поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.04.2018 Матбугат

15 яшен бәйрәм итүче «Безнең гәҗит» баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов: “Мәсәлән, без ирекле эшлибез. Әлегә...”

«Безнең гәҗит»нең беренче саны 2003нче елның гыйнварында чыкты. Быел басмага 15 ел тулды. 2004нче елдан башлап газета атна саен чыга. Бүген 16 битле, төсле булып 15000 тираж белән бөтен Русия буенча тарала. «Матбугат.ру» «Безнең гәҗит»не юбилее белән котлый һәм укучыларны газетаның бүгенгесе белән таныштыра.

Газета берничә ел ай саен бер саны калынаеп, 32 битле булып чыкканнан соң (язылу бәяләрен арттырмый гына, редакциянең үз чыгымнары хисабына эшләнгән бу), бәяләр артык нык үсү сәбәпле, хәзер ярты елга бер тапкыр 32 битле булып чыга икән. Бу редакциягә бик күп хатлар килү сәбәпле, җыелган язмалардан редакция папкаларын арындыру өчен дә эшләнә. 

 
- Авторларыбыз язмалары чират көткәнгә үпкәләп тә куя: яртышар елдан да узып китә бу чират. Газета бары тик эшләнеп беткән, башка газеталарда басылмаган язмаларны гына кабул итә, - ди басманың оештыручысы һәм баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, - Быел 28нче март көнне газетабызның юбилей саны калын булып чыкты.
 
Бүген “Безнең гәҗит” штатында 7 хезмәткәр исәпләнә. Килешү нигезендә эшләүчеләр дә күп икән. Бүген 1 корректор һәм 1 журналист вазифаларына вакантлы урыннар бар (редакциянең адресы: 422066, Казан–66, а/я 141. тел. (843)239–03–53; 8927039035).
 
“Безнең гәҗит”нең төп журналистлары бүген – Айгөл Закирова, Фәнзилә Мостафина. Татарстан авылларыннан, Русия төбәкләреннән 50ләп авторлар яза. Редакциягә атна саен 1-2 дистә хат килә икән. Хатларда үтенеч-шикаять кенә түгел, мәкаләләр, укучыларның иҗат җимешләре дә.
 
– Штаттан тыш авторларга килгәндә, кемнедер әйтмәсәм, үпкәләтермен төсле, – ди Илфат Фәйзрахманов, – Менә иң активлары һәм искә төшкәннәре: Буадан Динә Камалетдинова, Бөгелмәдән Вәсилә Арсланова, Усаклык бистәсеннән Илгизәр Бәдретдинов, Питрәчтән Марат Вәлиев, Чаллыдан Наилә Вилданова, Марс Ягудин, Рәис Якупов, Тәлгать Әхмәдишин, Тәтештән Илгизәр Галиев, Меделеевск районыннан Рафис Гыйниятуллин, Лаештан Тәнзилә Дәүлиева, Аксубайдан Салихҗан Зартдинов, Тукай районыннан Зөфәр Дәүләтшин, Нәгыймә Садыйкова, Җәүдәт Харисов, Түбән Камадан Габделхай Сәлихов, Азнакайдан Гөлчәчәк Садретдинова, Кукмарадан Рәсүлә Шакирова, Нурислам Галиев, Рафилә Фәттахова, Фәридә Хисамова, Мамадыштан Рәшит Фәйзрахман, Чирмешәннән Фәризә Галәветдинова, Яшел Үзәннән Юныс Закиров, Зәйдән Салих Зиннәтов, Мөнир Талипов, Мөслимнән Мөҗаһидан Мортазин, Җәлил бистәсеннән Халиса Шәйдуллина, Әлфия Ногманова, Арчадан Рузалия Насыйбуллина, Кайбычтан Алмаз Низаметдинов, Лениногорск шәһәреннән Рәсим Хәбибуллин, Актаныштан Әхтәм Сатиев, Алабугадан Рафис Заһидуллин, Казаннан Әлфия Закирова, Рәфкать Ибраһимов, Нияз Бишбалта, Вакыйф Кыямов, Әхтәм Мөхәммәтҗянов, Сагъдулла Шайхуллин, Рафаэль Сальмушев, Хәмидә Гарипова, Сәмига Сәүбанова, Сөләйман Шакиров, Нәкыйп Габделбәр, Рәүф Ибраһимов, галимнәр Рүзәл Юсупов, Рифат Җамал, Мари Иленнән Гөлзифа Габидуллина, Кировтан Зөфәр Галиуллин, Сарапулдан Нәҗип Камалов, Башкортстаннан Флүзә Клявина, Яхъя Юсупов һ.б.лар.

– «Безнең гәҗит»нең төп байлыгы аның укучылары гына түгел, авторлары да, – ди баш мөхәррир, – Газетабыз укучыларыбызның уртак җимеше. Төп киңәшчеләребез дә – укучыларыбыз. Күп кенә авторларыбыз бездә чарланып үз әсәрләрен китап итеп бастырып чыгарды. Әлеге шатлыклы минутларны без дә уртаклашабыз. Буадагы Иске Суыксу авылында яшәүче авторыбыз Динә Камалетдинованың, Арча районы Мәмсә авылыннан Рузалия Ибраһимның (Насыйбуллина), Кукмара районындагы Тырыш авылында яшәп иҗат итүче каләмдәшебез Фәридә Хисамованың китапларын тәкъдим итү кичәләрендә катнашып, редакция исеменнән котлап килдек. Кызганычка каршы, ел саен берничә авторыбызны югалтабыз. Бу хәбәрләрне ишетү бик кыен. 
 
