|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2018 Җәмгыять
Гүзәл Сәгыйтова әни булдыКичә 14 апрель көнне журналист Гүзәл Сәгыйтова әни булу бәхетенә иреште. Тормыш иптәше Айнурга ул кыз бала тапты. Сабый 14:22 сәгатьтә дөньяга килгән. Авырлыгы 4180, буе 57,33 см. “Матбугат.ру” хәбәрчесе Гүзәлнең хәлен белеште. Үзенең дә, баласының да хәлләре яхшы, Аллага шөкер. Белешкәнебезчә, сабыйга бик матур исем әзерләп куйганнар – Асылъяр.
Гүзәлне Башкортстан тамашачысы да яхшы белә, ТНВны караучыларга исә ул “Мәдәният дөньясы”нда тапшыруы аша таныш. Декретка чыкканчы Данил Гыйниятов алып бара торган “Ком сәгате” тапшыруының редакторы булып эшләде (белүебезчә, әле дә эшли), Казан Консерваториясендә студентларга татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирде.
Гүзәлнең ире Айнур Яруллин турыдан-туры иҗат кешесе булмаса да, мәдәни тормыш, журналистика белән якыннан кызыксынучы кеше. Бүген ул ветеринар клиника җитәкчесе булып эшли.
Гүзәл һәм Айнурны чын күңелдән котлыйбыз. Кызыгыз игелекле бала булып үссен. Бала үстерүнең бөтен тәмен тоеп яшәгез!
--- |
Иң күп укылган
|