поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.04.2018 Җәмгыять

Журналист Эльвира Ибраһимова-Мотавалова истәлегенә багышлап зур бәйге үткәрелгән

Журналист халкы гомер буе милләткә хезмәт итсә дә, башка әдәбият-сәнгать әһелләренә караганда игътибардан читтәрәк кала. Аңа мактаулы исемнәр дә, зур-зур премияләр бирергә дә ашыкмыйлар, вафатыннан соң исемен мәңгеләштерү, аңа багышлап концерт-фестивальләр үткәрү турында уйлаучы да юк гадәттә.

Узган елның февраль башында юлда фаҗигагә юлыгып вафат булган радиожурналист, нәфис сүз остасы Эльвира Ибраһимова-Мотавалова истәлегенә багышлап Актанышта “Моң кайтавазы” дип аталган шигырь укучылар бәйгесе үткәрелүе хакында мәрхүмәнең социаль челтәрдәге төркеменнән укыгач: “Менә, ичмасам, булдыра актанышлылар!” – дип бик сөендем.
 
Танылган артистларны, зур түрәләрне генә вафатыннан соң зурлауларына күнеккән халыкның берәр вәкиле: “Кем соң әле ул Эльвира аңа багышлап конкурслар оештырырга?!” – дияр бәлки.
 
Бик яшьли дөньядан киткән Эльвира соңгы вакытта “Ярдәм” мәчетенең хәйрия фонды хезмәткәре, мәчет каршында эшләүче “Иман” радиосы мөхәррире иде, аңа кадәр “Азан” радиосы мөхәррире булып эшләде, Биектау радиосына нигез салучыларның берсе иде, дәүләт радио-телевидениеләрендә дә хезмәт куйды. Кайда гына эшләсә дә, һәркайда дуслар таба белде, дусларына гына түгел, бер белмәгән кешеләргә дә игелек кылып яшәде. Эльвира уникаль тавыш иясе иде. Ә аның кебек шигырь укучыны башка ишеткәнем дә юк. Сихри тавыш тембры бер хәл, ул үзе укыган шигъри әсәрнең эчендә яши иде кебек. Әйтерсең лә, “Кыйбла” шигырен Шәмсия Җиһангирова, ә “Авылга хат”ны Галимҗан Гыйльманов язмаган, алар нәкъ менә Эльвираның күңеленнән чыккан хисләр булып кабул ителә иде. “Авылга хат”тан: “Дусларыма бәйрәм ясый беләм, Кеше белә, әткәй, кызыңны...” – дигән юлларны нәкъ менә аныкы дими, ни дисең. Аның белән аралашу да бәйрәм кебек иде бит. Шаян, сабый бала кебек эчкерсез, ә күзләрендә әйтеп аңлата алмаслык моң иде...
 
Сүзне тәмлегә, нәфискә әйләндерүче Эльвира исемен олыларга ни өчен туган ягы Балтачтан да алда актанышлылар алынды икән дисәгез, сәбәпләре шактый. Эльвира – Актанышның ике ятим сабыена әни була алган, шул балаларны тәрбияләп үстереп, укытып, үзе дөньядан киткәнче шулар өчен өзелеп яшәүче генә түгел, 7 ел Актаныш радиосының алып баручысы булып эшләү дәверендә, шул төбәктә иҗат итүче дистәләрчә каләм тибрәтүчеләрнең исемен, иҗат җимешләрен радиодан яңгыраткан, күпме әдәби-музыкаль тапшырулар эшләгән шәхес.
 
Оештыручылар тарафыннан чакыру кабул итсәм дә, кызганычка, кичәгә бара алмадым, чөнки аяк астыма карап йөри белмәвем нәтиҗәсендә, ике атна буе өй тавыгы сыйфатында кукраеп утырырга мәҗбүр көннәрем иде. Оештыручылар дигәннән, бу фидакарьләр белән чиксез хөрмәт белән таныштырам: шагыйрә Резидә Храмова, журналист егетләр Руслан Усманов һәм Илгиз Шәкүров. Резидә ханым әлеге кичәнең ничек узуы хакында бик теләп сөйләде үземә.
 
“Моң кайтавазы” шигъри бәйгесе үткәрелүе хакында интернет аша да, белдерүләр элеп тә һәм Руслан Усмановның “Твоя газета” дип аталган шәхси басмасы аша да хәбәр ителгәч, тиз арада барлыгы 62 катнашучы теркәлгән. “Күбрәк тә буласы иде, гаризалар кабул итүне туктатырга туры килде”, – ди Резидә ханым. Бәйге 24 февраль көнне Актанышның “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге залында үткәрелгән. Үзәкнең директоры Алмазия Мәрдәнова оештыручыларга ярдәм итәргә теләк белдергән, рәхмәт төшкере! Чөнки хәзер зал түләп алулары, ай-һай, чыгымлы мәсьәлә бит!
 
 
62 катнашучының иң кечкенәсенә 2 яшь, өлкәненә 46 яшь булган һәм сәнгатьле шигырь уку конкурсы яшь буенча 5 төркемгә бүлеп үткәрелгән. Моннан тыш, ерак районнардан, үзләре килә алмау сәбәпле, видео рәвешендә җибәрелгән шигырь укучыларны аерым төркемдә ярыштырганнар. “Җиңүчеләргә генә түгел, һәр катнашучыга да истәлекле бүләкләр тапшырырга тырыштык”, – диде Резидә. Төрле бүләкләрдән тыш, Эльвираның шигырьләре тупланган аудиодисклар, фотосы белән календарьлар тапшырылган.
 
