поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
06.03.2010 Җәмгыять

КҮҢЕЛЕМ ЧӘЧӘК ТЕЛИ

Минем беркайчан да быелгы кебек чәчәк теләгәнем юк иде. Бөтенләй чәчәк тотып карамаган кеше дә түгел инде үзем. Һәр яз саен ирем бүләк иткән шомырт чәчәкләрен, улларымның әтиләренә ияреп, ямь-яшел чирәмдә нәни кояшлар кебек таралган тузганак чәчәкләрен нарасый куллары белән миңа сузуларын, 1 сентябрьдә укучылар биргән чәчәкләрне, әлбәттә, онытмыйм. Ә менә быел кыш, Ходайның рәхмәте, әллә нәрсә булды.

Нинди генә бүләкләр алмадым: барысы да кыйммәтле. Якыннарым, дусларым, коллегаларым минем өчен акчаларын һич кызганмаган. Ә миңа чәчәк җитмәде. Һич ялган түгел, бу турыда бер кешегә дә әйтмәдем, күңелләрен төшерермен кебек иде. Минем туган көнем ел башына туры килә. Тышта зәмһәрир салкын. Каян килсен бу вакытта чәчәк?! Шулай икәнен дә беләм, ә күңел, йөкле вакытта ризык талымлаган кебек, чәчәк тели. Ышанмассыз, әлбәттә, тик дөресе шулай: елыйсылар килеп, сулык-сулык итеп, чәчәк көтте күңелем.

 

Бу мин түгел, ә минем хатын-кызлыгым. Яшәлгән еллар санын исәпләсәң, минем күңел чәчәк түгел, йон оекбашлар, мамык шәл, идәнне кыйнап, кыштыр-кыштыр йөрүче йомшак өсле чүәк, арканы җылыта торган, сарык йоныннан сырган камзул теләргә тиеш югыйсә. Сезнең күзгә төтен җибәрәсем килми: чәчәк телим мин. Арсам-талсам да, үкчәле аяк киемнәреннән йөрергә яратам. Үкчәләре дә гомумкуллануда сатыла торган сапожкилар кебек тупас, калын булмасын, ә нечкә – “шпилька“ булсын. Нишләтеп тә булмый күңел теләген. ”Мин генә шулай телим дөньяда”, – дип әйтә алмыйм. Күреп тә йөрим: бар, дөнья тулы минем кебек талымланучы затлар. Элек тә булган.

 

Әбидән – мәрхүмә исән чакта – үзем әле бала, үсмер вакытта сорап, теңкәсенә тиеп бетә идем: ”Әби, сезнең яшь чакларда иннек, кершән дә булмагандыр инде”, яки ”Син бизәнә идеңме?” – дигән аптыраткан-тинтерәткән сорауларыма ул бик җәелеп китмичә генә: ”Бизәнә идек, учак күмере белән каш сыза идек, кызыл кирпеч ватыгын уып, биткә дә алсулык йөгертә идек“, – дия иде. Димәк, хатын-кызга гына хас матурлыкка омтылу мәңге булган.

 

Бу – безнең канда яши торган, Аллаһы тарафыннан бирелгән гаҗәеп матур сыйфатыбыз. Әлбәттә, безнең татар халкы “катырыну”ны сөймәгән, ләкин чамасын белеп кенә, сөйкемлелек өстәрлек кенә буяну-бизәнү сөйләнеп йөрелмәсә дә булган. Һәм булсын да. Бизәнү ул – уңганлык.Үзеңне матурлау өчен ихтыяр көче кирәк, тормышны сөю кирәк.

 

Миңа бервакыт урамда ике карчыкның серләшүен ишетергә туры килде. Кунаккамы, нинди дә булса дини мәҗлескәме, белмим, тик алар, һичшиксез, каядыр – бик мөһим җиргә бара иде. Әбиләр алдан атлыйлар, ә мин арттан барам. Юлның тараебрак киткән җирендә аларның берсе алгарак, икенчесе алдагысының артына чыкты. Соңгысы башын аска иеп бераз барды да, тиз генә ахирәтенең чабуыннан тартып: ”Карале, җаным, аякларың бигрәк нәзек, кибетләрдән ерак киткәнче тагын бер кат оек алып киясеңме әллә?” – дип аны туктатты. Ишетүгә, кинәт тәгәрәп көләсем килде: ”Әстәгъфирулла, әби башлары белән нәрсә кайгырталар”, – дигән уй мидән сызылып үтте. Сызылып кына үтте шул, туктап кала алмады.Чөнки алдагы уйдан көчлерәге: ”Менә ичмасам әбиләр! Менә ул чын хатын-кызлык, гүзәллеккә, камиллеккә омтылырга кемнәрдән өйрәнергә икән әле”, – дигәне кәефемне генә күтәрмәде: ”Мин бит әле болардан бик күпкә яшь. Мин бит әле күп еллар матур булып, һич югы сөйкемле булып яши алам”, – дигәне әллә нинди рухи көч бирде. Урам уртасында туктап, кешегә карап торып булмый бит инде, аларның нишләп беткәннәрен бик күрәсем килсә дә, узып киттем.

 

Үз алдыма рәхәтләнеп елмая-елмая уйланып бардым: ”Эх, мин әйтәм бу әбиләрнең үлмәс дәртләрен безгә бирәсе иде.Төймәсез халатлар белән, таралмаган чәчләре, бөгерләнгән киемнәре, тагын да яманрагы, ачы судан шешенеп беткән йөз белән өйдә генә дә түгел, кеше арасына да чыгып китүчеләребезнең эзе дә калмас иде җир өстендә!

 

Төймәсез халат дигәннән, бәлки, чәчәк бирмәгәнгә шундыйга әйләнгәннәрдер алар? Минем кебек, алтын алка, кер юа торган машина, кыйммәтле күлмәк бүләк итсәләр дә, канәгать булмыйча, яшертен генә чәчәк көтеп арыганнардыр. Алай дисәң, ахирәтенең аягын матур күрсәтәсе килгән әбигә кем чәчәк биргән инде? Хәер, иманым камил, тиккә генә андый түгел бу әбекәй: аңа кайчандыр кемнәрдер чәчәк бүләк иткән! Шулай булмаса, әбинең күңеле әле дә шау чәчәктә булмас иде. Йөзе җыерчыклар белән капланса да, канда хатын-кызлык – гүзәл булырга омтылу – калмас иде.

 

Минем дә әле дә “шпилька” үкчәдән йөрүем тиккә генә түгел, әлбәттә. Яз җитә бит! 8 Март бәйрәме җитә!

 

Кочак-кочак ап-ак чәчәк булып, куеныма керер шомыртларның бөре суы җыяр вакыты җитеп килә!

Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 43 | 06.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы