поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.03.2010 Җәмгыять

БАТЫРЛАРНЫҢ ИСЕМЕ ОНЫТЫЛМЫЙ

Якташыбыз, диңгезче Әсхәт ҖИҺАНШИНның һәм аның иптәшләренең күрсәткән батырлыгына 50 ел тулды

«Ир-егет яуда сынала», – диелә татар халык мәкалендә. Беренче сыйныфта укыганда ук, укытучыбыз Мөхтәрәмә апа Ногманова да безгә:

 

– Укучылар! Фаҗигале, зур тормыш сынавы үткән якташыбыз, милләттәшебез Әсхәт абыегыз Җиһаншиннан үрнәк алыгыз! Аның кебек кыю, акыллы, батыр йөрәкле булып үсегез, – дия торган иде.

 

«Кем соң ул тарих битләренә кереп калган Әсхәт абый?» – дип уйлый идек без шул чакларда, ничек тә үзен күреп сөйләшергә хыяллана идек.

 

Бер-бер артлы әкрен генә еллар үтеп тордылар. Шулай көннәрдән беркөнне авылыбызның Мәдәният сараенда «Шенталының кыю ир-егете» дип аталган кичә үткәрелә, Тын океанда үзенең иптәшләре белән 49 көн буе язмыш фаҗигасе кичергән Әсхәт абый Җиһаншин Дениска кунакка килә, дигән хәбәр көне-сәгате белән таралып өлгерде. Ялгышмасам, 2002 елның феврале булып, бу очрашуга авылыбызда зур ихтирам казанган авылдашыбыз, «Бердәмлек» газетасының хәбәрчесе Минзакир абый Нуретдинов та килгән иде. Әле дә исемдә: тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмаган. Барыбыз да тын да алмыйча, олуг кунакны көтәбез.

 

Менә көчле алкышлар астында сәхнәгә урта буйлы, гади генә киенгән, ачык йөзле Әсхәт абыебыз, аның хәләл җефете Рәйсә апа, якын туганнары Әнвәр абый Суфиянов белән аның хатыны Әлфия апа чыгып бастылар. Әсхәт абыйны күргәч, халык аһ итте. Без инде шул хәтле зур батырлык кылган кеше әкияттәгедәй озын буйлы, баһадир гәүдәле кешедер дип көткән идек. Безнең хыялдагыдай олпат гәүдәле булмаса да, Әсхәт абый сөйләгәннәрен бераз тыңлап торгач, аның олы йөрәкле, кешелекле шәхес икәнлеге бик тиз күренде.

 

Берничә сәгатькә сузылган бу очрашуда кешеләр аңа нинди генә сораулар яудырмадылар, ә ул бер дә авырсынмыйча барысына да елмаеп җавап бирә торды.

 

Әйдәгез, без дә яңадан Әсхәт абыйның үткән гомер дәфтәренә күз салыйк әле. Ул Шенталыда гади крестьян гаиләсендә туып үсә. Рәхимҗан абый белән Хәтимә апа улларын динле дә, денле дә, сабыр да, кыю йөрәкле дә итеп тәрбияләргә тырышалар. Әсхәт урта мәктәпне тәмамлагач, райондагы һөнәр училищесына укырга керә. Тимер «җене» кагылган яшь үсмер механизатор булырга хыяллана. Язгы чәчү вакыты җиткәч, аны Шенталыдан унике чакрым ераклыкта урнашкан безнең Денис авылына практика үтәргә җибәрәләр. Бер дә иренеп тормый егет, көндә үзенең «тимер аты» – велосипедына утыра да, таң атып, кояш күтәрелеп килгәндә, язның матурлыгына сокланып, иртәнге сәгатьтә өздереп сайраган кошлар моңын тыңлый-тыңлый, тирә-юньгә таралган, баш әйләндерерлек шомырт чәчәгенең хуш исләрен сулый-сулый урман эчендәге олы юлдан шушы авылга җилдерә генә.

 

Тракторчылар бригадасы бригадиры Хәйдәр абый Магалимов Әсхәткә игенче һөнәрен үзләштертү өчен, аны авылның иң тәҗрибәле механизаторларына беркетә. Шулар арасында Шакир Газизов, Камил Галәветдинов, Рәшит Калиев, Исмәгыйль Гайнанов та була.

 

Очрашу вакытында, Әсхәт абый үзенең хезмәт осталыкларын өйрәткән шушы механизаторлар белән бик җылы итеп, туганнарча кочаклашып күрешкәндә, күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәгәне күренде. Нәкъ шул чакта Әсхәт абый үзенең беренче остазын – Хәйдәр абый Магалимовны (ул мәрхүм иде инде ул вакытта) тирән хөрмәт белән искә алып:

 

– Хәйдәр абый бик тә гадел кеше иде, мин аның кулы астында беренче хезмәт адымнарымны ясавым белән горурланып яшим, – дип сөйләгән һәм үзенең яшьлек дуамаллыгы аркасында тракторына утырган килеш, Чиремшән елгасына төшеп менүе турында да көлеп искә алган иде.

 

Ә хәзер шушы матур истәлекләрне туктатып, Әсхәт абыйның алдагы тормыш юлына күз салыйк әле.

 

Азмы-күпме дигәндәй, бераз эш тәҗрибәсе туплап, кешеләр белән аралашырга өйрәнгәч, яшь егеткә армиягә барырга чакыру кәгазе килә, һәм ул озак та үтми Тын океан буенда урнашкан портта диңгезче булып хезмәт итә башлый. Ә тормыш дигән нәрсә тагын да зур сынауларын хәзерләп куйган булган икән шул.

