|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2018 Шоу-бизнес
Айдар Галимовның кызы Айгизә: «Тәүге пластик операцияне 3 яшьтә үк ясаттым»Айгизә Галимова артист кызы гына түгел, үзе җырчы буларак та тамашачыларга таныш. Ул үзенең Инстаграм битен бик эчтәлекле итеп алып бара һәм кайчак анда үзәк өзгеч әйберләр дә язгалый. Мәсәлән, кичәгесе: “Дуслар, еш кына Сезгә үземне борчыган әйберләр турында яза идем һәм, ышанасызмы-юкмы, язганнан соң, күңел тынычлана һәм ул вак-төяккә башка игътибар итми башлыйм.
Бүген күзләрем турында язам. Ул - минем балачакның иң авыр темасыдыр, мөгаен, чөнки "очлы теллеләр" һәрчак табылып торды һәм кечкенә чакта начар кешеләрнең матур күзле булуларына ачуым килә иде. “Күзләр – күңел көзгесе икән, ник соң мин шундый күзләр белән туган?!” – дип борчылдым. Мин туганда сул як күзем бөтенләй ябык булган. Әнием беркайчан да моның хакта сөйләми иде. Әмма мин күп белергә теләгән Шерлок буларак, аның табиблар белән сөйләшкәнен һәрчак тыңлап тора идем. Бу авыру птоз дип атала. Күз өстендә аны ачучы һәм ябучы мускуллар юк дигәнне аңлата. Киләчәктә, бик танылган булып киткәч, минем турда газеталарда: “Айгизә бигрәк инде, тәүге пластик операциясен 3 яшьтә үк ясаткан!” – дип язырлар әле, менә, күрерсез. Бер күз шулай калды: мин аны күз астындагы мускуллар белән ябам, ә өстәге күз кабагы, ябылмас өчен, операциядән соң тартырылып тегелеп куелган. Шуңа да мине күпләр, махсус миңа күз кыса икән дип уйлый. Ә инде йоклаганда мендәргә капланып йоклыйм, чөнки төнлә ярым-ябык бер күзем белән янымда йоклаган кешене куркытуым бар.
Кем иренми, барысы да миннән: “Ни өчен синең бер күзең бәләкәйрәк?” – дип сорый. Бәләкәйрәк түгел ул, ә ярымябык. Хәзер инде бу минем өчен кимчелек түгел, ә ниндидер бер үзенчәлек кенә”.
Зоя СОЛОШИНА |
Иң күп укылган
|