поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.04.2018 Юмор

Чирең тотса якаңнан... (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)

Хәзер күбебез берәр әгъзасы авырта башлауга табибка чыгып йөгерми, ә интернеттан “киңәш” сорый. Ә монда, мин сиңа әйтим, барысы да бәйнә-бәйнә язылган! Шунда язылган даруларны эчә-эчә эшләр тәмам хөртигә әйләнгәч кенә табиб эзли башлыйбыз. Чирләр күп төрле булган кебек, табиблары да бихисап төрле бит аның! Кайсы нәрсәне дәвалыйдыр... Шаярып кына барлап карыйк әле үзләрен.

Отоларинголог. Шунысы аптырата: болар һаман исемнәреннән канәгать түгел! Элек аларны гап-гади итеп “ухогорлонос” дияләр иде, без дә кемгә барганыбызны белеп бара идек. Юк бит, болар үзләрен лор-врач дип йөртә башладылар. Тик ул гына җитмәде, кешеләр аларның яңа исемнәрен логопед ярдәменнән башка әйтә алмаганлыктан, логопедлар белән берләшеп, отоларингологка әйләнделәр.

Стоматолог. Боларын да гади генә итеп теш врачы дия идек. Үзләренең иң куркыныч табиб икәнлекләрен бераз йомшарту ниятеннәндер инде, үзгәрттеләр исемнәрен. Ярый әле авызда 32 генә теш бар, югыйсә каян акча җиткерер идең боларга?
 
Акушер. Медицинада иң нык хөрмәт ителүче табиб, чөнки ул башка табибларны эш белән тәэмин итә. Ягъни, кешеләр дә үрчи, авырулар да...
 
Проктолог. Медицина ничек кенә алга китсә дә боларның урыны һаман шунда, артта.
 
Иммунолог. Менә ичмасам ялкау врач! Үзенең бөтен эшен сезнең организмга кайтарып калдыру остасы бу!
 
Кардиолог. Бу белгечтә бернинди хистойгы юк бугай. Кешеләр елый-елый йөрәк турында җырлар тыңлаганда моның сыңар төге дә селкенми!
 
Травматолог. Бу табиблар бозлавыкны һәм, шахматтан кала, бөтен спорт төрләрен дә яраталар.
 
Фармаколог. Башка табиблар безнең организмны кирәксез нәрсәләрдән арындыру белән мәшгуль булсалар, болар шуларны дыңгычлап тутыру ягында.
 
Токсиколог. Эш белән тәэмин ителешләре фармакологларга бәйле. Тегеләр ничек тырыша инде...
 
Вирусолог. Бик аралашучан табиблар. Дуслары вак булса да, миллионнарча һәм алар секунды-минуты белән үрчи.
 
Эпидемиолог. Бөеклек маниясе йоккан вирусолог – эпидемиолог дип атала.
 
Ревматолог. Сезнең аңа комыгыз коела башлагач кына йомышыгыз төшәчәк. Дәвалауның нәтиҗәсе булмауда да ревматологны түгел, үз “комыгызны” гаепләгез, күгәрченем.
 
Сексопатолог. Бу врачка йомышыгыз төшмәсен, берүк!
 
Сексолог. Сексопатологның нәкъ тискәресе. Сексопатолог сезгә эшегезнең хөртилеге турында сөйләсә, сексолог исә, рәхәтлеккә ирешү юлларын өйрәтә.
 
Уролог. Тегеләрдән аермалы буларак, бик тар карашлы доктор. Сезнең “ирлек горурлыгыгыз”ның бары тик тискәре эшчәнлеген генә күрә.
 
Дерматолог. Нәрсә “хи-хи”? Һич кенә дә сез уйлаган нәрсәдән алынмаган бу врачның исеме. Ул иң кирәкле дә, иң бәхетсез дә белгеч. Ни өченме? Унитаз тирәсендә яки идән чүпрәге җитмәслек урыннарда нинди хәшәрәтләр яшәгәне сезгә кызыкмы? Ә ул мескен шундый хәшәрәтләрнең һәрберсен йөзгә танырга тиеш.
 
Анестезиолог. Сез авыртуны сизмәсен өчен тырышучы. Кайчак ялгыша икән – бу бары тик яхшылыкка гына, чөнки сез башка беркайчан да берни дә сизмәячәксез.
 
Хирург. Аны сапер белән тиңләргә була, сапер кебек үк хирург та бары бер генә ялгыша. Дөрес, сапер үз гомерендә бер тапкыр ялгыша, ә хирург – сезнең гомердә.
 
Гинеколог. Ир затлары бик кызыга торган һөнәр ияләре. Имеш, гинекологның кулы җылыда, акчасы кесәсендә. Янәсе, хатын-кызның иң кызыклы җирләрен көн дә күрәләр. Ә бу мескеннәрнең пациентлары башка коллегаларыныкыннан ике тапкыр азрак икәнен уйлап та карамыйлар.
 
Невролог. Боларның сүзенә карасаң, башка докторларның бөтенләй кирәге юк. Баксаң, бөтен авырулар да нервыланудан, ди. Төп дәвасы – “нервыланмагыз!” диюендә. Ләкин ул да, сезнең кебек үк, моңа ничек ирешергә икәнен белми.
 
Аллерголог. Монысы исә бөтен Җир шары халкы үз пациентлары икәненә инанган. Шуңа да аның төп бурычы – сез качып өлгергәнче берәр ни-нәрсәгә аллергиягезне табу.
 
Пульмонолог. Тартуны ташласаң бөтен чирләр дә үзеннән-үзе бетә дип киңәш итүче коллегаларын хупламаучы бердәнбер врач.
 
Терапевт. Табибтан бигрәк менеджерны күбрәк хәтерләтәләр. Чөнки сезне үзе ничек дәваларга белмәсә, шалт кына башка докторларга җибәрә ул. Ярый ла тегесе белсә...
 
Нарколог. Нык көнче табиблар, чөнки кешене тормышындагы соңгы ләззәттән мәхрүм итәргә телиләр.
 
Судмедэксперт. Кемнедер дәвалаган кыяфәт тә чыгарып тормаучы бердәнбер врач.
 
Патологоанатом. Иң югары квалификацияле врач, чөнки сезнең нәрсәгез авыртканын төгәл ул гына белә. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.04.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»