– Бүләкләрне ничек юнәттегез? – дип сорамый кала алмадым, әлбәттә.
 
– Аудиокитапларны да, стена календарьларын да Руслан Усманов эшләде, ә бүләкләрне үз акчаларыбызга сатып алдык. Интернетка белдерү куйгач, Биектауның Галимҗан Баруди исемендәге мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары Нурдидә Гаязова һәм Казаннан укытучы Гөлгенә ханым Садыйкова матди ярдәм күрсәтергә теләк белдерделәр һәм безгә акча җибәрделәр. Ике кечкенә катнашучыбызга исә “Бәби-Бум” дигән уен үзәгенә барырга сертификат тапшырдык. Бу – әлеге уен бүлмәсенең хуҗалары, Актаныш районы, Әҗәкүл авылыннан Зинира һәм Эдуард Камалиевлар бүләге. Ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә үз игелекләре меңе белән әйләнеп кайтсын иде! – диде Резидә.
 
– Эльвираның дуслары, хезмәттәшләре бик күп иде бит, килергә, ярдәм итәргә теләк белдермәделәрме?
 
– Без бит бөтен кешегә дә шәхсән чакыру юллый алмадык, игъланны укырлар дип өметләндек.
 
– Ә туганнары килдеме соң?
 
– Балтачтан Эльвираның бертуган апасы Алсу Хәкимҗанова, апасының кызы Алисә, Казаннан тәрбияләп үстергән улы белән кызы Ләйсән һәм Илһам Мотаваловлар да кайттылар.
 
– Катнашучылар бары тик Актаныштан гына иделәрме?
 
– Актаныш һәм район авылларыннан тыш, Түбән Камадан, Яңа Чишмәдән, Биектау һәм Балтачтан да катнашучылар булды.
 
– Кичәдә бары тик шигырьләр генә яңгырадымы?
 
– Юк, Эльвираның тормыш юлына бәйле фото-видео язмалар да күрсәтелде.
 
– Ничек уйлыйсыз, дәвамы булачакмы “Моң кайтавазы”ның?
 
– Әлбәттә, дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Бу кичәбез уңышлы үткәч бик тә рухландык. Исемен дә “Моң кайтавазы” дип юкка атамадык. Эльвира гаҗәеп моңлы күңелле иде бит. Шул моң онытылмаска, кайтаваз кебек кабатланырга тиеш дидек. Бүген аны Эльвираның иҗатын, шигырь яратучылар кабатлады. Әлеге моң 62 күңелне генә тибрәтеп калмады, зал тутырып килгән тамашачының йөрәгенә дә күчкәндер дип ышанам.
 
 
Резидәнең тел төбеннән киләчәктә бәйгене тагын да сыйфатлырак итеп үткәрү, дәрәҗәсен арттыру, колачын киңәйтү теләкләре барлыгын аңладым. Чыннан да, Эльвираның дуслары арасында күпме әдәбият, сәнгать әһелләре, радио-телевидение журналистлары бар бит. Алар ярдәмгә килсә, шигъри бәйгене фестиваль дәрәҗәсенә җиткерергә, берничә турга бүлеп һәм һәр турны төрле төбәкләрдә оештырсаң иллә дә шәп буласы бит! Әлбәттә, Эльвира Ибраһимова исемендәге “Моң кайтавазы” нәфис сүз сөйләүчеләр конкурсы актанышлылар башлангычы һәм бәйгенең мәрхүмәбез өзелеп яраткан җырлы, Агыйделле Актаныштан Балтач, Биектау, яисә Казанга күчү-күчмәвен дә алар – Резидә-Руслан-Илгиз өчлеге хәл итә.
 
Актаныштан кайткач, мәрхүмәнең апасы Алсу ханым социаль челтәрдәге “бите”нә мондый сүзләр язган: “Актаныш... Юкка гына минем кече сеңлем сиңа гашыйк булмаган икән. “Их, апай, күрсәтер идем мин сиңа Агыйделдән боз киткәнен!” – дияр иде. Менә нинди икән син, Агыйдел ягы... Кыска гомеренең җиде генә елын Актанышта яшәсә дә, Актаныш халкын, аларның үзенчәлеген, үзләренә хас ризыгы, сөйләмен сөйләп туя алмый иде. Юкка гына яратмаган икән... Шул яратуы белән үзенә дә мәхәббәт яулаган икән. Аның шигъри күңеле, ачык, сөю белән тулы җанының бер өлеше сездә калган икән бит...”
 
Эльвира “Юлга чыктым” (Г.Мөхәммәтшин шигыре) дигән шигырьне аеруча яратып укый иде.
 
Мин ышанам: юлларымның ахыры
Күкрәгендә имин елларның,
Тик юлларым гына өзелмәсен,
Тик тынмасын гына җырларым!
Юлга чыктым...
 
Үз юллары өзелсә дә, җырларының тынмасын белгәндер дустым. Моң юлга чыкты...
 
Фотоларда: Эльвира Ибраһимова; кызы Ләйсән Мотавалова бүләк тапшыра; оештыручылар һәм кунаклар. 

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.04.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»