поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.04.2018 Ана теле

Тапкан сүз – гәүһәр. Табу ләззәтен үзебез татыйбызмы? (ДӘВАМЫ)

Моннан соң һәр язмабызга диярлек күнегү бирмәкче булабыз. Язмаларыбызга күз салып алучыларның саны өчйөзләп булып, арада даими укып барып, телебез, сөйләмебез белән җитди кызыксынучылар да булуы сөендерә. Күпчелек очракта шулар көндәлек кирәкле фикер әйтә, сорау бирә.

Шуларга әзерләнгән җаваплар, кагыйдә буларак, фәнни тезисларга да ышанычлы дәлил сыйфатында тәкъдим ителә. Шул хакта уйлап, һәр язмабызны күнегүләрдән башлап җибәрикме дигән фикергә килдек. Ничек карыйсыз?

Бу юлы интернетчыбыз Мансур Сәгъдиев фикереннән башлыйк:1."Кайсы" белән "кайсысы" сүзләренең кулланылышы турында языгыз әле; 2. Радио, ТВда "шуның кадәр" дип сөйлиләр. Авылыбызда "шулхәтле", "шулкадәр" әйләнештә. Миңа калса, соңгы вариант җыйнак та, аңлауда да катлаулык тудырмый. Беренче сорауга язмаларыбызда җавап бирелгән инде. Кабатлау фәнни фикерләүдә уңай методик гамәл санала: “Кайсы студентны җиңүче дип билгеләдегез? Фәләнне. Ә ул кайсысыннан өстенрәк чыкты? Ягъни өстәмә “сы” кушымчасы ике “өстен”нең кайсы “өстен”рәк икәнен өстәмә ачыклау өчен кирәк.

Димәк ки, сүз эчендә өстәмә аваз (хәреф) йә кушымча өстәү төшенчәне тәгаенрәк ачыклау, өстәмә мәгънә төсмере бирү яисә аны көчәйтү, кабатлау ихтыяҗыннан барлыкка килә. Милләттәшебезнең икенче соравы да ,– ул башлыча мөнәсәбәтлекләргә кагыла,– сөйләмне баетуда өстәмә мөмкинлекләргә юл күрсәтә. Алар да иҗек-кушымча, ярдәмче фигыльләр кебек үк бихисап мәгънә һәм хис төсмеренә бай. Кызганыч ки, мөнәсәбәтлекләрнең кулланышта үзара, бүтән сүз төркемнәре, иҗекләр белән синтезланып, сөйләм мотивларына бәйләп төрләндерү мөмкинлекләре җитәрлек өйрәнелмәгән.

Авторның шуңа кадәрнең “шулхәтле", “шулкадәр" синонимнарына янә шулчаклы, шуңача, шунча (Г.Ибраһимов, М.Гафури) вариантларын да өстәргә булыр иде. Аңа кадәр, аңа, аңарга, аңарчы; моңа кадәр (бу алмашлыгының юнәлеш формасы), моңарчы – ана телебезнең киң кулланыштагы берәмлекләре. Шушындый кереш-күнегүдән соң төп язмабызга күчик. Үткән язманы “сөйләм оештыру өчен мәгънәгә тәңгәл сүз эзләгәндә мәгънә аерымлыклары ягыннан конкрет-номинатив берәмлекләр һәм хисси-тойгылы берәмлекләр үзенә мөстәкыйль төркемнәр тәшкил итә; моны һәркем үзенчә тоемлый, бу берәмлеккә карата аның үз фикере, куллану тәҗрибәсе барлыкка килә”, дигән идек.

Хәзер шул тезиска тәфсиллерәк тукталыйк. Менә чын иҗатчының сүзнең мәгънә төсмерен ачыклауга әһәмият бирүе турында сөйләүче мисаллар. Мөхәммәт Мәһдиев: “Тамыр” дигән сүзне ишеткәч, төрле кешедә төрле ассоциация туа, ди: стоматолог теш тамырын, филолог сүз тамырын, урманчы агач тамырын, хирург артерияне күз алдына китерә икән… (Җир йөзендә алты кыйтга, Казан: Тат.кит.нәшр., 1002, 3 б.); “Вәзгыять”. Миңа гаупвахтаны күрергә туры килмәде, шулай да үземнең дустым, өлкән матрос Колька Филиппов “янгач”, командир аның кәгазьләрен миңа тоттырып, аны гаупвахтага озаттырды. Көймәгә утырдык. Лиепая шәһәренә гаупвахтага чыгабыз. Миндә автомат, папка. Кара-каршы утырганбыз. Сөйләшмибез. Бергә учебный отрядта булдык, бергә хезмәт итәбез, төнге вахталарда туган өйне сагынып гөрләшәбез, ә монда ул – тоткын, мин – конвой. Күңелсез, күңел рәнҗетә торган хәл. төрекчә әйтсәк – вәзгыйть (Ачы тәҗрибә. Казан: Тат.кит.нәшр., 1993, 81 б.); Айдар Хәлим: Мәнкорт. Милләтсезлек, мисезлек дигән сүз. Төрки телләрдә “мән” төшенчәсе “ми” дигәнне аңлата. “Мәнкорт”, димәк, мәнен, миен корт ашаган бәндә. Мисезләндерелгән милләтләр безнең күз алдыбызда.

Әнә шул көтүчесез, мәнсез халык сарык көтүләрен хәтерләтә башлады. Утыз җиденче елда атылган кыргыз Терекол һәм татар Нәгыймәдән туган, граф Толстойларны көнләштерерлек ачыш ясаган бөек язучы – милләттәшебез Чыңгыз Айтматовның җиңел кулыннан бу күренеш “манкуртизм” буларак урыс теленә дә үтеп керде. Бу ачышны изгән, басып алган милләт түгел, ә кимсетелгән, манкортлыкка дучар ителгән милләт вәкиле тарафыннан ясалуында да тарихи хакыйкать ятуы көн кебек ачык (Акылга мәдхия. Казан. 1994, 19–20 б.); Урал – орал, ору, орылу, эчтән орылып һәм ырылып, кайнап чыгу, тетрәнү, кыйнау, кыйналу, сөрү, сөрелү, сөргеч, сука, сабан төшенчәләрен эченә алган гомумтөрки “орал” сүзеннән алынган дип уйланыла. Урысларның “Перекуем мечи на орала” тәгъбирен искә төшерегез. Гыйсьян күкрәгеннән орылып чыгып // Сез, гүя утлы ат яулары, // Уралдыгыз халык бәгъренә // “Урал” булып, аһ. Орал таулары // ырылып ырылган Орал таулары (К.у., 2001, №3, 5 б.).

Менә сүзне “иләү”гә кагылган үземнең күзәтү-уйлану-тәэсоратлар-фикерләремне теркәгән мисаллар: Алардан бер нәтиҗә ясап була: сүзне шәхси тоемлау тәртибе дә барыбер фән тәгаенләгән кыйблаларга таяна. Үткән язмаларда без аларны шактый тәфсилле анализлаган идек инде. Кайберләрен янә кабатлыйк әле: Мәгънә төсмерен аңыңда тәмам ачыклап бетерергә кирәк. Мәгънә төгәллеге шәхси тел тоемлау белән бәйле, мәгънә = сүз нисбәте һәркемнеке үзенчә. Ул гомумидән аерылмаска тиеш тә, нишлисең, искәрмәләр дә була бит. Менә кайбер сүзләргә карата үземнең уйлануларым: Ярлыкау. “ Ул гаебен 240 сәгать эшләп ярлыкарга тиеш” (Яңа гасыр. Хәбәрләр. 2010, 14 апр.). Гаепле кешене хөкемдар ярлыкый ала яки зыян күргән кеше гаеплене гафу итә ала. Гөнаһларны бары тик Алла гына ярлыкый; Шагыйрь Рифат Сәлахнең әзәрбайҗан шагыйрәсеннән торналар өере дигән тәрҗемәсен мин кабул итә алмадым. Табигый оешкан хәрәкәттәге төркемне өер дию әлләничек (эт өере, базарда кешеләр өере, ризыкка ташланган чыпчык өере кебек түгел бит); Игъланда: “Йөрәк тамчылары”. Йөрәк аңлашыла, тамчы аңлашыла. Ә нәрсә ул йөрәк тамчылары? Икенче игъланда: “Кайт син мәхәббәт ярына”.

Монысы да башваткыч кебек, шулай да сүз, гыйбарәнең күчерелмә мәгънәсе дә барлыгын уйлап, мәгънәсен шул яссылыкта тәгаенли башласаң, берникадәр ачыклык керә кебек. Йөрәк тамчыларында да нидер бар сыман. Тик барыбер –томан. Димәк, троп, телбизәктә дә мәгънә төгәллеге таләбе үтәлергә тиеш; “Гыйбарәләрне кабатлау сөйләмне фәкыйрьли (С.Абдуллина). Фәкыйрь кешегә, кеше төркеменә, эшенә, җәмгыятькә карата әйтеләдер. Җансыз әйбергә карата ярлы урынлырактыр; “Марат Әхмәтов әйткәнчә: Ярминкәдә бәяләр кибеттәгедән 15–20 процентка түбәнрәк” (Татарстан радиосы, 2015, 8 сент.) Марат әфәнде алай әйтмәс, кальіа белән сөйләшмәс, саф татарча әйтер. Ярый әле шул ук хәбәрне кабатлаганда диктор Т.Хәмәтшин: “Арзанрак”, диде. Татарстан радиосы янә шул ярминкәләр турындагы хәбәрендә (20 сент. 2017), ашамлык хаклары түбәнрәк, диде. Тик бу юлы Т.Хәмәтшин, нигәдер, төзәтмәде. Хәзер инде күнегү өчен сүз куллануга таләпчән кайбер каләмдәш, тәнкыйтьчеләребезнең күзәтүләренә диккать итик: “Нанотехнология сүзе модада. Нанос грекчадан (гном, кәрлә) – бик кечкенә. Ягъни нәни, наный” (Илгизәр Хәйруллин. Ш.К., 2007, 5 дек.); Ә Варис Мираслы дигән тәнкыйтьчебез менә мондый “түмгәкләргә” төртелгән иде (Әйтсәң – сүз. Т.я., 2010, 10 апр.): “Акчарлак” гәзитендә (2010, №6) Габдрәхим “үлек юучы” дип яза. Юкса, “үлек”нең Ана телебездә ике мәгънәсе бар: үлек-мәет, үлек –эрен, Монда мәет юучы дөрестер; “12 ятим венасын кискән (Акчарлак, 2010, №6). Кан тамырын кискән, кан тамырын ачкан; Югары дәрәҗәдәге ташламалар (Яңа гасыр радиосы, 2010, 8 март). Күпкә арзан, байтакка очсыз дисә, колакны рәнҗетмәс иде; “Шулкадәр изгелекләр күрсәтеп тә... (Солтан Шәмси, Ислам, инфо. 2010. №3). Изгелек ул төшенчә – святость, ә игелек – (гамәл) яхшылык дигән сүз. Игелек кирәк иде; Юлларда бозлавык саклана (Яңа гасыр, 2010. 29 март. Р.Нуруллин).

Юкса, сак булыгыз, юлларда бозлавык дип кенә әйтәсе бит, “сакланасы” артык сүз. Амбарда икмәк саклана, банкта акча саклана: бозлавык ничек саклана икән соң ул?” Сиздегез булыр: теге-бу берәмлекнең кимчелеген белдергәндә ул хилафлыкның (хатаның) эчтәлеген ачык төшенүең һәм шуны дәлилләп бирүең хәерле. Дәлилләрең фәнни нигезле булса, мисалларың сурәтле, тәэсирле булса, бигрәк тә үтемле инде. Мин, мәсәлән, Мираслының “бозлавык саклана”ның урынсыз икәненә дәлил итеп тагын “салкынны суыткычта гына саклап була” дияр идем; Ә үземнән янә бер мисал. Җырда: Синең өчен яшим,// Синең өчен янам, диелә. Мин җырның үзен уйлаудан туктап, өченнең нәрсә аңлатканын уйларга мәҗбүр. Өчен сүзе бер генә мәгънәле түгел. Тик шушы текстта ул нәкъ үз мәгънәсендә булырга тиеш – син дип яшим мәгънәсендәме, әллә синең урыныңда яшим мәгънәсендәме. Бары бер мәгънәдә генә! Һәрхәлдә текстта, бигрәк тә җырда, икеле-микелелек тумаска тиеш. Менә Рафаэль Сафинның “Янбикә” җырында андый хилафлык юк: Әҗәлең килсә, әйт, Янбикә, синең өчен үзем үләрмен”. Хәзер килеп, әйдәгез, мәгънә төгәллегенә сизгерлегеңне ачыклау күнегүләрен үзегез ясап карагыз: Менә болар әйтелә – әнә шулар әйтелә (бер үк контекстта) (Азатлык, 1990, 20 сент.); Янгын чыгып, шуның нәтиҗәсе... ( Азатлык, 1990, 7 окт.); Сәхнәгә чыгуга сезне нәрсә этәрде? Нәрсә этеп чыгарды кебегрәк аңлашылды (“Курай” радиосы, 1997, 27 февр.). Сезнең күңелләр һәрчак югары булыр (Шунда ук); Барлык тәннең сәламәтлеге өчен тырышу...(Дөресе: бөтен), (“Тәртип” радиосы, Хәзрәт вәгазе); Кешенең сөйләм барган мизгелгә кичереше, хәләте бик конкрет бит, бу хәләткә төгәл сүз табу һәрхәлдә әлләни авыр булмаска тиеш. Әлбәттә, автор ул хәләтне, предмет, күренешне үзе күреп, яхшы белсә.

Ә инде белмәсә, конкретлык, төгәллек җитмәүче, мәгънә өтеклеге сизелгән сүз алына.Менә бер хәләт: “директорның күңел күтәренкелеге янында әле беркадәр канәгатьсезлеге дә бар”, ди газет мәкаләсе авторы. Канәгатьсезлек нидән? Директор болай дигән икән: эшләнгән кадәресе аз түгел шикелле, әмма анысына караганда эшләнеп ќитмәгәне күбрәк”. Нәрсә ул “эшләнгән кадәресе”, күпме ул “аз түгел”; “эшләнеп ќитмәгәне” нәрсә ул; “аз түгел”дән күбрәк дигәне нәрсә була тагы? Нинди томан, нинди сүз боламыгы! “36 үсмернең яртысыннан күбрәге авылда калырга теләк белдергән”, диелә. Мәгълүм ки, утызалтының яртысы унсигез. Шулай дип кенә язарга иде. Унсигездән күбрәге күпме була соң?! Яисә, “укучылар бер колхозда 80 гектар чамасы бәрәңге ала...”. Күпме була инде ул 80 гектар чамасы? Мондый кимчелек авторның төгәл сүзне эзләргә күнекмәвеннән, төгәллекне ачыкларга иренүеннән генә киләдер.

Төгәллеккә гамьле булу, сөйләмгә өстәмә, махсус чаралар күрергә дә этәргеч була. Шундый чаралардан менә кайберләре генә: әйтик, конкретлыкка төгәл сүз сайлау белән ирешелмәгәндә искәрмә ясау, өстәмә мәгълүмат бирү алымы бар. Болар: “дөресрәк әйткәндә”, “тагын да ачыграк (төгәлрәк) әйткәндә”, “ягъни”, “мәсәлән” һ.б. искәрмә, өстәлмәләр. Янә бер чара ул – гомуми, битараф берәмлек төгәллекне биреп җиткерми дип шикләнгәндә аеруча конкрет берәмлекләр – терминнарга, хәтта профессионализмнарга мөрәҗәгать итеп була. Бу, әлбәттә, махсус сөйләмнәргә, беренче чиратта, фәнни, рәсми сөйләмнәргә генә кагыла. Көндәлек сөйләмдә бик сирәк очрый.

Әйтик, бездә авыл хатыннарының барысы да “бала табу” дип сөйли, бер генә апа “бала тудыру” ди. Аның гомер буе акушер булып эшләвен истә тотсак, бу берәмлеккә аның медицина термины дип каравын, шулай итеп төгәллеккә омтылуын аңларга була. Мәгънә төсмерендә конкретлыкка сизгерлек төрле сәбәпләр аркасында сүрелә. Әйтик, кайвакыт хис төсмеренә өстенлек бирү хисабына кими. “Акбарыс Спартак командасын тар-мар итте (Болгар радиосы, Яңалыклар). Җиңү термины төгәлрәк мәгънәле. Сүз төгәллегенә ирешү алымнары арасында оештыру чаралары да бар. Мәсәлән, кайбер газетлар, яисә радиотапшыру программалары үз укучылары, тыңлаучы, тамашачылары белән теге йә бу төшенчәне ничек әйтәбез дип килешеп куя. Аерым хезмәт, иҗат коллективларында, һөнәр тармагы, министрлыкларда да мондый килешү уңай нәтиҗә бирә. Соңгы елларда ике дистәдән күбрәк аерым терминология-һөнәрчелек, белгечлек буенча махсус сүзлек-минимумнар бастырып чыгару да (иҗтимагый-сәяси, сәүдә, медицина, авыл хуҗалыгы, урман, хокукый, транспорт һ.б. өлкәләр буенча) бу юнәлештә хуплауга лаек эш булды.

Кабатлап торырга иде. Килешүнең иң кечкенә өлкәсе–күзәнәге ул – гаилә. Анда аерым төшенчәләрне килешенеп кулланырга кирәк. Бу аңлашу, аралашуны җиңеләйтә, тизләтә. Улымның гаиләсендә, мәсәлән, алма бакчасы-дачаларын бакча дип, балалар бакчасын садик дип атарга килешкәннәр. Оештыру чараларына янә бер мисал: урыс язучысы Константин Федин яшь язучыларга киңәшендә: “һәр яшь язучы үзенә “язарга ярамаган” сүзләр сүзлеген булдырып, шуны тулыландырып торырга тиеш, анда кем әдәпсез сүзләр, кем тапталган-шаблон сүзләрне теркәр”, ди. Үз чиратымда мин яшь татар язучыларының мондый сүзлеккә калька сүз, гыйбарәләрне дә теркәп торуларын үтенәм.

Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»