поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.03.2010 Бәйрәм

“И ХАТЫН-КЫЗ, СҮНӘР ИДЕ ТОРМЫШ, СИН БУЛМАСАҢ ӘГӘР ДӨНЬЯДА”

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.

Татар хатын-кызы элек-электән гаиләне бербөтен итүче, ирне дә, балаларны да багучы, киләчәк кешесе тәрбияләүче тыйнаклык, сабырлык һәйкәле, иман көзгесе булган. Шәригать кануннары буенча да ул тормыш тоткасы. Кайчандыр кимсетүле караш ташлап, аны түбәнсетсәләр дә, аның хакында һәрчак: “И хатын-кыз, сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда”, – дип мәңгелек дан җырлыйлар. Хатын-кыздан башка гаиләне күз алдына да китереп булмый.

 

Гомерләре буе тормышның авыр йөген сыңар канатларында ялгыз күтәреп, яу кырыннан кайта алмаган ир, улларын әле дә булса күркәм сабырлык белән көткән газиз әбекәйләр, гаилә учагын сүндерми саклаучы, батырлар үстерүче аналар, сөйкемле апа-сеңелләр! Сезнең һәрбарчагызны язның тәүге бәйрәме булган 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәтлелек, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

 

* * *

 

23 февраль әле үтте генә, инде 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә дә санаулы вакыт калды. Ир-егетләр, якыннарыгызга, гүзәл затларга бүләгегез әзерме? Гомумән, бу бәйрәмгә карата сез нинди мөнәсәбәттә торасыз?

 

Әлфир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Теләче районы Баландыш авылы. 6 кыз әтисе:

 

– Безнең гаилә хатын-кызларга бик бай. Хатыным Алсу белән 8 бала тәрбияләп үстердек: 6 кыз, 2 ул. Кызлардан Айзиләбез генә кияүдә. Алия-Гөлия (игезәкләр), Лилия, Гөлзилә, Люциябез – студент-укучылар.

 

8 Мартка якыннарыма зурдан кубып бүләк алганым юк, чөнки җидесенә 7 бүләк алу арзанга төшми. Авыл җирендә бигрәк тә. Мин “ВАМИН”да эшлим. Кайчак хезмәт хакын да тоткарлыйлар. Шуңа әллә ни зурлап бәйрәм итеп булмый. Шулай да, 8 балага тормыш бүләк иткән хатыным Алсуга чәчәк бәйләме алмый калганым юк. Кызлар исә табын кора. Бергәләшеп утырабыз. Матур теләкләр телим. Кыйбатлы бүләкләр булмаса да, иң мөһиме – игътибар күрсәтү.

 

Шәүкәт ӘБҮБӘКЕРОВ, Әниләр мәчете имамы:

 

– Гаилә белән 8 Мартны беркайчан билгеләмибез, чөнки дини күзлектән караганда, андый бәйрәм гомумән юк. Безнең өчен иң изге көн – җомга. Бөтен игътибарны шуңа юнәлтәбез. Бүләкләрне дә шул көнне бирәбез. Өйдә таба исләре чыгарабыз.

 

Рәдиф ГАТАШ, шагыйрь:

 

– 8 Март – иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки ул мәхәббәте, сөюе белән безне яшәртүче гүзәл затларыбыз көне.

 

Бүләккә килгәндә, хатын-кызны хәзер бернәрсә белән дә шаккатырып булмый. Кабат-кабат үзебезнең яратуны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез. Бу хисләрне шигырь юлларына салып бирәбез. Без ир-егетләрне хатын-кыз яшәтә. Алардан башка уңышка ирешмәс, алга бара алмас идек. Барлык казанышларыбызда гүзәл затларның роле зур.

 

Зөлфәт ЗИННУРОВ, “Син – минеке, мин – синеке” тапшыруын алып баручы:

 

– 8 Март – хатын-кызлар бәйрәме, тик балачактан ул күңелемә әниләр көне булып кереп калган. Минем өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бакчага йөргәндә, яза белмәгән килеш, альбом битенә төсле буяулар белән “әнием” дип язып, бүләккә рәсемнәр әзерли идек. Аннары мәктәптә “әни” сүзен чигеп бирүләр...

 

Соңгы елларда картлар йортлары арта бара. Ә менә, әйтик, Япониядә андый әйберне гомумән белмиләр. Әниләр – олы хөрмәткә лаек шәхесләр. Аларга җылы мөнәсәбәтне балачактан тәрбияләргә кирәк.

 

Азат ГАЯЗОВ, “Пар алма” газетасы мөхәррире:

 

– Матур һәм кирәкле бәйрәм. Иң якын кешеләребез – әниләр, хатыныбыз, апа-сеңелләр, кызларыбызның көне ул. Ел саен диярлек, хәлдән килгәнчә, аны өйдә билгеләп узарга тырышабыз. Хатыным Даниягә чәчәк бәйләме бүләк итәм, тагын берәр нәрсә алам.

