поиск новостей
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Март
  • Рәис Даутов (1928-2007) - язучы
  • Илдус Диндаров - журналист
  • Шамил Закиров (1945-2012) - мәдәният хезмәткәре
  • Ренат Мөслимов (1951-2022) - җырлар авторы
  • Җәүдәт Сөләйманов - җәмәгать эшлеклесе
  • Габдулла Апанаев (1862-1919) - җәмәгать эшлеклесе
  • Айдар Сөләйманов - җырчы
  • Әнвәр Шәрәфиев (1935-2024) - Композитор
  • Наилә Вәлитова - тәрҗемәче
  • Рахман Ильяс (1908-1943) - язучы
  • Закир Һади (1863-1933) - язучы
  • Николай Колесников - атлет
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
08.04.2018 Хәйрия

“Акчасын ничек түләп бетерермен?“

Өметне өзү кыен түгел. Ә аны арттыру өчен янәшәңдә ярдәмчеләрең булу кирәк. “Ватаным Татарстан“ газетасы үзенең дуслары белән чираттагы хәйрия чарасын уздырды. Ниятебез – Казанда яшәүче Ленар Галимуллинга ярдәм итү. Сигезенче кичәдән соң тугызынчысына да әзерләнә башладык.

Ленар Галимуллинның әтисе Ралиф Теләче районыннан, әни­се Роза исә Балык Бистәсе якларыннан. Алар бик матур гына тормыш коралар. Бер-бер артлы ике балалары –  улы, кызлары туа. Ралиф абый 20 елдан артык ТЭЦ-3тә эшли. Тик, кызганыч, 2011 елның гыйнвар аенда йө­рәк авыруыннан үлеп китә. “Бу хәсрәтне бөтен гаи­лә­без белән авыр кичердек. Улым Ленарны, әтисе үлгәч, аның урыны­на эшкә алдылар. Әмма иң зур сынау алда булган икән. 2012 елның 10 сентябрендә эш­тән кайт­канда ул юл фаҗи­га­сенә элә­гә. Машина­сының тор­моз­лары эшләмәгән, диде­ләр“, – дип искә ала әнисе Роза ханым.
 
Егетне Санкт-Петербургтан да табиблар килеп карый. Кис­тереп берни дә әйтмиләр, сабыр итәргә кушалар. “Тәрбия кирәк, диделәр. 28 елдан артык 16 нчы хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләдем. Улым бе­лән мондый хәл килеп чыккач, ярдәм итәргә авылдан өен бикләп әнием килде. Ленарны алмаш-тилмәш карыйбыз. Улым янында гел кеше торганны тели.  Китсәң – күңелсезләнә. Җавап бирә белмәсә дә, әйткәнне аңлый, тыңлап кына ята. Аның үз дөньясы. Чәчләреннән сыпырганны, битлә­реннән үпкәнне ярата, – ди Роза апа. – Ана күңеле ялгышмый. Ул бер тапкыр үлемнән калган икән – димәк, яшәячәк әле. Тиешле даруларны вакытында бирсәң, бар да яхшы булачак”. Роза ханым улы Ленар өчен борчылганда, Анастасия түти кызына карап яшен түгә. “Әле дә әнием бар. Туганнарым әйбәт минем. Энем шушы тулай торакта яши. Күтәрергә булганда ул ярдәм итә. Юындырыр өчен үзебездә мөмкинлек булмагач, күршемә алып керәбез. Безнең кайгыга янә­шәдәге беркем дә битараф түгел”, – ди ул.
 
 
Моннан биш ел элек бу гаиләгә баргач, Ленар янында бөтерелүче кыз бала игътибарны җәлеп итте. Диана белән Ленар бер-берсен бик яратышып йөргәннәр. Егет бераз акча эшләп алгач, гаилә корырга да исәпләгән. Тик язмыштан узмыш бармы соң? Егете биш елдан артык урын өстендә ятса да, Диана сөй­гәнен ташламый. Алар хәйрия концертына да бергә килде. Инвалид арбасында бер ноктага төбә­леп утыручы егет тә бу чараны ошатты кебек. 
 
