонга сөйләп утырсынмы?! Автобуслар, йөртүчеләр җитешмәгәнгә күрә, маршрутлар да үзгәрергә мөмкин, бу очракта автоинформаторлар да эшкә җигелми кала. Тукталышларны ике телдә игълан итү, мәгълүматның татарча да, урысча да булырга тиешлеге законда язылган, аларны таләп итәргә кирәк. Шәһәрнең транспорт комитетында бу мәсьәләне беләләр, ләкин аларның төп бурычы – кешеләрне кирәкле урынга исән-сау илтеп кую. Аларның каладагы “бөкеләр” белән башлары каткан.

 

– Шулай да, Уфада мондый сорау тумый. Автобусларга керсәң, юл хакы, чыгу урыны, төрле инструкция урысча һәм башкортча язылган. Бусы муниципаль, ә бусы шәхси АТП дигән бүленеш юк.

 

– Килешәм. Уфада бу эш административ басым белән эшләнә. Ләкин телләр мәсьәләсенә мөнәсәбәт бер Казанда гына түгел, тулаем республикада “аһ” итәрлек димәс идем. Татарстан болай да күп очракта алгы позициядә бара, һәрвакыт игътибар үзәгендә, кызган табада сикертеп кенә торалар. Дөрес, Казан башлыгының бу мәсьәләгә карата катгый әйтелгән сүзе дә җитәр иде, бәлки.

 

– “ТР Дәүләт телләре турында”гы Законда җитештерүчеләр, сәүдә үзәкләре мәгълүматны ике дәүләт телендә язарга тиеш дип кистереп әйтелми, шуңа күрә алар үзләренә һәм кулланучыга кулай дигән сылтау белән урысча гына яза. Закон белән аларны буйсындыра алмыйбыз, ләкин үгет, киңәш биреп, сатып алучылар арасында татар теленә игътибар итүче сегмент барлыгын аңлата алабыз. Мәсәлән, Казан мэриясе конкурс уздырып, ике телне бертигез кулланучы шәхси эшмәкәрләрне бүләкли, аларны пиарлаштыра алыр иде.

 

– Элек уздырган бәйгеләрдә витриналарны бизәгәндә, меню булдырганда татар теле, милли колорит, татар аш-суын куллану исәпкә алына иде. Хәзер андый конкурсны үткәреп булмый, чөнки кеше юк. Бу очракта күрсәтмә өстән генә түгел, инициатива астан да барса, күпкә яхшырак булыр иде. Идея бирүчеләр күп, эшләгез, диләр, таләп итәләр, ләкин бу эштә катнашырга, үзеннән өлеш кертергә теләгән кеше генә юк.

 

Журналистлар да 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан бер сюжет, мәкалә язалар да вәссәлам! Моның белән даими шөгыльләнүчеләр бер-ике генә. Телевидениегә елына бер тапкыр кунакка чакыралар һәм “Нигә элмә такталардагы хаталарны төзәтмисез?” дип сорыйлар. Ә ник шул ук журналистлар үзләре эшләп күрсәтми?! “Татарстан хәбәрләре” тапшыруында даими рәвештә бу турыда сюжетлар эшләнсә, хаталы тактаны урнаштырган оешма хуҗасын табып: “Егетләр, болай ярамый, хата бит!” – дип матур итеп сөйләшеп, халыкка ничегрәк әңгәмә кору мөмкинлеге аңлатылса, эш сизелерлек алга китәр. Менә бу булыр иде чиновникларның һәм актив гражданнарның кулга-кул тотынып эшләү үрнәге! Тәнкыйтьләү җиңел ул, ләкин эшләп тә күрсәт син! Хаталар бар икән, оешма, ширкәт хуҗасына аның турында әйтергә беркемне дә тыймыйлар. Акыллы кеше хилафлыкны үзгәртә ала.

 

– Сез мэриядә “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казанда афиша, мәгълүмат такталарын ике дәүләт телендә дә эшләү инициативасы белән чыктыгыз. Төзәтмәләр кайчан кертелергә планлаштырыла һәм аны гамәлгә ашыру ничегрәк барачак?

 

– Сүз игъланнар, афиша һәм башка күрсәтмә мәгълүмат такталары турында барды. Банер, билбордлар, зур элмә такталар бу эшкә тартылырмы-юкмы, әйтеп булмый, аларның саналып киткән мәгълүмат такталары исәбенә керү-кермәвен төгәл ачыклыйсы бар. Инициативаны тормышка ашырыр өчен ТР Министрлар Кабинеты карары булырга тиеш. Кайчан башкарылыр, бер Ходай белә. Шуңа күрә бу очракта арба аттан алданрак бара булып чыга. Әлегә ул безнең тәкъдим генә.

 

– Мэрия чиновникларының татарча сөйләшүләрен тикшергәнегез бармы?

 

– Чиновниклар арасында телне белгән һәм яратканнар да, татар булып та туган телен санга сукмаучылар да бар.

 

Күптән түгел шәхсән үзем шәһәр мэриясендә 18 комитет, учреждениене тикшердем. Телефоннан шалтыратканда бер җирдә дә: “Урысча сөйләгез, без сезне аңламыйбыз!” – дип дорфа кыланмыйлар, һичьюгы гафу үтенәләр, татарча белгән кешене табып китереп, әңгәмә коралар, җавап бирәләр. Ләкин татар кешесен табып китерсәләр дә, ул: “Исәнмесез, тыңлыйм сезне”, – дип итагатьле итеп эндәшү урынына иң беренче “Да” яисә “Алло, слушаю” ди. Татарның үзендә ниндидер оялу комплексымы, туган телдә сөйләшә башларга курку хисеме бу, аңламассың! Татарча белгәнгә аның хезмәттәшләре арасында дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелә бит, шуны аңласын иде ул. Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре белән күпләргә еш эш итәргә туры килә, ләкин түрәләр белән татарча сөйләшергә дә була дигәнне оныталар. Дәүләт оешмаларына кергәндә моны истә тотып, үҗәтләнеп булса да, принципиаль рәвештә туган телне белгән кеше белән сөйләшүне хупласак, ике телдә камил аралашкан белгечләргә өстенлек тә бирелер, аларга ихтыяҗ да артыр иде.

 

Татар теле курсларында Казанның 2500 чиновнигы укып чыкты. Татар теле курслары үткән кеше, һәрхәлдә, телне аңлый, ул аз булса да татар теле, мәдәнияте белән якынрак таныша ала.

 

– Казанда узачак Универсиадага кадәр барлык урам исемнәре, спорт объектлары, схемалар, юл күрсәтмәләре татар, урыс, инглиз телендә булачак дип әйтелде. Бу эшләр ни рәвешле бара?

 

– Шәһәрдә ясалачак спорт объектларына маршрутлар, схемалар, мәгълүмат такталары өч телдә ясалырга тиеш, бу карарны мэр хуплады. Алар эшләнер дип өметләнәм, нәтиҗәдә ничек булыр, карарбыз. Безнең тарафтан аларның дөрес язылышы башкарылды, архитектура һәйкәлләре турында мәгълүматлар да өч телдә язылып, шәһәр буенча урнаштырылды.

 

Спорт биналарына килгәндә, быел халык арасында аларга татар, урыс, инглиз телләрендә бертигез отышлы яңгыраган исем табу бәйгесен игълан иттек. Ләкин ичмасам бер тәкъдим, вариант әйткән кеше булса иде! Битараф калдылар. Шулай да, “Ак барс”, “Ватан”, “Зилант” кебек спорт сарайлары сафка басты. Соңгы елларда социаль рекламалар татарча чыга башлады. Ләкин яхшы эшне күрүче, хуплаучы юк. Әллә күрергә теләмиләрме?! Әгәр мэрия җитәкчелегенә “Менә бит, теләгәндә эшләп була!” дип рәхмәт сүзләре ишетелсә, алар да татар теле кирәклегенә инаныр иде.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 9 | 05.03.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»