 

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

 

НИК 8 МАРТ?

 

Һәр бәйрәмнең үз тарихы булган кебек, Халыкара хатын-кызлар көнен тантана итү дә очраклы хәл түгел, аның да үз вакыйгасы бар. Элек хатын-кызларга хезмәт хакын ирләргә караганда азрак түләгәннәр. Аларга инженер, табиб, хокук сакчысы булу, үзләре теләгән уку йортына керү мөмкинлеге бирелмәгән. Кайбер илләрдә йөзләрен ачып йөрергә, ирләр белән бер өстәл артына утырып ашарга да рөхсәт булмаган. Аны авыр хезмәт, наданлык, коллык баскан.

 

1908 елның 8 март иртәсендә Нью-Йоркның меңләгән хатын-кызы, коллыкка түзә алмыйча, эш ташлап, ирләр белән тигез хокук таләп итеп урамга чыга. Яңгыр сибәләүгә карамастан, кулларына балаларын күтәргән аналар сафы арта бара. Демонстрацияне куып таратырга боерык алган полиция һөҗүме дә куркытмый аларны. Шушы вакыйгадан соң Америка хатын-кызларына теләктәшлек һәм бердәмлек йөзеннән 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне дип исәпләнә башлый. Бу көн Европа илләрендә беренче тапкыр 1911 елда, ә Русиядә 1913 елдан билгеләп үтелә.

 

1910 елда Даниянең Копенгаген шәһәрендә күп илләрнең хатын-кыз вәкилләре күмәк көч белән ничек итеп үз хокукларын яклау мәсьәләсендә киңәшмәгә җыелганнар. Әлеге чарада Германия Коммунистлар партиясе төзүчеләрнең берсе, немец революционеркасы Клара Цеткин гүзәл затларның хокуклары өчен көрәш бердәмлеге көне булдыру тәкъдиме белән чыга.

 

“БАРЫСЫНА ДА ТҮЗГӘН ТАТАР ХАТЫННАРЫНЫҢ

УРЫНЫ ҖӘННӘТТӘН БУЛСЫН ИДЕ”

 

Бүгенге татар хатыны нинди булырга тиеш? Бәйрәм алды көннәрендә әлеге сорау белән татар язмышы өчен җан ачысы белән борчылучы, аны яклап көрәшүче Фәүзия БӘЙРӘМОВАга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә шулай дип җавап бирде:

 

– Барыннан да бигрәк татар хатыны иманлы, мәгърифәтле, тырыш, бар яклап төрле шартларда яшәргә әзер булырга тиеш. Бүген безнең хатын-кызларыбыз атом бозваткычы кебек күкрәкләре белән тормышны ерып баралар. Ул, кайсы яктан китереп суксалар да, аягында нык басып, нәселен, милләтен саклап калу өчен көрәшергә тиеш. Надан, мескен булса, аңа яшәү тагын да авырлашачак. Татар хатыны ирләргә караганда ике тапкыр иманлырак, кыюрак, тырышрак, үткенрәк, акыллырак булырга да тиеш. Чөнки бүген ирләребездә әлеге сыйфатлар югалып бара. Моны аңлаган хәлдә читтә калып булмый. Үземне балаларым, нәселем, милләтем өчен тырышучы ана арыслан кебек хис итәм. Без гарәпләр, башка илләрдәге хатыннар кебек ирләрнең әзерләп биргәнен көтеп утырмыйбыз. Бүтәнчәрәк шартларда яшәсәк, бәлки, матурлык һәм башка шундый тема хакында сөйләшер идек.

 

Ир кеше эчеп егылса да, тормыш хатын-кыз җилкәсендә дәвам итә. Ә хатын-кыз эчеп егылса, тормыш туктый. Мин эчкән, әхлагы түбән хатын-кызларны кызганам, чөнки аларны моңа җиткерүче сәбәпләр бар. Бүгенге татар хатынының җаны тыныч түгел. Бу исерек илдә аның көне “ирем өйгә айнык кайтыр микән”, “мине кайчан эштән чыгарырлар икән”, “улым армиядән исән кайтыр микән” дип бәргәләнеп үтә. Мин аларны аңлыйм, алар өчен дә көрәшәм. Булдыра алган кадәр ярдәм итәсе килә. Ә барысына да түзгән татар хатыннарының урыны җәннәттән булсын иде дип телим.

 

ЯЗ БӘЙРӘМЕ ДӘ, ТУГАН КӨН ДӘ!

 

Март күпләр өчен Халыкара хатын-кызлар көне булса, кайберәүләр бу көнне туган көннәрен билгели. Гүзәл затлар бәйрәмендә котлаулар кабул итүче ир-егетләр дә бар.

 

Айрат НӘБИЕВ, Актаныш районы Иске Балтач авылы, механизатор:

 

– 8 Мартта мине туган көнем, ә хатынымны гүзәл затлар бәйрәме белән котлыйлар. Өстәвенә бу көнне өйләнештек тә! Никахны кызык өчен 8 Мартка билгеләдек. Димәк, безнең өчләтә бәйрәм.

Ярый әле сез шалтыраттыгыз, быел хатыным белән гаилә корып җибәрүгә 25 ел тула икән ләбаса! Көмеш туй вакыты җиткән бит. Вәт узган гомер!

 

Туган көнгә әллә ни әһәмият бирмим, хатын-кызлар бәйрәмендә тудым ни, башка дата булды ни, минем өчен мөһим түгел. Зур табын корып, мәҗлесләр уздырмыйбыз, ләкин гаилә белән җыелышып, бер-беребезне котлыйбыз, теләкләр әйтәбез. Хатынга 8 Мартка чәчәкләр бирергә күнегелгән, ул да миңа ел саен сөендерерлек бүләкләр ясый. Быел 49 яшь тула, икенче елга, исән булсак, 50 не тутырам. Юбилейга туганнарны, дусларны җыярга бер сәбәп.

 

Фәнис КАМАЛ, “Татарстан хәбәрләре” алып баручысы:

 

– Туган көнем – 8 Март! Моның белән горурланам, чөнки бу сирәк күренеш. Танышларым, дусларым арасында 23 февраль, 1 апрель, 9 Май бәйрәмендә туучылар бар, ә 8 Мартта туган көн уңаеннан котлаулар кабул итү бәхетенә ирешүче үзем генә.

 

Мин – әти-әнинең көтеп алынган бердәнбер улы. Алар мине язгы бәйрәмгә зур бүләк буларак кабул итеп Ходайга рәхмәтле. 7 март кичендә бала тудыру йортында әнинең тулгагы башланган. Барлык табиблар, шәфкать туташлары хатын-кызлар бәйрәмен кайдадыр билгеләгән, ярдәм итәргә кеше таба алмый интеккән. Шөкер, икенче көнне ул исән-сау мине дөньяга тудырган. 8 Март көнне әнине гүзәл затлар бәйрәме һәм үземнең туган көнем белән дә котлап, бүләкләр бирәм.

 

Мәктәптә укыган чакта 8 Март белән үпкәләтүләрне, усал итеп төрттергәннәрен хәтерләмим. Шулай да, юмор хисле дусларым, шаяртып, кызлар белән беррәттән миңа да чәчәк бүләк итәләр иде. Сыйныфта 8 Март белән котлаганда туган көнемне дә искә төшереп, теләкләр әйтү гадәте булды.

 

Чәчәкләр кабул итү миндә гөлләргә кызыксыну уятты. Мәктәптән бирле бу төп шөгыльләрнең берсенә әверелде. Бүген спорт, автоузышулар белән беррәттән өйдә гөлләр, чәчәкләр үрчетәм. Алар белән экспериментлар уздырам, “Фәнис” исемле чәчәк төрен чыгарып булмасмы дип тырышам.

 

8 Мартта хатыным мине, ә мин аны котлыйм. Табын корабыз, бер-беребезгә бүләкләр бирешәбез.

 

ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ ӘЙТТЕ:

 

Түрдә ике кызының зурайтылып Казаннан җибәргән рәсеме. Төзелешкә эшкә урнашканнар.

 

– Узган саен карыйм – сагындым, – ди ана. – Төшкә дә кермиләр ичмасам! Эшләре тыгыздыр, вакытлары юктыр...

 

 * * *

 

Витринада чибәр кыз рәсемен күргән егет, үзе дә сизмәстән, галстугын төзәтеп куя, якасын рәтли, чәчләрен сыпыра...

 

* * *

 

Авылдан киткәннәр туган ягын, әниләрен сагынып җырлый. Авылда әниләре янында бергә яшәгәннәрнең мәшәкать эчендә көне үтә, сагынырга, иркә сүз әйтергә ара калмый. Болар эш белән күрсәтә.

 

* * *

 

Егетем исерек дип кимсенми, кыланмышларына түзә, әшәке сүзләрен дә күтәрә кызлар. Исерек моряк биергә чакырганга сөенә: күрәсезме, кем белән биим, янәсе!

 

Эчке дөньяны соңрак аңлый кызлар, әмма соң – диңгез ярлары күздән югалган була...

 

* * *

 

Сатучы чибәркәй, чытлыкланып, егеттән сорый:

 

– Алманың ниндиен аласың – тәмлесенме, матурынмы?

 

Әче булса да, матурын сайлады егет. Әчелеге соңыннан беленде...



Ирек мәйданы
№ 9 | 05.03.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»