поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Лилия, син Марат белән очраша башладың мәллә?
    – Әйе.
    – Хәерче бит ул!
    – Аның каравы, аның “кредитный историясе” яхшы.
     
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
10.04.2018 Мәдәният

Казанда Айрат Арсланов каберен зиярат кылдылар (ФОТО)

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы, аның ветераннары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Казан театрлары артистлары һәм җитәкчеләре, язучылар, журналистлар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның Яңа Татар бистәсе зияратындагы каберен зиярат кылдылар.

Исән булса, данлыклы артистка бүген 90 яшь тулыр иде.
 
Истәлек мәрәсимендә Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Әзһәр Шакиров, Николай Дунаев; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Эмиль Җәләлетдинов, Айдар Фәйзрахманов, Владимир Федотов; Татарстанның халык артистлары Лариса Маслова, Искәндәр Биктаһиров; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Ләбиб Лерон; Г.Кариев исемендәге театр директоры Мансур Ярмиев, Айрат Арслановның кызлары Гөлнар һәм Алсу ханымнар чыгыш ясады. Чыгышлар нәфис сүз сәнгатенең солтаны, бихисап татар матбагаларында  соклангыч публицистикасы белән чыгыш ясаган чын мәгънәсендә танылган каләм иясе, татар телен, татар сүзен зур биеклеккә һәм бөеклеккә күтәргән шәхескә хөрмәт, аны сагыну белән сугарылган иде.
 
Мәрасим азагында Айрат Арсланов рухына дога кылынды. Доганы Әл- Мәрҗәни Җәмигъ мәчетеннән Ансар хәзрәт Мифтахов укыды.
   
Айрат Арсланов хезмәт юлын Татарстан радиокомитетында диктор булып башлый, соңрак Г.Камал театрында актер булып эшли. 1961-1965 елларда – телевидение дикторы була. 1965 елдан Айрат Арсланов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты булып эшли башлый. 1991 елдан алып лаеклы ялга киткәнче Филармониянең халык коллективлары режиссеры була. Айрат Арсланов башкаруында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре Татарстан телевидениесенең «Алтын фонд»ында саклана. Айрат Арслановның вафатыннан соң, аның исемен мәңгеләштерү максатында, күп кенә чаралар узды. Казаннның яңа микрорайоннарында урнашкан урамнарның берсенә артистның исеме бирелде, ул яшәгән йорт диварына истәлек билгесе куелды, истәлек кичәләре узды, Мәрҗәни мәчетендә рухына Коръән уку мәҗлесе оештырылды. Быел апрель азагында, филармония паркында Айрат Арсланов истәлегенә чыршы агачы утыртылачак. «Исемле» агачлар аллеясы утырту – Татар дәүләт филармониясенең соңгы берничә елда кергән матур традициясе.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы