поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
09.04.2018 Могҗиза

“Яуга кергән саен мин исән калырга тиеш дип керә идем”

Әлеге гыйбрәтле вакыйганы Тәлгать дустым сөйләде.

– Февральнең 20сендә әнинең хәле начар дигәч, туганнар белән Нурлат районы, Бикүле авылына кайтып киттек. 93 яшьлек әниебез өч тапкыр йөрәк өянәге кичергән. “Авызына кадәр чалшайган иде”, – дип каршы алды сеңлебез. “Ашыгыч ярдәм” табиблары килеп, уколлар кадап, әниегезнең хәле бик начар дип киткәннәр. Без кайткач, әни күзләрен ачты да: “Әти белән әни кая китте?” – дип сорады. Алар күптән үлделәр бит инде дидек. Ә ул: “Әле генә бергә сөйләшеп утырдык”, – дип, безне тәмам аптырашта калдырды. Әни “теге дөньяда” булып кайткан иде, күрәсең.
 
Аннан Тәлгать миңа әтисе сугышта күргән гайре табигый хәлләрне дә сөйләде.
 
– Украина фронтында көрәшкәндә әти иптәшләре белән бер авыл очындагы төзелеп бетмәгән, әле кеше яшәмәгән яңа йортка кереп йокларга уйлаган, – диде дустым. – Күрше-тирәдән бу өйдә кунарга буламы дип сораганнар. “Керүен-кереп карагыз, тик йоклый алырсызмы икән?” – дигәннәр күршеләр. “Берни булмас әле дип, идәнгә тезелеп яттык, ә иртән уянып китсәк, ни хикмәттер, барыбыз да җир өстендә ятабыз”, – дип сөйләде әти. Әлеге йортны бер бай төзеткән булган, әмма урыны җенле дип, күчеп киткән икән.
 
Әти әлеге хәлне Микола исемле украин егетенә сөйләгәч, тегесе җеннәргә һич ышанмыйм дигән. Ә бервакыт икенче авылда әтигә шушы Микола белән элек пионер лагере булган баракта бергә кунарга туры килгән. Янәшә караватларга ятканнар, ә уртада тумбочка торган. “Төнлә нигәдер йоклый алмыйча ишек ярыгыннан тыштагы яктылыкка карап ятам, – дип сөйләгән иде әти, – берзаман яктылыкны томалап, ишектән бер карчык килеп керде. Мин, куркудан, эчтән генә белгәннәремне укырга тотындым. Карчык безгә таба туп-туры килеп, тумбочка янында туктады да, аның өстеннән күршенең котелогын алып, ялый-ялый калган ризыкны ашый башлады. Аның теленең озынлыгын күргәч, догаларымны кычкырып укуга күчүемне сизми дә калдым һәм карчык юкка чыкты. Шуннан Микола: “Котдус, я сейчас чертям тоже верю”, – дип ярып салды, ул да инде ни булыр дип куркып, әлеге карчыкны күзәтеп яткан икән”.
 
Әти пенсиягә чыккач, яшелчә бакчасында каравылда торды, – дип сүзен дәвам итте Тәлгать дустым. – Төзелеп бетмәгән каравыл өе яныннан ерак түгел җиргә вакытлыча куну өчен куыш әмәлләгән иде. Әмма шунда йокларга яткач, аңа тавыш ишетелгән, күренмәгән затлар: “Бу синең урын түгел, безнең җир!” – дип өзлексез тукып торганнар. Болай булмый инде, икенче көнне күчәрмен, дип уйлаган әти. Шул төнне үк күчәргә яңгыр комачаулаган. Ни булса, шул дип, төренеп яткач, “Күчәргә дигән уең дөрес, иртәгә үк күчкән бул!” – дигән тавыш ишеткән. “Икенче көнне куышны бүтән җиргә күчергәч, тынычлап йокладым, теге урын җеннәр оясы өстенә туры килгән булгандыр”, – дигән иде әти.
 
Серле-кызыклы тагын бер вакыйганы Хәлимә әби сөйләгән иде.
 
– Сугыштан соңгы елларда авылдагы барлык йортта диярлек бөтен урам күренеп торган, үтәли җил уйнаган җил капка иде, – дип сүз башлады ул. – Салкын гыйнвар ае, сыерыбыз бозауларга тора. Җитмәсә ирем Галимҗан да эш белән районга киткән иде. Кичкә буран чыккач, кунарга калгандыр дип, йокларга яттым. Төн уртасында тәрәзә шакыдылар. Галимҗан кайткандыр дип тәрәзәдән карыйм, беркем юк. Бераз торгач, тагын шакыдылар. Бишмәтемне киеп, шәлемне ябынып, ишегалдына чыктым. Беркем күренми, сарайда сыер гына мөгрәп куйды. Кереп карасам, малкай бозаулап ята. Инде өйгә ничек алып керермен, күршеләрне чакырыйм әле дип, капкага барсам, чәчләрен, мыекларын бәс сарган Галимҗаным килеп керде. Танышы кунарга кыстаса да, сыер бозаулыйсы бар дип, кайтырга чыккан, буранда адашып йөргән икән. “Ходай гомеремне биргән икән, исән-сау кайтып җиттем менә”, – диде. “Мин кайтканны каян белеп чыктың?” – дип сорады. Ике тапкыр ишек шакуларын әйттем. Шуннан ул: “Мине Ходай саклаган булса, сиңа сарай хуҗасы хәбәр биргән инде алайса”, – дигән нәтиҗә чыгарды.
 
Гафур абый сугыш башлангач ук фронтка киткән. Эшелонда барганда бер станциядә туктагач, яшь кенә чегән хатыны, акчам юк диюенә дә карамастан, Гафур абыйның кулын алып, учына карап: “Бик күп авырлык күрерсең, шулай да сугыштан исән-сау әйләнеп кайтырсың”, – дигән. “Фронт линиясенә җитәрәк котелогымны тотып суга киттем, – дип сөйләде Гафур абый, – шулвакыт немецлар эшелонны бомбага тоттылар, күп кенә иптәшләрем шунда һәлак булды...” Ул сугышта өч тапкыр яраланган, Литвада әсирлеккә эләккән, аннан качып, Литва партизаннары белән дошманга каршы көрәшеп йөргән. 1946 елда авылга исән-имин әйләнеп кайткан. “Яуга кергән саен мин исән калырга тиеш дип керә идем”, – дигән иде Гафур абый.
 
Шундый гайретабигый, серле хәлләрне белсәгез, сез дә языгыз әле, дуслар.
 

Фәнис НУРЕТДИНОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 09.04.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы