поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.04.2018 Җәмгыять

Газинур Гафиятуллинның хатыны – 100 яшен тутырган Гыйльмури апа: «Сугышларны күрергә язмасын инде сезгә, балалар!»

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хатыны Гыйльмури апага 100 яшь тулды.

Без, китап яратучы буын, талантлы язучы каләменнән төшкән әсәрдәге һәр геройны тере, чынбарлыктагы шикелле итеп, күз алдына китереп, аның тормышы белән яши идек. Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” романын да елый-елый укыган хәтердә. Ул язучы хыялы уйлап чыгарган геройга түгел, ә чынбарлыкта яшәгән батыр милләттәшебезгә багышланган иде. Бөек Ватан сугышы башлангач та, алма кебек яраткан хатынын, ике баласын калдырып, яу кырына киткән, атлар яратучы колхозчы Газинур Гафиятуллинны гранаталары беткәннән соң: “Туган ил өчен!” – дип кычкырып, фашист амбразурасын күкрәге белән капларга нинди хис этәрде икән?” – дип, романны кат-кат укыйм. Һәм җавап та табам шикелле. Мәхәббәт хисе булган ул! Сөйгән яры, кадерле кешеләре: әти-әнисе, балалары яши торган туган җиренә, туган иленә булган олы мәхәббәт хисе. Ул Ватанының бер генә карышын да фашист итегеннән таптатасы, кадерлеләрен илбасарлардан мәсхәрәләтәсе килмәгәнгә яшәү белән үлем арасын йөгереп үтеп, үлемсезлек адымына барган. Үзе үлсә дә, иленең, нәселенең исән калуын теләгән. Батырның бу изге нияте тормышка ашкан. Нәселе бүген дә исән-сау. Хатыны Гыйльмури әбигә январь аенда 100 яшь тулды, улы Әнвәр абый да сигезенче дистәне ваклаган.   
 
 
– Әтием китеп, бер атна узгач мин дөньяга аваз салганмын. Әтинең теләге буенча миңа әни Әнвәр дип исем кушкан, – ди, әти диеп әйтергә тилмереп үскән, аны бер тапкыр да күрми калган Әнвәр абый – Газинур Гафиятуллинның төпчек улы. – Беренче сыйныфта укыганда клубта уза торган Чыршы бәйрәмендә әтиемнең зур батырлык кылганын хәбәр иттеләр. Ләкин батыр улы булсам да, әтисез үсү кимлеге күңелне гел кимереп торды. Дөрес, ул елларда әтиле малайлар бик сирәк иде. Ләкин шул сирәкләр безне кыерсытырга гына тордылар. Моның ничек авыр икәнен үзе башыннан кичкән кеше генә аңлый, – диде Әнвәр ага, авыр сугыш елларына туры килгән кырыс балачагын искә төшереп.
 
Балалар йортында исеме Шакир Мөхәммәтҗановка үзгәртелгән Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган (сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китү кирәктер, быел февральдә аның батырлыгына 75 ел булды, ) курку белмәс каһарман Газинур Гафиятуллинның тормыш юлына күз салсак, ул 1913 елның 13 январенда Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туа. Соңрак гаиләләре белән Бөгелмә райоының шул ук исемдәге авылына күчеп китәләр. Инде егет булган Газинур шунда сөйгән ярын очрата. Үзе кебек ярлы баласы Гыйльмури белән ( романда ул Миңнурый дип бирелә) гаилә корып җибәрә. Ул вакытта кызга уналты яшь тә тулмаган була әле. Мәхәббәткә нигезләнгән яңа тормыш башлана. Яшьләр икесе дә җир җимертеп колхозда эшлиләр. Сөю җимешләре булып, дөньяларын түгәрәкләп, бер-бер артлы балалары ул һәм кызлары  туа. Бәхет өчен тагын ни кирәк?! Ләкин бу матур гаиләгә бергә озак яшәргә насыйп булмый. Фашистлар илебезгә бәреп керә, Ватан сугышы башлана. Илне якларга киткән миллионнар армиясенә Газинур да кушыла. Аңа туган җирен, өченче баласын көткән хатынын калдырып китү җиңел булмагандыр. Ләкин ил язмышы хәл ителгәндә чын ир үз язмышын уйлап тора димени?!.
 
 Гаиләсен, туган җирен калдлырып, илен азат итәргә дип яу кырына киткән  уңган колхозчы егет батыр сугышчыга әйләнә. Егерменче укчы полкта сугыша. 1944 елның 14 гыйнваренда алар полкына Псков өлкәсенең бер авылын азат иәргә дигән приказ бирелә. (19 яшьлек Шакир Мөхәммәтҗанов та үзенең батырлыгын шул Псков җирендә кылган. ) Ә Газинурга кичә генә 31 яшь тулган була. Ләкин яу кыры туган көннәрне искә ала торган урын түгел. Сугышлар каты бара. Командир ярдәмчесе сержант Газинур Гафиятуллинның дошманнарны җиңеп, алга бару ниятенә пулемет уты комачаулый. Ул берничә тапкыр граната ыргытып карый Ләкин пулемет тыкылдаудан туктамый. Шулвакыт санаулы секундлар эчендә иптәшләре аның  күкрәге белән фашист амбразурасын каплавын күрәләр. Газинур Гафиятуллинның гәүдәсе Псков өлкәсе Великие Луки районындагы Мякотино – Иваново авылында җирләнгән. 1944 елның 4 июлендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
 
 Бу юлларны укыгач, кайберәүләр: “Беләбез бит инде,“ – дияр. Белсәк тә, тагын бер тапкыр белеп, бу тиңдәшсез батырлыкны кылган каһарман милләтәшебезне  искә алу зыян итмәс.
 
 Иренең батырлыгыннан соң, хатыны Гыйльмурига Газинурының үлем хәбәре турында сугышчан дусларыннан хат килә. Мондый кара пичәтле хатлар ул елларда һәр өйгә килеп, кара кайгы ишекләрен кага. “Ил белән булганда, ничек тә түзәрбез!” – диләр алар, сугыш чорының тыл батырлары, тол хатыннар. Һәм башларына ишелеп төшкән кайгыны онытырга теләп, күз яшьләрен балаларына күрсәтмәс өчен , көнне төнгә ялгап эшлиләр. Ир-атларын яуга озаткан авылда эш җитәрлек була, билгеле. Гыйльмурига да бригадир ярдәмчесе булып та, авыл советында да, складта да эшләргә туры килә. Берсеннән-берсе кечкенә балаларына исән-сау Җиңү көнен күрсәтү теләге бөтен кайгыларны, аруларны оныттыра. Иренең “кара кагәзе” килгәндә аның кулында үзенең өч баласы: сигез яшьлек Сәмига, җиде яшьлек Мөдәррис һәм 1941 елның 1 июлендә туган Әнвәрдән кала тагын туганының ике ятим сабые була. Мәрхәмәтле киң күңелле ана ут эченнән эвакуацияләнеп килгән ике ятим баланы да үз канаты астына ала.
 
 
– Әнине кылган яхшылыклары, ишеткән рәхмәтләре озын гомерле иткәндер, - ди Әнвәр абый. Әтиебез батыр булгач, безгә һәр балага акча бирелә иде. Әни шуны алырга Бөгелмәгә баргач, күп итеп тәм-томнар алып кайта иде дә, авылыбыздагы барлык толларга һәм ятимнәргә өләшә иде. Балачагымның матур хатирәсе булып исемдә калган әлеге күренеш мине дә юмартлыкка өндәде.  Тагын әни безгә ”Эшләгәнегез кешегә булса, өйрәнгәнегез үзегезгә”, дип хезмәт сөяргә дә өйрәтте. Мин дә балаларымны әнинең шул алтын сүзләре белән үстердем.
 
Гыйльмури апаның тормыш юлы озын һәм бик бай Ул Газинур Гафиятуллинга өч бала бүләк иткән генә булса да, аның аналык бурычы үтәлгән булыр иде инде. Ләкин балаларына әти кирәклеген аңлаган зирәк ана Азнакай якларыннан авылга көтү көтәргә килгән Исрафил Ибраһимов белән язмышын бәйләргә була. Әлеге адымга бару җиңел генә булмагандыр. Ләкин үз әтисен күрми дә калган  Әнвәр абый әтиле булуына бик шатлана. Исрафил абзый да юньле кеше булып чыга. Читләргә һәм үзенекеләргә аермыйча, җиде баланы үстереп, кеше итә. Бүген Гыйльмури апа Роза һәм Римма исемле кызларында ак әби булып, түр башында утырып, дога кылып, кадер-хөрмәттә яши. Үз абый-апасы гүр ияләре булган Әнвәр абзый да әнисе, яңа туганнары янына еш килеп, элеккеге елларны искә төшереп утырырга ярата. Гыйльмури апа чын мәгънәсендә бай карчык: аның 16 оныгы, 31 оныкчыгы бар.
 
– Быел юбилей булгач, котлаулар күп булды. Башта гаилә белән җыелып тәбрикләдек әнине. Ленигорскидан да килделәр администрациядән. Ләкин әни укучылар килүен ныграк ярата. Күптән түгел генә шәһәребезнең 6нчы мәктәбеннән килгәннәр иде. Әй, сөйләде инде әни аларга ул чорлар турында. Фотосурәтләрен күрсәтә-күрсәтә сөйләде. “Менә мин бер дә үзгәрмәгәнмен”, – дип шаяртып та алды әле. Бер гасыр яшәгән димәссең. Ләкин озатканда  җитдиләнеп: “Сугышларны күрергә язмасын инде сезгә, балалар!» дип дога укып калды.  
 Әнвәр абый сөйләгәннән мин нурлы йөзле,. Җор телле шаян-шук карчыкны күз алдыма китердем. “Газинур” романында аның образы бик матур сурәтләнгән бит. “Миңнурый тагын көлә башлады. Аның көлүе сүзләре кебек чәнечкеле түгел, ул җанны эретердәй ягымлы көлә һәм аның шулай көлүе бу чәнечкеле кабык эчендә бик йомшак күңелле икенче бер Миңнурый барлыгын ачык әйтә иде.”
 
 Язучы Габдрахман Әпсәләмовның бу романын язар алдынннан авылларына килеп, Газинурны белгән бөтен кешеләр белән дә аралашып йөрүен Әнвәр абый бүгенгедәй хәтерли. Язучы абый аны алдына утыртып. “Син әтиең турында  ничек уйлыйсың?” – дип сорый. Әдипнең шушы сүзләре ун яшен тутырып килгән Әнвәр абый күңелендә батыр әтисе белән горурлану хисләре уята. Ул гомере буе әтисенең исеменә тугры калып, тырышып эшли, өйләнә, өч бала әтисе була. Балаларын да, оныкларын да Газинур әтисенең батырлыгы рухында тәрбияли.
 
 
Әйе, “Илең турында уйласаң, гомерең озын була!” – дип язган шагыйрь хаклы.  Ә инде якты дөньяда бер гасыр яшәгән Гыйльмури апаның тормышы озын  гомерле булуның яңа серләрен дә ачты кебек миңа. Тирә юньдәгеләргә  яхшылык эшләргә, аларны сөендерергә тырышып яшәгән юмарт, шат күңелле, җор телле кешеләрнең гомере озын була, күрәсең озак яшәүнең сере күтәренке күңелдә һәм ишеткән рәхмәтләр санында була түгелме соң ул чагында?!
 
Бөгелмә

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 05.03.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»