поиск новостей
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Февраль
  • Илдар Кыямов - журналист
  • Ядкәр Хәбибуллин - шоумен
  • Резидә Хөсәенова - аш-су остасы
  • Ирфан Измайлов - җырчы
  • Ленар Сафин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәдис Ганиев - җырчы
  • Флорид Әгъзамов (1936-2005) - галим, журналист
  • Шәмси Закиров - актер
  • Рауль Ганиев - актер
  • Фәридә Зәбирова (1954-2021) - архитектор
  • Клара Һидиятуллина - галим
  • Тимур Бәдретдинов - комик
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
05.04.2018 Шоу-бизнес

Алсу-Азат Фазлыевлар: Өйдә генә ятасы килгән, эшлисе килми башлаган чаклар булгалый

Алсу белән Азат Фазлыевларны күптән беләм. Азатны йөз ел беләм дип тә өстәп куя алам хәтта. Сабыйларча шаянлыгы, киң күңеллелеге, гадилеге белән аерылып тора ул.

„Кайчан күрешәбез?“ дип сорашып та тормый кайчак, юл уңае минем эшкә дә сугылып чыгарга күп сорамый иде. Яңа җырларын тыңлата, кайберәүләр төсле булмаганнын шыттырып йөрми, кредитлары турында сөйли, теге бурычтан бу бурычка кадәрге авырлыклары белән дә бүлешә.
 
Бу юлы каршымда шул ук Азат утыра. „Нинди „фишка“лар әзерләдең, - дип көлешә башлыйбыз. – Лексусың йөреп торамы, Поршеңны сатмыйсыңмы әле? Алсуны мәйтәм, көне утыз мең торучы отелгә җибәрдең? Ярый әле шул арада „Ярат мине“ дигән матур җыр яздырырга өлгергәнсең...“
 
- Кайвакытта көләсе дә килә, елыйсы да, - ди Азат көлә-көлә. – Лексус ничек юк иде – һаман юк, аның урынына үзе йөри торган автобус алдык. Гастрольләргә хәзер фәлән машина кумыйбыз – төялешеп чыгып китәбез, төялешеп кайтып керәбез, шөкер. Ул отель белән дә инде, халыкның ачуын китердек, юкса, янына басып фотога гына төшкәние Алсу. Гап-гади кешеләр төсле яшәп ятыш, иң мөһиме, байлыгыбызның иге-чиге юк – ул ике улыбыз, Аяз белән Ильяс бар, артыгы кирәк тә түгел.
 
- „Ярат мине“ исемле җырың турында әйтмәдең. Гел парлы җырларда гына ишетәсе килми иде сине, бу җырың бөтенләй башка формат.
Азат: Әлеге җыр, чынлап та, шундук популярлык казанды. Минем күптән шундый стильдә җыр яздырасым килә иде. Кул җитмәде, вакыт кыстымы шунда. Ә бу җырны беренче тыңлап карауда ук җанга сеңдердем, күңелне кузгатты... Хәзер радиоларда да еш сорыйлар. Киемнәрне дә үзгәрттек, хәзер ни диярсең инде? Алайса, сиам игезәкләре төсле йөрмәгез инде, ди иде берәү...
 
- Конструктив тәнкыйтьне кабул итә белү дә кирәкле шәй! – әңгәмәгә килеп кушылган Алсу да үзгәрешләр темасын дәвам итә:

Алсу: Артка борылып карасаң, киемдә дә, иҗатта да үзгәртәсе килгән нәрсәләр күп инде ул... Бер ун елдан, бүгенге образларыбызга борылып карасак та, шул хәл кабатланачак. Ә ул вакытка – иҗатыбызның беренчел баскычларына карасак, чыннан да, үзгәртер нәрсәләр бик күп – анда мөмкинлекләр җитенкерәми иде, тәҗрибә аксагандыр. Әмма башкача тәҗрибә туплау да мөмкин түгел, эшләп карамаган гына ялгышмый.
 
- Сезне күзәтеп барган күпләрне кызыксындырган сорауны бирим әле – сезнең тандемда кем ияртә дә, кем иярүче ролендә? Ике тәкә башы бер казанга сыймавы һәркемгә мәгълүм...
Алсу: Андый бүленеш юк дип беләм. Кайсыдыр сорауларда Азат башлап йөри, кайсыберләрен мин хәл итәм. Мин алҗып китсәм, „әйдә, әйдә“ дип Азат этештереп җибәрә, кайвакытларда, киресенчә, мин Азатка канат куеп җибәрәм...
Азат: Кәнкрит җавап ишетелмәгәнгә, мин түгәрәкләп куям: мин ияртәм, Алсу иярә (көлешәбез).
 
- Шушы ук сорауны дәвам итеп: эштә дә, өйдә дә бергә булу арытмыймы?
Азат: Без иҗатның башлангыч чорыннан ук бергә. Ул аксиома кебек бугай инде. Әмма, кара арытты бу, дигән уйның башка кереп чыкканы юк. Бергә булу һәм, урысчадан тәрҗемә иткәндә, бер-береңдә эреп югалу, икесе ике әйбер ич аның. Бездә андый ук эреп бетү дип әйтмәс идем. Менә Алсу берүзе Гарәп Әмирлекләренә барып кайтты, мин улларыбыз белән өйдә булдым, аннан, мин дус егетләр белән мунчага бару, утырып кайтулар була – без бер-беребезгә суларга ирек бирәбез үзе.
 
