|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2018 Шоу-бизнес
Илдар Əхмәтов яшь җырчыларга: «Авыр эшне кем эшләргә тиеш? Үзбәк белән таҗикмы?»Җырчы Илдар Әхмәтов кыска гына интервьюда әле ниләр эшләп йөргәне, ни өчен сольный концертлар куймавы турында сөйләп алды. Ул шулай ук "җырлаучылар"ның артуына борчылып йөри икән. - Хәлләрегез ничек, Илдар?
- Бар да әйбәт. Яшел Үзәнгә, «Татарча солянка»ка китеп барыш.
- Гастрольләрдән кайтып кермисез инде?
- Юк, элеккегә караганда, хәзер сирәк йөрим.
- Башка өлкәдә дә бизнесыгыз бармы әллә?
- Əйе, шөгылем бар, әмма шул ук - мәдәният тирәсендә. Кунакларны каршы алу, аларга экскурсия ясау, озатып кую кебек эш белән мәш киләм. «Ашыйсың килсә - эшлә», - диләр бит. Ничек тә шартын тудырырга, бөтерелергә тырышабыз.
- Димәк, җырлап кына кирәк акчаны эшләп булмый?
- Юк. Сольный концертлар белән күптәннән йөргән юк. Хәзер бит җырчы түгел, «җыручылар» күп. Яшьләр акча эшләү өчен үзләренчә җиңел кәсеп тапты. Бар кеше дә җырчы. Ə авыр эшне кем эшләргә тиеш?! Үзбәк белән таҗиклармы?
- Ачуыгыз килә төсле. Үзегез кемдә конкурент күрәсез?
- Берсендә дә. Чөнки һәр кешенең үз тавышы, үз мөмкинлекләре, үз репертуары. Бәлки конкурент күрмәү начардыр да, чөнки сәләтемне арттыру өстендә эшләмим. 10 ел элек ничек җырлаганмын, хәзер дә шулай җырлыйм. Миндә узышу юк. Сантехник гомер буе бертөрле эш эшли бит, шуның кебек. Əйе, бәлки бу дөрес тә түгелдер, әмма минем эчке халәтем шундый.
Зоя СОЛОШИНА |
Иң күп укылган
|