поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.04.2018 Язмыш

Катя – Кэт – Кәтибә язмышы: канлы юлда үлекләр түшәлеп кала

Язмыш адәм баласын туып үскән җиреннән каерып алып кайларга гына илтеп ташламый. Украин кызы Екатерина Сергеевна Диденко да моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән Татар иле, Шөгер төбәгенең Яңа Иштирәк авылы икенче Ватанына әверелер дип уена да китермәгәндер.

1941 елның җәе. Катя бу вакытта Николаевск өлкәсе­нең Николаевск мәктәбендә балаларга белем бирә. Кыз өенә, әти-әнисе янына җәйге каникулга кайта. Әйе, бар да тыныч, бар да әйбәт төсле тоела. Кинәттән илгә югалтулар,  күз яшьләре китергән 1941 нче елның 22 июнь таңында, Зур Сорочинцыда митинг оештырыла. Җир­ле халык дош­манга нәфрәт, яшәгән җи­ре­нә ва­танпәрвәрлек хис­ләре әйтеп калырга ашыга. Яшь егетләр, өрлектәй ирләр, җыеннан соң  җигүле атларга төялеп, яу кырына юл ала. Сталин әмере нигезендә, Советлар Союзының һәр гражданы, төрле сәбәпләр аркасында кая да булса киткән икән, кичекмәстән, боерык чыккан көннән сугышка кадәр башкарган хезмәт урынына кайтырга тиеш. Екатерина да, әмергә буйсынып, Николаевск өлкәсенә ашыга. Ләкин аңа яраткан шәкерт­ләре белән бары ун гына көн аралашырга туры килә, гомуми эвакуация башлана. Ки­бетләр ябык, Гитлер гаскәр­ләре якынайганнан-якыная.
 
Аш-су хәстәрләү өчен тоз кирәккәнлектән, 15 чакрымдагы бистәгә бара. Шау-шуга борылып караса, артыннан мотоциклларда автомат-пулеметлар белән коралланган немецлар ротасы куып җитә. 
 
Алда җиңел машинада баручы офицер шоферына туктарга ым ясый һәм урысча вата-җимерә якындагы ху­торның кайдалыгын сорый... Берничә көннән Николаевскига да, машиналарга төя­леп, үзләрен Җир шары белән идарә итәргә яралган милләт дип санаучы Гитлер көчекләре килә. Безнекеләр күптән чигенгәнгә күрә, бә­релеш, кан кою күзәтелми.
 
Катяга һәм тагын ике ха­тын-кызга аптеканы җыеш­тырырга, юарга кушалар. Чис­тарып, пакьләнеп калган бинага немецлар атларын урнаштыралар. Алар партизаннарга бәйлеләрне эзли башлыйлар. Кызлар яшәгән фатир хуҗасы, кызыл партизан булу сәбәпле, урмандагы көрәштәшләре янына китүне кулайрак күрә. Екатерина таң алдыннан яки төн уртасында фатир хуҗасына ризыклар ташый. Әлбәттә, әлеге гамәле өчен үлем янаганлыгын тө­шенә ул... Гитлерчылар партизаннар яклыларны, элем­тәгә кергәннәрне хөкемсез-нисез асалар.
 
  ...Урак өсте. Немецлар халыкны урып-җыюга куалар. Көшелләрдәге гәрәбәдәй икмәкне Германиягә озаталар. Фашистлар Полтава өл­кәсен дә басып ала. Кендек каны тамган җирендә, үз ягында яшәү максатыннан баскыннар комендатурасыннан ничек кирәк алай рөхсәт язуы алып, иптәш кызы белән сәфәргә кузгалалар. Юл  тутырып фашист конвойлары, ияк кагуга ботарларга әзер бозау кадәрле овчаркалар ярдә­мендә, әсирлеккә төшкән без­нең солдатларны сак астында алып баралар.
 
Покрау бәйрәме чоры. Тирә-якта җыелып бетмәгән яшелчәләр күренгәли. Ач мәхбүсләр ачлык өянәгенә чыдый алмыйча, йөгереп саф­тан чыгалар да кабак, чө­гендерләргә үреләләр. Баштанаяк коралланган сакчылар аларның башына автомат түтәсе белән суга, этләрен өс­терә, тора алмаганнарын ата. Тузанлы канлы юлда үлекләр түшәлеп кала. Шулай итеп, җиде тәүлек эчендә туксан чакрым араны җәяүләп, көч-хәл белән, туган өенең капкасын ачып керә кызыбыз. Күп тә үтми, Зур Сорочинцыда да баскыннар хакимлек итә башлый. Үзләре белән фрицлар кулына төш­кән совет хәрбиләрен дә алып киләләр. Тышта ноябрь башы, яңгыр аралаш кар ява. Безнең әсирләр юка киемнән, өшиләр, ачык ындыр табагында төн чыгалар. Яра­лы­ларның ыңгырашуы, ярдәм итәргә мөмкинлек юклык җанга кызгану, палачларга карата нәфрәт хисләрен дөрләтә. Шул керфек какмый төн уздырган мизгелләрдә әсирләрнең соңгы җылы киемнәрен салдырып алган тук  чырайлы, уң  кулының имән бармагын автомат кү­регенә басарга әзер торган фашист һаман хәтергә килә...
 
