|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2018 Шоу-бизнес
"Монда неформат әйбер юк, монда бар да формат" - ТМТВ премиясен оештыручылар фестиваль турында серләрен ачты (ФОТО)Елдан ел дәрәҗәсе үсә барган масштаблы тантана - татар музыкаль телеканалы «TMTV» премиясе быел 21 апрельдә «Пирамида» концертлар залында узачак. Эстраданың бөтен каймагын җыючы әлеге грандиоз чараның ничек үтәчәге бүген узган матбугат конференциясендә билгеле булды. Оештыручылар 70ләп номинант һәм 40тан артык номинация булачагын билгеләп үтте. Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясов, Айваз Садыров белән беррәттән, чараны Иркә, Рамил Шәрапов һәм Рифат Зарипов та алып барачак.
"Монда неформат дигән әйбер юк, иҗади яктан кысалар киңрәк. Монда бар да формат", - диде Илсөя Бәдретдинова.
Җиңүчеләргә "Музыкаль биеклек" дигән сыннар тапшырылачак. Тамашаны ТМТВ телеканалында туры эфирда карап була.
Наил ЗЫЯТДИНОВ фотолары |
Иң күп укылган
|