поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.04.2018 Әдәбият

Әмин белән Җәмилә ярдәмгә ашыга

Иртәнге аш вакытында Әминнең әти-әнисе сүзгә-сүз килеп алдылар.
- Кунак бүлмәсенең обойлары тузган инде, ремонт ясап аласы иде, - дип сүз башлады әнисе Рәсимә.

- Әле ике ел элек кенә ябыштырган идек бит, нәрсә булсын аларга, - дип көрсенде әтисе.

- Бер төсле генә туйдырды инде, чәчәклерәк, матуррак бизәк төшкәнне ябыштырасым килә. Әнә, Зиләләрнең бүлмәләре нинди матур булган.
- Үтерәсең инде шул Зиләгә тиңләшеп. Юк, әлегә ремонтка акча юк, ничек тә булса, бу обойлар белән яшәрбез, - дип ире кырт кискәч, яшь хатын үпкәләгән булып, дәшми генә чәен эчеп бетерде. Гадәттә аларның каты ачуланышканнары юк, әнә бүген дә әз генә җил тузып алды да биш минуттан бар да тынды. 
 
Дөрес, соңрак әбиләре: “Кызым, балалар алдында тавыш күтәрмә, алар, кечкенә булса да, үзләренчә нәтиҗә ясыйлар бит. Кияүнең дә абруен төшерәсең”, - дип Рәсимәне шелтәләп алды.
 
Әмин чынлап та бу сөйлә¬шүдән үзенә нәтиҗә ясаган иде: кунак бүлмәсенә тиз генә ремонт ясарга кирәк. Өлкәннәр эшкә китүгә ул сеңелесе Җә¬милә белән “җыелыш” үт¬кәрде.
- Без бит әле кечкенә, икәү генә ничек ерып чыгарбыз икән бу эшне, абый? – дип икеләнде алты яшьлек сеңелесе.
- Анысы шулай инде, - дип җитди кыяфәт белән башын кашып алды малай. Арлы-бирле йөреп, бераз уйлаганнан соң, ул бу мәсьәләне хәл итү ягын тапты. 
- Тәк, әни бит обойның төсе буенча бер сүз дә әйтмәде, бары тик: “Чәчәкләр телим”, - диде. Димәк, төсле буяулар белән обойга чәчәкләр ясыйбыз. Бу яңаларны ябыштыруга караганда күпкә җиңелрәк. Акча сарыф ителмәгәч, әти дә канәгать калыр, - дигән карарга килде Әмин.
Балалар әбиләренең сериал карарга утырганын көт¬теләр дә җиң сызганып эшкә керештеләр. Малай сары, кызыл, зәңгәр буяу белән зур чәчәкләр ясый башлады, ә сеңелесе аның артыннан яшел төс белән идәнгә кадәр сабак¬лар сызды, яфраклар ясады. Дөрес, рәсем әллә ни матур килеп чыкмады. Чәчәкләр күрше Зилә апаларының обойларындагы аллы-гөлле розаларга бер дә охшамаганнар. “Үзебез ясап, 8 мартка бүләк иткән открыткага әни әнә ничек куанды, чәчәкләре чын кебек, - дип мактаган иде. Бүген ясаганнары аларга караганда мең тапкыр матуррак, димәк, әнигә дә ошаячак!" - дип үзен дә, сеңелесен дә тынычландырырга тырышты Әмин.
 
Җәмилә рәсемгә әле бер почмактан, әле икенчедән карады - юк, барыбер нидер җитми кебек.
- Абый! Зилә апаның тәрәзә пәрдәләре токмач сыман ки¬селгән, ә безнекеләр бер  тукымадан. Әнинең: “Интерьерда бар да мөһим”, дигән сүзләрен ишеткәнем бар, бәлки безгә дә челтәрләрне үзгәртергәдер?
Пәрдә сатып алырга ба¬лаларның акчалары да, ва¬кыт¬лары да юк иде. Әни¬ләре кайтканчы бүлмәне җыеш¬тырасы да бар бит әле. Шуңа, бераз киңәштеләр дә, өстәл тартмасыннан кайчы алып, тәрәзә пәрдәләрен буй-буй тапап чыктылар. 
- Болай әйбәт кенә күренә, - дип эшләренә нәтиҗә ясады Әмин. Җәмилә дә ризалашып башын какты.
 
...Рәсимә эштән кайтканда фатирда корвалол исе аңкый иде. Башын яулык белән кысып бәйләгән әнисенең өстәл артында кан басымын үлчәп утыруын күреп, ул куркуга калды.
- Әни, башың авыртамы әллә? Йөрәгеңме? Хәзер, хәзер “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртам, - дип, сумкасыннан  телефонын эзли башлады ул.
- Чакыр, кызым, чакыр.. Миңа да, сиңа да ярдәм итәрләр... Әй, Ходаем, кияү кирәкне бирер инде, балаларны карамагансың дип... Шайтан алгырлары! Нишләтеп ташлаганнар!
 
Рәсимәнең башыннан бер¬сеннән-берсе начар уй йөгереп узды. Ул сумкасын идәнгә бәрде дә кунак бүл¬мәсенә ташланды. Анда кавалерия үткән диярсең: идәндә кәгазь кисәкләре, буяулар, пумалалар ята. Тәрәзәдә кисәк-кисәк пәрдәләр асылынган, диван, көзге, диварлар – бар да буяуда. Ә бүлмәнең ике почмагында өс-башлары, битләре буяу белән пычранган Әмин белән Җәмилә басып торалар. 
 
- Йокы бүлмәсенә дә ремонт ясаган булыр идек тә, өлгермәдек, әби почмакка бас¬тырды, - дип җиңе белән борынын сөртеп алды Әмин.
Яшь хатын нәрсә әйтергә дә белмәде. Аны шатландырыр өчен тырышканнар бит сабыйлары - ничек ачуланасың инде? “Ремонтчыларым сез минем...Шулай ярыймы инде?! Ремонт - зурлар эше бит ул!” - дип ана ике баласын да кочагына кысты. Үзе дә иртән балалардан ким кыланмады шул ул. Әнисенең сүзләре хак булган икән, балалар алдында сүзне үлчәп сөйләргә кирәк. 
 
 
 

Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 06.04.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»