Газетабызның сигезенче хәй­рия кичәсен башкаладагы “Юность” мәдәният йортында үт­кәрдек. Казан читендә урнашкан ул. Әмма аңа карап кына тамашачыбыз, ярдәм итәргә ашкынып торган дусларыбыз кимемәде. Ничек сөенмисең моңа?! Алар безне бу эшкә илһамландыра, рухи көч өсти. Билетларны ниндидер оешмага илтеп бирү турында уйлаган да юк. Чөнки уртак эшкә катнашырга ашкынып торган дусларыбыз барлыгын белеп торабыз. Шөкер, алар арта гына тора. 

Безнең кешеләр
 
Бу эшне теләсә кем башкара алмый. Сабырлык белән тырышлык та, кеше ярату да кирәк. Ник дигәндә, оештыру эшләре белән йөргәндә билет таратырга теләк белдерүчеләр еш шалтырата. Әмма бер шарт белән: янәсе, саткан акчаның берничә процентын үзләренә калдырырга телиләр. Әмма андыйлар безнең кеше түгел. Бу эштә хәрәмләшүгә урын юк.
 
 
Сезнекеләр, ягъни безнекеләр кем дисезме? Укучыбыз Гүзәлия ханым алтынчы концертка алты дус­тын ияртеп килгән иде. Җи­ден­чесенә җиде кеше көттек. Ә алар 20 булып килделәр, сигезен­чесендә исә утызга җыелдылар. Шул рә­вешле, Гүзәлия ханым үзе дә сиз­мәстән оештыручыларның бер­сенә әверелде. Безнең кеше әнә шул була инде. Моның өчен мактау­лы исемнәр дә, премияләр дә бирелми. Ә алар арасында үзләренең нинди эш башкарганнарын үзләре аңлап бетермәүчеләр дә бар. Гадәти эш дип кабул итәләр. Безнең максатыбыз да –  башкаларга яр­дәм итүне гадәти эш итү. Әлбәттә, бар кешене дә үзгәртеп бетерү мөм­кин түгел. Әмма Гүзәлия ке­бекләр күбрәк булган саен, дөнья­бызның матурланасына, тормыш­ның яхшырасына шик­ләнмибез. “Мактана торган эш дип санамыйм. Мин аны йөрәгем кушканга эшлим. Шундый тәрбия бирделәр, – дип сөйли безнең тагын бер кешебез Зәминә Әүхә­диева. – Җиргә кеше­ләргә булышыр өчен туганмын дип уйлыйм. Шәфкать туташы булып эшлим. Авыруларны читләтеп уза алмыйм. Авырулар гына түгел, башкаларга да өмет бирә торган хәйрия концертларына ничек кешеләрне чакырмыйсың, ди? Яхшылыкны эшлә дә суга сал, ди безнең халык. Ходай барысын да күрә, белә ул. Әле менә шатлыклы көннәрем. Ипотекага фатир чиратым җитте. Үз куышма күченеп йөргән чагым”.    
 
“Минем дә җырлыйсым килә”
 
Кичке җидедә башланган концерт унберенче яртыда гына тә­мамланды. Бу чараны 28 март кө­ненә билгеләгән идек. Бөтен ил өчен кайгылы вакыт булганга, ки­чәбезне 2 апрельгә күчердек. Яшермибез, безнең кешеләрнең барысы да җыелырмы, дип тә борчылдык. Концертларыбызга изге ният белән килеп, талантларын хәйрия эшендә файдаланучы артист дусларыбыз да безнең кеше бит. Барысы да диярлек җыелды. Сәхнәгә ул көнне 30дан  артык җырчы чыкты.  Биюче кызларыбыз Ләйсән белән Елизавета бәйрәмнең бизәге булды. Илназ Бах җыр гына түгел, мәзәк сөйләп тә халыкның кү­ңелен күрде. Тамашачы һәр җырны җылы кабул итте. Татар­станның атказанган артисты Айгөл Бариева белән Альбина Кар­мышеваның дуэты кү­ңелгә үтеп керде. Барысын санап бетереп тә булмый. Ә менә икесе – Гөлнара Габидуллина һәм Нур­задә бер генә кичәбезне дә калдырмый. 
 