Алсу: Бер-беребезгә ияләшкәнбездер инде. Мин хәтта Азат өйдә булмаганда да автоматик рәвештә ике чәшкегә чәй ясап куярга мөмкин. Бергә булуга шуның кадәр ияләшкән, башкача була алу турында уйлаган да юк. Уйларга да язмасын.
 
 
- Бу сорауны атап сиңа бирәм, Алсу. Әни кеше буларак, юлдан кайтып та кермәү – ничек йөрәгең түзә, булды, өйдә, балаларым янында гына утырам, дигән вәсвәсә куып тоткалыймы?
Алсу: Балалар белән ярдәм итәр кешеләребез бар. Без аларга ышанабыз. Балалар авырып торганда гына өзгәләнәм, үземнең өйдә буласым, үземнең дәвалыйсым килә. Ә болай, өйдә вакытта күп итеп видеога төшерәм, аннан шул видеоларны юлда, телефон үлеп туктаганчы карыйм... Алар безнең эшләп йөргәнне, шул рәвешле, яшәр өчен уңайлыклар булдырганыбызны аңлый. Өйдә генә ятасым килгән чаклар була, гастрольдән кайтып кереп, өч-дүрт көн өйдә торсам, чыгасы, эшлисе килми башлаган чаклар булгалый. Шуңа, иң яхшысы, туктап тормау.

Азат: Без бит кайчакта кечкенәсен үзебез белән дә алып китәбез. Аның да җырчы буласы килә. Әле берсендә алып баручыбыз Алмаз Миргаязовка үпкәләп тә йөрде: „Юньле-башлы итеп микрофонга да әйтә белми, кычкырып, бөтен зал ишетеп, кул чаба башларлык итеп әйтә белергә кирәк ич инде: „Сәхнәбез түрендә – Ильяс Фазлыыыыев!“
 
- Бүген иҗатыгыздан канәгатьме сез?
Алсу: Канәгать булсаң, исән булмыйсыңдыр инде ул? Безгә әле тәүлекнең 24 сәгате җитми, 25 сәгать эшләргә тырышабыз. Әлбәттә, аның өчен җаның тыныч, балаларың исән-сау, шат булулары, командада эшләүче кешеләреңнең тормышлары түгәрәк булу фарыз, әти-әни фатыйхасы кирәк. Шулар булганда, без Азат белән көне-төне эшләргә дә риза.
 
Азат: Безгә кайчак әйтәләр инде, сезгә җитми инде, һаман чабасыз, дип. Чабуның да вакыты бер генә бит аның. Безне бүген халык ярата, концертларга яратып йөри икән, нишләп әле эшләмәскә? Мин кинәт кабынып, кинәт сүнү яклы түгел – акрынлап янып, үз юлыбызны булдырып, шул юлдан келтер-келтер генә бару яклы. Бүгенгә „паровоз“ыбыз рельслардан куәтле тизлек белән чаба, анысы безнең яшьлек белән бәйле.
 
 
- Әңгәмәне мәхәббәт белән тәмамлыйсым килә. Алсу, әйдә, тозлап-борычлап, Азатның тискәре якларын, аның белән яшәүнең ничек авыр булуын, „яратам“ сүзен җәмгысе ничә тапкыр әйтүе турында әйт әле...
Алсу (рәхәтләнеп көлә-көлә):Без хәзер бер-беребезгә ияләшкән кешеләр. Хисләрен ул эш-гамәлендә раслый торган ир-ат, яратам, дип чөкердәшүне үзем дә кабул итмим.  Кешенең холкына-фигыленә ияләшкәч, Азат белән яшәү авыр димәс идем. Кайчан кабынып, ничек сүнәсен беләм, шуңа җайлашам.
 
Азат: Мин кызу кеше. Алсу сабыррак. Җыелып килә-килә дә, гөпелт кабынам, биш минуттан сүнәм. Алсу да, төркемдәгеләр дә аны белә – шуңа бергәләшеп җайлашабыз (көлә). Минем белән яшәү ансат ук түгелдер, барысы өчен дә рәхмәт Алсуга. Артка борылып карасам да, үзгәртәсе килгән, кайсыбер борылышлар өчен кыенсыну кичергән моментларым бар... Әмма узган эшкә – салават. Ә бүгенге холкыма килгәндә. Минем туган көнем, 30 яшь тулган көнем. Төнлә концерттан бушадык да, машинада кайтып барабыз. Алсу Ходай Тәгаләгә дога укый: „Барысы өчен дә рәхмәт, Аллаһы Тәгаләм, артык бер ни дә кирәк түгел. Түлке менә шушыңа уш-зиһен бир, түлке уш-зиһен...“
 
- Бу мәхәббәт аңлату булды инде, Азат, сине ничек бар шулай кабул итеп, өстәвенә яратып яшәүче Алсуыңа?
Азат: Әлбәттә, яратам! Ничек кенә әле! Әмма таләпләрем дә катгый минем! Ким дигәндә бер кыз алып кайтып биргәнче... Иеме, матурым?

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.04.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы