поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.04.2018 Дин

Җиде кат үлчә, бер кат кис, яки Сөннәткә утырту тырнак кисү белән берме?

Сөннәткә утырту турында язарга алынгач, берничә мулла, табиб белән сөйләштек. Барысы да сүз куешкандай, Казандагы республика балалар клиник хастаханәсенә юллады. Әлеге дәвалау оешмасында 2015 елдан 18 яшькәчә малайларны, үсмерләрне сөннәткә утырталар.

Шәригатьчә сөннәтләүгә Татарстан Диния нәзарәтенең Хә­­ләл стандарты буенча комитеты белән берлектә алынганнар һәм ел саен үзара килешү төзиләр. Хәзер инде элекке кебек авылдан авылга, йорттан йортка йөргән сөннәтче бабайларны очратмассың. Зур тәҗрибәгә ия булып, әлеге эшкә кулы ятып торган динчеләр дә үзләре турындагы мәгълүматны дөньяга чыгарырга ашыкмый. Бәласеннән башаяк, диләр. Берничә ел элек азагы үлем-җитем белән тәмам­ланган күңелсез очраклар да булды, сагайта... 
– Кырык елдан артык шушы өлкәдә эшләсәм дә, сөннәткә һаман да бик җитди карыйм, аны берничә минутлык процедура дип, өстән-өстән генә башкарырга ярамый, – ди республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире Шамил Тәхәветдинов. – Фимоз яки шуның ише чирләр ачык­ланганда үзебез үк сөннәт ясатырга киңәш итәбез. Улларын үз теләкләре белән сөннәтләргә алып килүче ата-аналар да байтак.
 
Медицина оешмасында моның өчен наркоз кулланыла. Наркозны бала организмы ничек кабул итә бит әле. Шамил Касыйм улы да: “Күбрәк шул ягы куркыта, – ди. – Наркоз балага ничек тәэсир итәр, йөрәге күтәрә алырмы, дип тә уйланасың. Шуңа күрә алдан анализлар тапшыртабыз, ниндидер шик булса, белгечләргә җибәрәбез. Педиатр да, оториноларинголог та карый, кирәк икән, кардиолог, невропатолог, аллергологка да күр­сәтәбез. Барысы да рөхсәт биргәннән соң гына эшкә тотынабыз. Соңгы елларда, шөкер, үлем-җитемнәр булганы юк”.
 
Белгеч фикеренчә, сөннәтләүгә ике-өч яшьтән соң курыкмыйча алынырга мөмкин. Аңа кадәр бала организмы җитлеккәнне көтәләр. Кайбер эчке авырулар вакытында, кан тиешенчә оешмаганда сөн­нәтне башка вакытка калдырып торалар яки бөтенләй ясамыйлар. “Кайбер районнарда хирурглар моңа игътибар итми. Аннары өз­легүләр килеп чыккач, әти-әни без­дән ярдәм сорый, – ди Шамил Тәхәветдинов. – Шул ук процедураны яңадан эшлибез. Сөннәткә утыртуны якынча 15-20 минут эчендә башкарсак, әлеге эшкә икенче тапкыр алынгач, балага операция өстәлендә бер сәгать – сәгать ярым ятарга туры килә. Ул кадәр анализ нигә кирәк, дип каршы төшүче ата-аналар да бар. Нәрсә генә дисәләр дә, анализ тапшыртмыйча һәм нәтиҗәләрне җен­текләп карамыйча, бер кәгазьгә дә имза куеп, уздырып җибәргән юк. Ул хакта шәфкать туташлары да белә”.
 
Элек сөннәтче бабайлар әлеге эшкә алынырга ничек батырчылык итте икән? “Ул чагында статистика алып барылмады. Ул-бу була калса, Алла бирде, Алла алды, дип әйтәләр дә шуның белән эш бетә иде...” Урологның әлеге җавабы белән дә килешмичә булмый. “1970 еллар азагында авыл мәктәплә­рендә балаларны тикшереп йөри идек. Малайларны карыйсың, барысы да берничә атна элек кенә сөннәткә утыртылган. Бер бабай бөтен авыл буйлап йөреп чыккан. Күбесе аны җиңел үткәрсә дә, өзлегүләр булган очракларны да хәтерлим. Хәзер дә бар алар. Узган ел азагында бер районнан бер малайны китерделәр. Сөннәткә утырт­кач, каны туктамаган, гемоглобины нык төшкән. Аз гына соңарсалар да, баланың гомерен саклап кала алмас идек”, – ди Шамил Касыйм улы.
 
Балалар  клиник хастаханә­сен­дә шәригать кануннары буенча сөннәткә утырту 7 мең 550 сум тора. Анализлар тапшыру, белгеч­ләргә күренү дә шул исәпкә керә. Медицина күрсәткечләре буенча операция ясатырга кирәк икән, ул хезмәт бушлай башкарыла.
 
Хаста­ханәнең маркетинг буенча бүлеге җитәкчесе Олег Рассадин әйтүен­чә, шәригать кануннары буенча ясатканда билгеле бер таләпләр дә үтәлергә тиеш. Хәләл стандарт комитеты белән төзелгән килешүдә дә бу хакта язылган. Ул эш белән шөгыльләнүче белгечләр Россия Ислам университетында өстәмә курсларда укыган. Иң беренче таләп – аны ир табиб эшләргә тиеш. Шулай да, бала 12 яшькә җиткәнче хатын-кыз медицина хезмәткәре дә катнаша ала. Өлкәнрәкләрне сөннәткә утыртканда хирургка ярдәм итәргә ир-ат белгечләр булмаса, шәфкать туташына да рөхсәт ителә. Һәр операция бисмилла әйтеп, Аллаһы Тәгаләне телгә алудан башлана. Яраны теккәндә хәләл медицина кирәк-яраклары гына кулланыла.
 
Ике ел эчендә шәригать буенча ике меңнән артык баланы һәм үсмерне сөннәткә утыртканнар. Татарстаннан гына түгел, Чувашия, Башкортстан, Дагстан, Казахстаннан да киләләр. “Сөннәткә утырту – чисталык һәм сәламәтлек, дип ышанып әйтә алам, – ди Олег Рассадин. – Аны хәзер мөселманнар гына түгел, башка диндәгеләр дә эшләтә. Алар белән үземнең дә кызыксынып сөйләшеп торганым бар. “Баланың сәламәтлеген кайгыртабыз”, – диләр. Башка милләт­ләр арасында ислам динен кабул итүчеләр дә шактый. Күбрәк 3 яшьтән 10 яшькәчә балаларны алып киләләр”. 
 
Хәләл стандарт комитетының шәригать буенча белгече Хәбир Абдуллов:
 
– Сөннәткә утырту – шәригать кануннары буенча мөселманга тырнак кисү кебек үк табигый гамәл. Аны ясату яше чикләнмәгән. Ләкин кечерәк чакта сөннәтләү яхшырак. Тарихта билгеле булганча, Ибраһим пәйгамбәр сиксән яшендә ясаткан. Сөннәтләү турында хәдисләрдә дә язылган. Шуңа тәвәккәлләр алдыннан баланың сәламәтлеген яхшылап тикшертергә кирәк. Белгеч мөселман булмаска да мөмкин. Аны дин әһеле дә башкара ала. Тик безнең заманда әлеге эшне тәҗрибәле хирургка ышанып тапшыру хәерлерәк.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.04.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»