поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.03.2010 Шоу-бизнес

ДИЛӘ НИГЪМӘТУЛЛИНА: “МӘХӘББӘТКӘ РӘХМӘТ”

“Артист булу рәхәт инде”, – дияргә яратабыз без үзебез артист булмаган кешеләр. Артист һәрвакыт чибәр, матур киенә, үз-үзен карый, аны бөтенесе белә, таный, аңа сокланалар, чәчәкләргә күмәләр. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән бер сәгать кенә аралашу вакытында артист тормышының алай җиңел генә түгеллеген аңладым. Артист булу өчен дә Һәрвакыт тамашачы игътибарына лаек булу, халык мәхәббәтен сүрелдермәү өчен, чибәр, зифа буйлы булу өчен, шул ук вакытта гаиләңә дә игътибарлы булу өчен беренче чиратта тырышлык, максатчан булу таләп ителә шул.

Мари Иле дәүләт техник университетың икътисад факультетына укырга кергән Дилә 1999 елда университет данын якларга Казанга «Ягымлы яз» бәйгесенә җибәрелә. Моңа кадәр дә төрле конкурсларда җырлап чыныккан кыз беренче урынны яулый. Әлеге җиңү аның тормышын төптән үзгәртә. Казанга гашыйк булып киткән Дилә бер ел укыган университетын ташлап Татарстан башкаласына күченеп килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлегенә укырга керү белән үз дөньсына эләгүен аңлый. “Казанны бик яраттым, биредә беренче көннән үк барысы да күңелемә якын булды”, – дип искә ала Дилә бу көннәрне. 2003 елда яшь җырчы “Барс-Рекордс” компаниясенә килеп, контракт төзеп җырчы карьерасына ныклап тотына.

 

– Дилә, өч яңа клип төшергәнсең икән? Шуларның тарихы сөйләп кит әле.

 

– «Йөрәгем», «Син булсаң» җырларына клип әзерләнеп бетте инде. Аеруча, “Йөрәгем” бик кыска вакыт эчендә, бер көн эчендә төшерелде. Клип катлаулы түгел, бер өй эчендә генә төшерелде. Анда сөйгәне ташлап киткән, ялгыз калган хатын-кызның сагышы сурәтләнә. Ә өченчесе – Альбина Апанаева белән җырлаган “Бәхет икебезгә берәү” дигән җырга. Җыр яңа түгел инде, нигә хәзер генә төшерәсез диючеләр дә булыр. Әлеге җырга безнең дус егетебез гашыйк булды. “Бу җырга клип карыйсым килә”, – дигәч без Альбина белән аның фикерен күтәреп алдык. Сере шунда – клип төшерүне финанс яктан шушы дустыбыз тәэмин итә. «Син булсаң» клибында төп рольне бер танылган шәхес, минем якын дустым башкара, ул җырчы түгел. Кем икәнлеген клипны караганда күрерсез. Бу клипта мин җырлыйм гына. Роль башкармыйм.

 

– Нәрсәгә берьюлы шулкадәр клип? Тамашачы мәхәббәтен яулауда клиплар ни дәрәҗәдә кирәк?

 

– Халык мәхәббәтен яулауда, әлбәттә, клиплар зур роль уйнамый. Клип менә хәзерге мизгелдә минем халәтемне күрсәтү өчен иҗатны бизәп, баетып торган антураж гына. Җырны югары дәрәҗәдә тәкъдим итү өчен, тамашачыга тыңлавы кызыклы булсын өчен төшерәбез. Клиплар кечкенә генә фильм кебек бит ул.

 

– Абыең Булат Нигъмәтуллин белән концертларыгызны бергә үткәрәсез? Финанс ягыннан шулай җиңелрәкме, әллә бер гаиләдән чыккан җырчылар булып күренәсе килүдәнме?

 

– “Абый белән сеңел” җырыннан туган шул ук исемдәге проектны дәвам итәбез. Абый белән сеңел булып Татарстан шәһәр-районнарында концертлар куябыз. Әгәр Ходай безгә абыйлы-сеңелле җырчылар булу мөмкинлеген биргән икән, нигә халык алдына шулай чыкмаска?! Андый җырчы парлар бүтән юк бит. Безгә бергә эшләү уңайлы. Мин концертның иҗади өлешен, Булат техник һәм матди ягын карый. Әлегә безгә шулай эшләве җайлы.

 

– Дилә, син сәхнәдә үзеңне бик нәфис, матур итеп тота беләсең. Сиңа карап сокланабыз. Әйт әле, синең белән бу өлкәдә белгечләр эшлиме?

 

– Дөресен әйткәндә, сәхнәдәге хәрәкәтләремне, үз-үземне тотышымны карап, өйрәтеп торучы режиссер, хорегораф кебек кешеләр булырга тиеш инде ул. Ләкин әлегә минем андый кешеләр белән эшләү өчен, финанс яктан мөмкинчелегем юк. Татар эстрадасының бөтен бәласе дә шунда. Тиешле эшләргә акча җитми. Сәхнәгә махсус хәрәкәтләнергә өйрәнеп чыкмыйм. Ничек бар мин, җырны ничек җиткерергә телим. Шул рәвешле үземнең эчке дөньямны, эмоциональ халәтемне, хис-кичерешләремне күрсәтәм. Шул гына.

 

– Ә сине киедерүче модельер кем?

 

– Сәхнәгә аяк баскан көннәрендә Надежда Әюпова теккән киемнәрне киеп чыга идем. Хәзер мине модельер Людмила Чернова киендерә. Күлмәкләрнең эскизларын үзем ясыйм. Башымда әллә нинди планнар бар. Бер күлмәк тектерәм дә, икенчесе күзалдына килеп баса. Акча кергән саен күлмәк тектерәм. Концерт күлмәкләре өйдәге гардеробка сыймый башлады. (Көлә).

 

– Икегезнең дә җырчы булуыгызга карата әти-әниләрегезнең фикере нинди?

 

– Безнең җырчы булуыбыз – әтинең хыялы иде. Без авылда җырлап йөри башлаганда ук әти: “Менә күрерсез, алар “йолдыз” була әле”, – дип әйтә иде. Безнең җырчы булуыбызга бик шатланды. Әни исә моңа тыныч карый, шулай да балаларының танылуы, тамашачы яратуы белән горурлана.

 

– Ирең һәм продюсерың Марат Мухин алдынгы карашлы яшь музыкантларның берсе. Икегез дә музыкаль кешеләр булгач, өйдә дә җыр турында күп сөйләшәсездер. Бу өлкәдә сезнең фикерләр туры киләме?

 

– Марат белән фикерләребез туры килә. Өйдә дә эш турында сүз бетми. Күбесенчә, Марат үзенең тәэсирләре белән бүлешә. Яңа язган җырларын тыңлата. Кызыклы проектлары турында минем фикерем белән кызыксына.

 

– Читтән караганда, сез Марат белән икегез дә бик тыныч кешеләргә охшагансыз. Ә чынлыкта ничек?

 

– Чынлап та, холыкларыбыз ягыннан икебез дә тыныч, шулай да темпераментлар буенча ошамаганбыз. Марат конфликтларга керергә яратмый. Ә мин, хатын-кыз табигатенә хас булганча, терерәк, аңлашылмаган хәлләргә карата ризасызлыгымны күрсәтмичә калмыйм. Миңа бәхәсләшеп алу, ситуацияне ачыклау мөһим. Кечкенә генә тавыш күтәреп алмасам, күңелем булмый. (Көлә). Марат үзенә нык ышанган кеше, ул беркайчан да хафаланмый, борчылмый. Ә мин барысын да, йөрәгемә якын алам, бик нык борчылам.

 

– Марат белән бер-берегезне ничек сөендерәсез? Бәйрәмнәрне ничек үткәрәсез?

 

– Бәйрәмнәр кайчак онытылып та китә. Бүләк алырга өлгермәсәк тә, ис китми. Бәйрәмдә бергә янәшә булсак, иң зур бүләк шунысы. Марат бәйрәм көнендә берни дә бүләк итмәскә мөмкин. Гадәти көннәрдә ул миңа үзем теләгәнне алып бирә. Мин көтмәгәндә генә бүләкләр ясый ул. Ел саен Гашыйклар көнен, Яңа елны бәйрәм итәбез. 8 мартта инде, әлбәттә, ирем чәчәкләр бүләк итә. Үзем дә бүләкләр бирергә бик яратам. Бүләкне алдан алып куймыйм, көнендә генә сатып алам.

 

– Иреңнең әнисе, каенанаң белән мөнәсәбәтләр ничек?

 

– Әни белән без якын дуслар, җылы мөнәсәбәттә. Җай чыккан саен аларга керәбез. Сирәк керә башласак, алар үпкәлиләр. Аларга кереп, чәй эчеп, пешергән ризыкларын бераз ашап чыгып китсәк тә, күңелләре була. Квартал тирәсендә булсам, аларга керми калган чак юк.

 

– Сине җырчы Альбина Апанаева белән якын дуслар дип беләбез. Сезне нәрсә берләштерә? Хатын-кыз дуслыгы бармы ул синеңчә?

 

– Хатын-кыз дуслыгы әлбәттә бар. Дус кызларым күп, гомерлек, сыналган дусларым бар. Егетләр арасында дусларым күп булса да, тормышка чыгу, гаилә кору егетләр кызлар арасындагы мөнәсәбәтләргә барыбер киртә тудыра. Нияз Вәлиев белән без якын дуслар, ләкин икебез дә гаиләле кеше булгач, элекке кебек еш күрешеп, аралашып булмый. Ә Альбина ул минем туганым кебек инде. Минем әни Альбинага, ә аның әнисе миңа “кызым” дияләр. Көн саен күрешеп булмаса да телефоннан һәрвакыт аралашып, хәлләрне белешеп яшибез. Абитуриентлар булганда танышкан дуслар без. Безнең арада көнләшү дә, конкуренция дә юк. Бер-беребез өчен борчылып, бер-беребездән үрнәк алып яшибез.

 

– Дилә, көнчыгыш фәлсәфәсе, йогага бирелеп киткәнсең икән. Ул сиңа ничек ярдәм итә?

 

– Физик йога белән күптәннән шөгыльләнәм. Ярты ел элек сулыш йогасы белән шөгыльләнә башладым. Җыр өлкәсендә генә түгел, дөрес сулау, гомумән, кирәк. Без һавадан энергия алырга өйрәнәбез. Күнегүләр гәүдәне формада тоту өчен бик файдалы. Бөтен тәрәзәләрне ачып салкын бүлмәдә киенешеп утырабыз һәм дүртәр-алтышар сәгать буе суларга өйрәнәбез. Аннары тәнәфесләр ясап, фәлсәфи темаларга әңгәмә корабыз. Йога ярдәмендә дөньяга карашым уңай якка үзгәрде. Йоглар дөрес сулау бәрабәренә һава белән торалар дияргә мөмкин, чөнки алар ит һәм башка авыр ризыклар белән тукланмый. Өч ай ит ашамыйча яшәдем инде. Итсез тору кыенрак.

 

– Яңа альбомыңның исеме бик матур. “Мәхәббәткә рәхмәт”. Мәхәббәт тормышыңны шулкадәр нык үзгәрттеме?

 

– Бу дөньяда безне мәхәббәт йөртә, мәхәббәт яшәтә бит. Иреңне, әти-әниеңне, балаларыңны ярату гына түгел ул. Мәхәббәткә киңрәк караш белән карыйм. Йөрәгеңдә бөтен дөньяга, табигатькә, кешеләргә карата мәхәббәт яшәве кирәк. Әлеге альбом озак уйлап, тәмен белеп язылган эшем. Яңа җырлар булса да, халыкка таныш булган инде ишетелеп өлгергән җырлар тупланды. Тамашачы да яратып кабул итәр дип уйлыйм.


Айгөл ҖӘЛӘЛОВА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»