|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2018 Криминал
Татарстанда автозаправкаларга һөҗүм итүчеләрне тоткарлау ВИДЕОсы чыктыКазан янында автозаправкага һөҗүм итүчеләрне тоткарлауның рәсми видеосы чыкты, дип "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 30 мартта Казан янында М7 трассасындагы ике автозаправка станциясенә кораллы һөҗүм булган иде.
Беренче һөҗүм кичке сигезләр тирәсендә булган. Ике ир-ат пистолет белән куркытып, кассирдан 74 мең сум алып киткән.
Тагын 15 минуттан алты километр ераклыктагы икенче автозаправкага һөҗүм иткәннәр. Аннан шул ук сценарий буенча 24 мең акча талап алганнар.
31 мартта ике ир-атны да Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар. Икесе дә элек хөкем ителгән булган. Һөҗүм итүчеләрнең берсенә 23 яшь, икенчесенә – 28. Фатирда урланган акча һәм пневматик пистолет табылган.
Әлеге вакыйга буенча "Талау" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Ике гаепләнүченен дә ике айга тоткарлаганнар.
--- |
Иң күп укылган
|