Хутордагы 720 сыерны да Германиягә озаталар. Чират кешеләргә җитә. Комендант барлык аягында йөри алганнарны немецлар урнашкан мәктәп каршындагы мәй­данчыкка җыярга боера. Халыкка, Алман җирендә сезне оҗмах, муллык, ирек көтә, дип алтын таулар вәгъдә итәләр, Гёте, Гейне иленә барырга кыстыйлар, үгетлиләр. Бары тик ун гына кеше те­ләктәшлек белдерә. Билгеле ки, әлеге күренеш илбасарларга ошамый. Берничә көн­нән яше җитмәгәннәрне, балигъ булмаганнарны ябык вагоннарга төяп, Германиягә җибәрәләр.
 
Ачы язмыш Екатери­наны да, рөхсәтен сорамый-нитми, Алман иленә алып китә. Германиядә аларны махсус тарату-билгеләү үзәгендә, төрлесен төрле хуҗага өлә­шергә телиләр. Таза гына бә­дәнле урта яшь­ләрдәге немец бае берничә яшьрәк, хәл­лерәк егет-кызларның кул-аяк мускулларын тотып капшап карый, тешләрен күр­сәтүне сорый, күңеленә хуш килгән­нәрне шәхси фермасына эш­кә ала. Байны барысы да граф дип йөртәләр. Ни­гездә, җәен кырда, бакчада, кышын сыерлар фермасында тир түгәләр. Эшнең  барышын, план үтәү­не, хезмәткә карашны граф­ның надзи­ра­тельләре күзәтеп тора. Кулларында сыгылмалы таяклар. Аның бе­лән суксалар, сыгы­лып-бө­гелеп төшеп, өнсез ка­ласың. Бердәнбер таңда кол-хез­мәтчеләрне саф­ка тезгән чакта көтел­мә­гән-уйламаган хәл күзәтелә. Граф Катеринага төбәлеп карап тора да, күкрәк кесә­сен­нән сурәт алып, аны Катяга суза. Иң гаҗәбе шунда: граф биргән фотодагы немец кызын Ека­теринаның игезәге диярсең – гәүдәсе дә, йөзе дә, чәч-күзләре дә ике тамчы судай охшаган... Граф карточкада сурәтләнгән сөекле кызы­ның исеме Кэт икәнлеген, аның хәзерге вакытта хәрби заводта эшләгәнлеген хәбәр итә. Тәрҗемәче аша шулай ук моннан соң украин кызы Катяны Кэт дип йөртәчәген әйтә, һәм бер надзирательгә дә аны урынсыз рәнҗетмәскә кирәклеген искәртә.
 
Өстендә тишкәләнә баш­ла­ган күлмәк,  аякта агач табанлы башмаклар. Атнага бер буханка ипи, бер айга бирелгән 200 грамм маргарин, чери башлаган бәрәңге, эчәргә – аертылган сөт. Алман иленең төрле шәһәр­ләрендәге завод-фабри­ка­ларында бил бөгүче поляк, француз, болгарлар исә мондый ашамлыктан да мәхрүм, алар дистәләп, йөзләп ачлыктан кырыла. Туган яктан сыңар хәбәр алуны ялгыш кына да уйга кертергә ярамый.
 
Тора-бара күк йөзендә түбәннән очкан кызыл йолдызлы совет самолетлары  күренә башлый. Фронттагы хәлләрдән хәбәрдар граф, гаиләсен алып, юкка чыга. Көтмәгәндә баракка вудаж-бригадир килеп керә. Ул кул астындагыларга яңа савылган ике чиләк сөт,  коштабак белән пешкән ит, биш буханка ипи алып килергә әмер бирә. Немецларның юмартлыгына ияләнмәгән кол-хез­мәтчеләр беренче тапкыр туйганчы тамак туйдыралар. Шул вакыйгадан соң надзи­рательләр башка күрен­ми­ләр. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә кызлар саф һавага чыгалар. Ә каршыга исә велосипедларга атланган ике солдат килгәнлеге күренә, танк­лар,хәрбиләр колоннасы уза. Велосипедтагы солдатлар, елмаеп: “Кызлар, Җиңү! Фашистлар Германиясе тар-мар ителде!” – дип кычкыралар. Кызлар, билгеле, ут капкандай, шатлыклы хәбәр ките­рүчеләр кочагына атыла.
 
Менә, ниһаять, Екатерина Зур Сорочинцыга кайтып җи­тә. Аллага шөкер, әти-әни исән-имин, авылның исә исеме генә имин калган диярлек. Тормыш авыр, азык-төлек юк дәрәҗәсендә. Кызны Көнба­тыш Украинаның Тарнопольск өлкәсенә мәктәпкә эшкә билгелиләр. Анда хезмә итү дә, яшәү дә куркыныч. Мөстәкыйль Украина дигән сүзләр астында бандерачылар, бульбашлар, башка бандалар совет кануннарына, тәртипләренә буйсынмыйлар. Катерина биредә өч ел рус теле укыта. Өй стеналарында, коймаларда коммунистлар партиясенә, комсомолга, Сталинга каршы эч­тәлекле листовкалар, өн­дә­мәләр ябыштырылган. Мондагы коммунистлар авыл советы оештыралар. Авыл советы башлыгы итеп сайланган хатынны бандерачылар шул көнне үк җәберләп үте­рәләр. Комсомолка икән­леген исәпкә алып, бандитлар, кичкырын, милиция кие­меннән Катя торган фатирга бәреп керәләр һәм кырыс рәвештә кисәтеп, болай ди­ләр: “Укытуыңны ташламасаң, чиркәүгә йөрмәсәң, комсомолдан ваз кичмәсәң,  мөс­тәкыйль Украина азатлыгы өчен көрәшмәсәң, сине дә Полина язмышы көтә!” Ә Полина исә – утыз яшьләрдәге хатын-кыз, коммунистлар яклы. Бандитлар аны өеннән кырга алып чыгалар. Урман янәшәсендә генә кайчандыр бай яшәгән иске  йорт, ишегалдында подвал, кое. Башкалар гыйбрәт алсын, нәрсә көткәнен белсеннәр дип, Полинаның башын кисеп коега ыргыталар... Кыз ярдәм сорап, ун чакрым ераклыктагы НКВД гарнизонына бара. Гарнизон командиры бандитларны эзәрлекләргә, кулга алырга дип җибәрелгәннәр арасында Екатеринаның булачак ире, фронтта берничә тапкыр яраланып,  НКВД органнарына күчерелгән старшина, татар егете, Татарстан бөркете Хәсәнов Лотферахман Гали улы да була. Утны-суны кичкән ике гашыйк кавышалар, 1949 елның ап­релендә язылышалар. Шул ук елның апрель азагында старшина Лотферахман Хәсәнов, хезмәтен тәмамлап, туган авылы Яңа Иштирәккә кайтып төшә. Уку елы тәмам­лан­ганнан соң Катя да Татарстанга юнәлә.
 
Каенана белән дә уртак телне тиз таба. 1949 елның ок­тяб­реннән Яңа Иштирәк мәк­тәбендә рус теле һәм әдә­бияты укыта. Украинадан Яңа Иштирәккә кайтканда, туып үскән җире төсе, истәлеге булыр дип, ике алмагач үсен­тесен дә алырга онытмый...
 
Яңа Иштирәктә мулла чакыртып никах укыталар. Украин кызы Катерина сабыр, чибәр, мөлаем Кәтибәгә әйләнә дә куя.
 
Сугыштан соң Лотферахман авыл советы рәисе, умартачы вазифаларын намус белән башкара. Авыл халкы аның оста мичче икәнлеген дә онытмый. Кәтибә ире бе­лән дүрт ул, бер кыз тәрбия­ләп үстерәләр.  Кызганыч, Хә­сәнов Лотферахман Гали улы – Дан, Кызыл Йолдыз, “Батырлык өчен” һәм башка орден-медальләр кавалеры һәм яу кырында яраланган мина ярчыгы аркасында 1972 елда бакый дөньяга күчте...
 
Кәтибә апа – минем яраткан укытучым! Пушкин теле­нең гүзәллеген, Лермонтов шигъриятенең бөеклеген, Есенин лирикасының кабатланмаслыгын мөгаллимәбез ирештерде безгә! Ә Катя апа алып кайткан алмагач үсен­теләре Яңа Иштирәк туфрагын үз итеп, мул җимешле алмагачлар булып җитеш­теләр. 
 
Кызганычка, Катя – Кэт – Кәтибә арабызда юк инде. Укытучым, украин кызы Кә­тибә апа минем күңелдә якты бер хатирә булып саклана. Әлеге язмам, шулай ук, яудан исән-имин кайтып, инде арабыздан киткән әти­ләрнең, бабайларның да рухына дога булып ирешсен иде!

Таһир ШӘМСУАРОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.04.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»