 

1960 елның 17 февралендә Курил утравында була бу хәл. Дүрт хәрби: Әсхәт Җиһаншин, Филипп Поплавский, Анатолий Крючковский, Иван Федотов хезмәт иткән үзйөрешле баржаны көчле җил причалдан океанга күтәреп бәргәч, егетләр унике сәгать дәвамында давыл белән тарткалашалар. Тиздән ягулык та бетә, баржаның двигателе туктап кала, рация дә эшләми башлый, ризык затлары да төгәлләнә. Ачлыктан үлмәс өчен диңгезчеләргә сәгать, бил каешларын, күн итекләрен, гармун күрекләрен пешереп ашарга туры килә. Су запасы да бетеп бара. Балык тотарга тырышып карасалар да, барып чыкмый.

 

Фаҗигагә тарыган егетләрне яр кырыйларында һава көчләре эзләп тә таба алмагач, Әсхәтнең әти-әнисенә, улыгыз хәбәрсез югалды, дигән авыр хәбәр килеп ирешә. Шушы авыр хәбәрне алгач, бичара Рәхимҗан абый белән Хәтимә апа ничекләр итеп түзгәндер инде?!

 

Афәтнең 49нчы көнендә баржаны Американың самолетлар йөртүче «Кирсардж» корабыннан күреп алалар һәм егетләрне коткарырга вертолет җибәрәләр.

 

Хәлсез 25–27шәр килограмм авырлыкларын югалткан егетләр һушлары китеп егылгач, аларга табиб ярдәме күрсәтелә. Дүрт тәүлектән соң аларны Америка Кушма Штатларындагы Сан–Франциско шәһәренә алып китәләр. Шәһәр мэры Джордж Кристофер егетләрне кабул иткәч, баржа командиры, өлкән сержант Әсхәт Җиһаншинга бүләк итеп, Сан-Францисконың символик алтын ачкычын тапшыра.

 

Ниһаять, батырлар Мәскәүнең Внуково аэропортына килеп төшәләр. Аларны биредә батырлар буларак СССРның зур хөкүмәт җитәкчеләре каршы ала. Кыю егетләр Югары Совет президиумы рәисе указы белән Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнәләр. Батырлар турында газета-журналлар да очерклар, документаль повестьләр, китаплар язып, нәфис кинофильм да төшерелә.

 

Нәкъ шул 1960 елның мартында үзенең батыр улы Әсхәт Җиһаншинны туган ягы Шенталы да зур хөрмәт белән каршы алалар.

 

Күптән түгел мин бүгенге көндә Шенталыда гомер итүче Әсхәт абыйның якын туганы хезмәт ветераны Әнвәр абый Суфиянов белән очрашып, шушы хакта сөйләшеп тордым.

 

– Ниндирәк кеше иде соң бала чагында Әсхәт абый? – дигән соравыма Әнвәр Сәлмәнович:

 

– Һәр малайга хас сыйфат Әсхәт абыйда бар иде. Ул бала чагыннан ук бик шук булып үсте. Үсә төшкәч кенә аңа бераз җитдилек өстәлгәндер, – диде.

 

Океанда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы – мәрхүм әти–әнисе биргән тәрбия җимеше ул. Шуның өчен дә ул авыр чакта туган иленә, сөекле әти–әнисенә, ил алдында биргән антына тугрылык саклап кала белгән.

 

Шушы сөйләшүдән соң Әнвәр абый миңа шушы батыр турында төшерелгән видеофильм күрсәтте. Кинорежиссер Савва Кулич үзенең «49 көн» дип аталган нәфис фильмында чын батырлыкны тасвирларга тырышкан. Аны дулкынланмый һич кенә дә карап булмый. Бигрәк тә егетләр хәлсезләнеп, үлем көтеп ятканда командирлары сержант Әсхәт Җиһаншинның:

 

– Дусларым! Әгәр берәрегез алданрак үлеп китә башласа, әйтегез, туганнарча бәхилләшербез. Чөнки без бит озак түздек инде, – дип әйткән сүзләрен ишеткәч, ничектер тетрәнеп куясың. Чын батырлык үрнәге бит бу.

 

Язмамны төгәлләп шуны әйтәсем килә. Күптән түгел генә шушы батырлыкны күрсәткән егетләрнең бу зур фаҗигане кичерүләренә 50 ел тулып үтте. Шушы илле ел эчендә батырлар тарихы, курку белмәс милләттәшебез Әсхәт абый Җиһаншинның кыюлыгы бик күп яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып торды. Һәм киләчәктә дә аның урыны тарих битләрендә югалмас, ерак дәверләргә кадәр барып җитәр әле, дип ышанасы килә.

 

Сүз ахырында шуны да әйтеп үтәргә кирәктер. Дүрт батырның берсе – якташыбыз Әсхәт абый Җиһаншин гына исән, элекегечә Ленинград өлкәсенең Ломоносов шәһәрендә балалары, оныклары белән яшәп ята икән. Яраткан хатыны, Сызран шәһәре кызы Рәйсә апа да үткән елны бакыйлыкка күчкән. Аның хәрби хезмәттәшләре Филипп Поплавский, Анатолий Крючковский, Иван Федотов та берничә ел элек якты дөнья белән хушлашканнар. Тик гомерләр үтсә дә, батырлык һаман онытылмый, һәм ул беркайчан да онытылмаячак.

 

Рәсемдә: Кунакка кайтучы Әсхәт абый һәм Рәисә апа ҖИҺАНШИННАРны Шенталының тимер юл вокзалында каршы алганда (2002 елда төшерелгән фотосурәт).


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»