|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2018 Шоу-бизнес
Рәмис Латыйпов: «Илсөя Бәдретдинованың яңа җырлары да «Илфакча». Әмма Илфакныкы түгел»Илфак Шиһаповның киткәненә һич күңел ышанмый. Без еш очраштык, якын дуслар идек дия алмыйм. Сирәгрәк очраша идек. Кайвакыт: «Йокламыйсыңмы?» – дип, төнге бердә шалтырата торган гадәте бар иде, аннары сәгатьләр буе сөйләшә идек. Тагын берничә айдан сөйләшкәнгә кадәр. Берара, «Шәһри Казан»га материаллар язганда, ешрак очрашкаладык, уртак проект та башлап җибәргән идек. Аның көн саен диярлек очрашып сөйләшкән, эч серләрен сөйләгән дусты булганмы – әйтә алмыйм.
Аның соңгы елларда җаны кыйналган кебек халәтен аңлап бетерә алмадым, дөресрәге, яман гадәте белән бәйләп карадым. Хәзер уйлап карыйм: үзеннән күп кенә кешеләрнең йөз чөерүен кабул итмәгән, ялгызлыктан сыкрангандыр, ахры, дим. Бәлки, мин хаклы түгелмендер, әмма минемчә, ул ике тапкыр халык тарафыннан этәрелүгә дучар булган кеше.
Беренчесе аның хатыны белән булган конфликтына бәйле. Илфак белән Илсөянең аерылышуы Илфак-Илсөя проекты тамашачылары конфликтына әйләнде.
Илсөя Бәдретдинованың тамашачылары Илфак Шиһаповны гаепләде. Илфакның үз җырларын җырламаска кушуын, башка җырчыларны сәхнәгә чыгара башлавын ошатмадылар. Ул заманда «ВКонтакте»да Илфакка каршы язылган постларны хәтерлим – су буе сузылып китә иде гаепләүләр, ә ул кайвакыт төннәр буе акланып утыра иде... Әллә нәрсәләрдә гаепләп бетерделәр аны, язасы килми. Тамашачының яраткан җырчысын югалтасы килмәгәндер, аларны да аңлап була... Әмма еллар буе халык мәхәббәтен тоеп, иҗатын яратуларыннан тәм табып яшәгән кеше мондый гаепләүләрне бик авыр кабул иткәндер дип уйлыйм.
Икенчесе Илфакның сәяси карашы белән бәйле. Болары – татар зыялылары. Илфак Кырымның Россиягә кушылуын яклап чыгып, үзен татар җәмәгатьчелегенә каршы куйды. Минем аңа, берничә тапкыр: «Үз позицияңне ачык итеп аңлатып пост яз әле», – дип әйткәнем дә булды. Ул: «Әй, аңламаган кешеләргә нәрсә әйтәсең инде», – ди генә иде. Илфак Россияне татар нигез салган бөек Тартария дәүләте итеп кабул иткән тәңречелек идеологиясе тарафдары иде. Шуңа да ул Кырымның кушылуын төрки халыкларны берләштерү итеп кабул итте. Бу – аның шәхси карашы. Әмма шушы карашы өчен аннан йөз чөергән һәм аралашудан туктаган кешеләр барлыгын шәхсән үзем дә беләм. Ул алар турында: «Шулай дип әйттеләр», – дип көлеп сөйли иде, әмма хәзер генә аңлыйм – гел шушы татар зыялылары белән аралашып һәм алар тарафыннан хөрмәт күреп яшәгән кешегә йөз чөерүләрне кабул итү авыр булгандыр. «Азатлык» дип яшел әләм болгап йөрүдән бернинди файда юк», – дигән чыгышлары белән милли хәрәкәт вәкилләренең каһәренә дучар булды.