 
Безнең сафларга Гөлнараның кызы Әминә дә килеп кушылды. Сәхнәгә чыгарга теләвен шалтыратып үзе җиткерде. Тамашачы да бик яратты аның чыгышын. Бү­ләкләр бирделәр, кәнфитләр белән сыйладылар. “Үземнең бер­туганым күп еллар урын өстендә ята. 19 яшендә бәлагә тарыды. Авыру кешене тәрбия­ләүнең ни икәнен беләбез. Күз­ләреңә карап ярдәм сораулар да таныш. Әнә шуңа да мин хәйрия чараларын калдырмыйм. Андый бала үстерүче әти-әниләрне аң­лыйм. Бер генә те­ләгем – Ходай исәнлектән аермасын”, – ди Гөл­нара Габидуллина.
 
Яшибез, ашкынабыз, янабыз, онытабыз...
 
Концерт барганда, ярдәм тарт­масы янында дога кылып торган апага күзем төште. “Күпме генә кешеләр белән очрашсам да, мондагы төсле җылылыкны күргәнем юк иде. Үз улымны бик иртә югалттым. Ленарга карагач, ул искә төште. Яшибез, ашкынабыз, янабыз, ә тирә-ягыбыздагы менә шушындый кешеләрне күрмибез. Дөнья – бер көнлек. Без монда кунак кына. Кайчан китәсебезне беркем белми. Шуңа да һәр туган таңга сөенеп, дога кылыйк, мохтаҗларга булышып яшик. Мин бу чарадан сөенеп кайттып китәм. Авырлык алдында калган кешеләрне ташламаганыгыз өчен рәхмәт”, – ди Гөл­бикә апа. 
 
Концерттан тормышыбызга шөкер итеп кайтучылар күп булган. Иртәгесен телефоныбыз тынып тормады. Кемдер яңадан Ленарга булышыр өчен исәп-хисап счетын сорый, кайберәүләр рәхмәт укый. Егетнең әнисе Роза апа да шалтыратты.
 
 
– “Ватаным Татарстан” газетасы безне ташламый. Сез язып чыккач та, бик күп акча бирүче булды. Концерт оештырабыз дигәч, мин башта каушап та калдым. Җырчылар бушка җырламас, ничек түләрмен дип төн йокыларым качты.  Бу эшегез өчен сезгә түлисе дип торам. Ленар авырый башлаганнан бирле, бер эшне дә акчасыз башкармыйбыз бит инде. Концерттан соң да йоклап булмады. Кешеләрнең ярдәмләшүенә, безнең кайгыбызны үзенеке итеп килүенә күңелем булды. Ирем үлгәч, улым авырый башлагач, мин бөтенләй үз эчемә бикләнгән идем. Кайчак бер җылы сүз җитә бит, – дип сөйләде ул. – Газета коллективына чиксез рәх­мәтемне җиткерәм. 150 мең сум акча җыеп бирдегез. Без икенче көн­не үк Ленар белән тернәк­лән­дерү үзәгенә киттек. Монысына алдан язылган идек. Җыелган акчаны Мәс­кәүдә урнашкан хастаханәгә бару өчен дип хәстәрләп куйдык. Анда дәваланып савыккан кешеләр безгә өмет өстәде. Баламның аякка басуын, сөйгәне белән бергә булуын телим. Могҗиза булмый калмас. Күңелем бик ышана.
 
Тугызынчысы майда була
 
Киләсе концерт кайчан була? Бу сорауны да еш бирәләр безгә. Билгеле булганча, 12 мартта газетабыз оешканга 100 ел тулды. Юбилей кичәбезне дә хәйрия концерты итеп оештырырга булдык. Әлеге тантана 3 май көнне Татар дәүләт филармониясендә узачак. Уртак бәйрәмебездә җыел­ган матди яр­дәмне юл фа­җигасендә зыян күр­гән Илнар Хәлиуллинга тапшырырга ниятлибез. Әлеге чарага билетларны 89274385613 телефон номерына шалтырап сорый аласыз.
 
Миңназыйм Сәфәров, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире:

– Без ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күрергә тиеш. Журналистиканың максаты да – язмаң аша кешеләргә файда китерү. Без бу эшне бик теләп башкарабыз. Кешеләрнең җылы сүзләрен ишетү яңадан-яңа эшләргә этәргеч була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.04.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы