|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2018 Мәдәният
Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык»ның сайлап алу турлары тәмамландыКүптән түгел Яшел Үзәндәге Горький ис. мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» ХVIII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең соңгы сайлап алу туры үтте. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза. 1 февральдән алып зона бәйгеләре Татарстанның 10 шәһәрендә булды: Казан, Азнакай, Зәй, Яр Чаллы, Минзәлә, Чистай, Балтач, Лаеш, Иске Чүпрәле һәм Яшел Үзән. Аларда бөтен республикадан 20 000 артык яшь талант катнашты. Район сайлап алу этаплары җиңүчеләре һәм суперфиналга юллама отучылар саны – 5500 лауреат. Фестивальнең төп бүләкләре өчен алар 8-13 апрельдә “Уникс”та көч сынашачак. “Фестивальнең даими жюри әгъасы буларак, “Йолдызлык”ны бөтен Россия киңлегендәге уникаль мәдәни күренеш дип саныйм”, - дип билгеләде илнең танылган педагог-хореографы Владимир Аносов.
Жюри рәисе, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина 2018 елны “Фестивальнең балигъ булу елы” дип атады. Аның әйтүенчә, бүген “Йолдызлык”та тәрбия алганнар үзләре остаз дәрәҗәсенә менә, Россиянең генә түгел, чит илләрнең иң мәртәбәле сәхнәләрендә чыгыш ясый. “Рузил Гатин бүген Ла Скалада эшли, вакыты бераз бушагач, мин аны Казан консерваториясенә мөгаллим буларак чакырырга исәплим”, - дип сөйләде ул.
Оештыручылар белешмәләренә караганда, быел фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр саны 10 сайлап алу зонасының һәммәсендә дә 10-15%-ка арткан. Әйтик, Чистай районыннан узган елны 120 гариза теркәлгән булса, быел ул сан 360 менгән.
Унсигезенче «Созвездие-Йолдызлык» фестивале “Миллиончы катнашучы” лозунгы астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, бу елның барлык катнашучылары да миллиончы дип санала.
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Фестивальдә катнашу бушлай, сайлап алу турлары җиңүчеләре киләсе турларда оештыручы хисабына катнаша: балалар ашау, яшәү урыны белән тәэмин ителә, алар өчен Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелә.
Россиядә фестивальнең аналоглары юк. Фестивальнең рәсми сайты — yold.ru, дип хәбә итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|