поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.04.2018 Юмор

Мин гаепле түгел…

Үз гомеремдә хуҗабикәмә аяк күтәргән мал түгел идем, хәерле булсын… Күрше хатыны Кәримә генә гаепле. Соң, кем инде кеше сыер савып утырганда абзар ишегенә авызын терәп гайбәт сөйләп торсын!

Имеш, аның Мәрүчкәсенең сөте тач май гына, Иркәнеке (минеке була инде) кайтышрак күренә икән… Булыр кайтыш! Майлылыгы биш прасинт, беләсең килсә! Шул сөтне авылдан литрына алты тәңкә түләп апкитәләр дә, су өстәп, шәһәрдә егерме алты тәңкәгә сатып яталар. Гарьлегеңнән егылып үләрсең!
 
– И-и, Сәлимәкәем, сөт акчасын күргән җук инде, ак майлата гына алам бит мин. Сөт өсте аертып, сипарат юып ятканчы… – Кәримәнең үз сүзе сүз.
 
Ал, ал, сөтеңне әлеге дә баягы алты тәңкәгә тапшыр да килосы 150 тәңкәдән май сатып ал. Ялкауларга мач кына инде. Тик минем хуҗабикәмне котыртып торма монда! Күр әле, анысы да нәрсә ди бит:
 
– Әйе шул, Кәримәкәем, рәхәткә чыктык хәзер. Катыгы, эремчеге, каймагы дисеңме – кибет тулы, шәһәрдән кайтарып кына торалар, рәхмәт төшкере. Син әйтмешли, үзеңә мәшәкать ясаганчы, керәсең дә аласың.
 
Җен ачуым чыкты шул сүзен ишеткәч. Мин монда аларның колхоздан сатып алган печәннәрен бөртеген дә әрәм итмичә күши-күши, көне-төне сөт җыям, натуральный продукт ашатыйм дип тырышам. Ә алар кытай порошогыннан ясалган эремчекне мактап утыралар.
 
– Әйтмә дә, Сәлимәкәем, хөкүмәткә рәхмәт кенә укымалы шул. Болай итеп көн буе сериал карап ятулар кайчан тәтер ие дисең… Аңгыра сарыкларны да бетердем, тавыклар да калмады. Кибет тулы ит-күкәй барында мал арасында интегеп йөрисе дә юк, малайкаем.
 
Сыер телен аңласа, әйтер идем инде үзенә: «Сарык түгел, син аңгыра, Кәримә түтекәем», – дияр идем. Шулай булмаса, кырык өченче елда катырып куелган әмерикә тавыгын очсыз дип мактый-мактый ашап утырмас иде. Шуның өчен хөкүмәткә рәхмәт укый бит әле җитмәсә. Телевизор карый-карый тәки миңгерәүләнеп бетте бу адәм баласы. Ничекләр айнытырга үзләрен…
 
Хуҗабикәм:
– Сериал дигәннән, ай Алла, чегән киносы башлангандыр инде, – дип, җиленнәремне бар көченә тарта башлаган иде, түзмәдем, чиләге-ние белән тибеп очырдым үзен. Күптәннән тоякларым кычытып йөрсә дә, бер дә хуҗаларыма аяк күтәргән мал түгел ием, хәерле булсын. Әйтәм бит, минем гаебем юк, Кәримә генә гаепле…
 
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.
«Мәйдан» журналы архивыннан.

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»