Илфак янында һәрвакыт якыннары булды, алар аны ташламады. Мин ул хакта түгел. Массакүләм халык мәхәббәтен тоеп яшәргә ияләнгән кешегә тормыштагы шушы әйберне югалтуны тою күңел җәрәхәтләре биргәндер дип уйлыйм хәзер. Бар да чагыштырмача бит. Кемдер, япа-ялгыз килеш тә, үзен ялгыз хис итмәскә мөмкин. Ә Илфак янәшәсендә якыннары булса да, үзен ялгыз хис итә иде соңгы елларда.
Илфак янындагы кешеләрнең берсе дә Илфакка шушы халык мәхәббәтен кире кайтара алу сәләтенә ия түгел иде, бу – эшләп булмый торган әйбер. Аның «күңел кешесе» булган хатын-кыз заты аның янында беркайчан да булмагандыр дигән фикергә килә барам. Андый кеше булса, ул Илфакны саклап кала алыр иде. Бәлки.
Ул үзенчә «ялгыз бүре» булып яшәде, әмма үзенчә яшәсә дә, иҗат кешесе буларак, аңа халык мәхәббәте бик-бик кирәк иде. Аеруча үз вакытында шушы мәхәббәткә ирешкән кеше буларак. Әгәр ирешмәгән булса, ул аның нәрсә икәнен дә аңламас иде. «Биектән егылсаң, каты егыласың» дигән сүз бар бит. Кемдер биеккә күтәрелүне дә күтәрә алмый. Биеккә күтәрелүне күтәрде Илфак. Биектән төшүне авыр кабул итте бугай. Кеше карбыз түгел, әмма бәргәләнгәне күренеп тора иде. Мәчеткә өшкертергә дә барганы булды. Үзенең дини карашына туры килмәгәнлектән, мәчеткә баруын үзенчә юлларга тырышып сөйли иде. Әмма күңелен дингә биреп тә тынычланып китә алмады ул.
Илфакка шушы массакүләм халык мәхәббәте кабат кайтты. Ул вафат булганнан соң. Кырымы да онытылды... Илсөя Бәдретдинова да «а-ля Илфак Шиһапов» стилендә җырлавын дәвам итә, җырлама диюче юк. Яңа җырлары да «Илфакча». «Илфакча», әмма Илфакныкы түгел.
«Йолдыз итте хатынын Илфак, ләкин үзе бетте. Бизнес белән әдәбият яраша алмый, Илфакның шау-шулы эстрада белән мавыкканда язылган пьесалары, әдәби әсәр булудан бигрәк, коммерция проектлары. Менә шул хакыйкатьне аңлау, әлбәттә, һәрдаим аның җанын ашап торгандыр дип уйлыйм. Гомер узып бара, ә син тәкъдиреңдә язылган миссияңне үти алмагансың. Ә аның миссиясе, һичшиксез, әдәбият иде».
Ркаил Зәйдулланың Илфак вафатына карата язган мәрсиясендәге шушы сүзләрне укыгач, минем күңелдә дәгъва туган иде. Вакыт үткәч кенә мин аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый башладым.
Бу сүзләремне Илфакны хурлау итеп кабул итә күрмәгез, берүк, әмма «умная голова достается дуракам» дигән сүзләр искә төшә. Уңышка ирешкән күпләр кебек ясалма булып, бер төрле уйлап, икенче төрле сөйләп йөрсә – «умный» булса, бәлки язмышы андый булмас та иде. Кем белә инде? Кем белә...
Илфак турында дөп-дөрес сүзне Равил Фәйзуллин әйтте дип уйлыйм. «Тагын бер татар баласының фаҗигале язмышы», – диде ул. Ачылып бетмичә, милләткә үзендә булган потенциалын биреп бетермичә китте. Илфак проектлары, диләр. Илфак ул үзе үзенчәлекле, үзгә, татар дөньясында аңа кадәр булмаган бер проект иде. Кызганыч, менә шундый бер язмыш.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ, «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире
--- |
Иң күп укылган
|