 
Газетаның үзенчәлеге шунда – һәр бит аерым сәхифә, һәр бит аерым газета кебек. Һәр сәхифәнең үз урыны. Язмалар темасы, эчтәлеге шул сәхифәләргә генә тәгаенләнә, башка битләргә күчереп бастырылмый. Бу укучылар өчен шактый уңайлы. Ләкин редакция эшчәнлегендә эшне катлауландыра икән. Аерым сәхифәләргә язмалар артык күп булганлыктан, кайберләре «Безнең гәҗит»тән «башка да чыккан». Әйтик, 2011нче елдан яңа гәҗитләр чыга. Укучылары иҗат иткән мавыктыргыч хикәяләр, гыйбрәтле хәлләр турында сөйләүче «Серләр гәҗите» «Безнең гәҗит»нең «Татарча сериал», «Имәндә икән чикләвек» сәхифәләреннән үсеп чыккан. Бу «Безнең гәҗит»не саектырмаган, БГдагы «туганнары» да эшләүләрен дәвам итә. Сүз уңаенда: «Татарча сериал» сәхифәсе, ягъни укучылар иҗат иткән кыска хикәя-повестьлар һәр санда аерым сәхифә булып татар матбугатында «Безнең гәҗит»тән юл алды. Бүген аны бик күп газеталар үзләрендә булдырды, ди БГлар.
 
Шулай ук «Киңәшле эш таркалмас» сәхифәсеннән үсеп чыккан «Шифалы гәҗит» тә менә 7 ел укучыларына киңәшче, ярдәмче булып тора. Анда сәламәт тормыш итү серләре, авыруларны профилактикалау, дару үләннәре, авыр чирләрдән аякка баскан кешеләр белән очрашулар, спорт, диета, шулай ук бакча, йорт-җир өчен кирәкле көндәлек киңәшләр бирелә. Ул, гомумән, дөрес, нәтиҗәле яшәү рәвеше өчен кирәкле ярдәмлек булып тора. Аны төпләп барырга киңәш ителә. Ә соңгы санда ел дәвамында чыккан язма-ярдәмлекләрнең эчтәлеге урнаштырыла. Бу киңәшләрнең, бүген булмаса, иртәгә кирәк булуы бар шул. Әлеге яшь газеталар айлык, һәм А4 форматында 16 битле булып чыга. 
 
- “Безнең гәҗит” ирекле эшли. Бәйсез рәвештә журналист тикшерүләре алып барабыз. Зур түрәләрне коррупциядә, башбаштаклыкларда, вазыйфаларыннан дөрес файдаланмауларында фаш итәбез, - дип сөйли Илфат Фәйзрахманов, - Һәм тарафсыз эшлибез. Журналистларыбызга ришвәт тәкъдим иткән очраклар да булды. Барып чыкмагач, башка мәгълүмат чараларында безне каралтырга тырышу очракларына да юлыктык. Чөнки ул кешеләр ул мәгълүмат чараларына «подписка» эшләп бирүче, хезмәткәрләрен ашатучы «кыйммәтле» кешеләр иде. Шуңа күрә бар да һәркемнең үз намусында. Елга 1-2 тапкыр судка барырга туры килә, тәнкыйть кәнфит түгел шул. Ләкин судларда оттырганыбыз әлегәчә юк. «Роскомнадзор» дигән мәгълүм оешманың аерым игътибарын санамаганда, редакциябез эшчәнлегенә басым ясаучы юк. Без басымнарны кабул итмибез. «Роскомнадзор» 2015нче елда ялган юллар белән «Серләр гәҗите»н ябарга теләгән иде, елдан артык суд барды, катлаулы инстанцияләр үттек, һәм «Роскомнадзор» җиңелде. Мондый «тырышулар» бу оешма адресыннан әле дә күзәтелә.
 
“Бүген нинди төп проблемаларыгыз бар?” дигән сорауга газетаның җитәкчесе болай дип җавап бирде:
 
– Әлбәттә иң зур проблема – почтаның начар эшләве, бәяләрнең бик нык күтәрелүе. Типография, почта үз хакларын даими күтәрә. Бар да долларга тоташкан кебек, тик: нефть күтәрелә, бәя арта. Нефть арзаная, бәя төшми... Редакция язылу хакын үз чыгымнарын киметү хисабына артык күтәрмәскә тырыша. Чөнки халыкның мөмкинлеге чикле. Өстәвенә журналистның авызын чамалап кына ачарга мәҗбүр итә торган юридик кануннар кабул ителә. Бүген җинаять җаваплылыгы да журналистны ишек артында гына сагалап тора. Суд эшләрен алып бару өчен дә зур нерв югалтулары таләп ителә. Менә шундый шартларда эшләү җиңел түгел, билгеле.

Сүз иреге дип зарланучыларга: «Сез ирекле, сез яза аласыз, дип миңа еш әйтәләр. Без дәүләт матбугатында эшлибез, безгә ярамый, дип акланалар. Мин дә дәүләт матбугатында 22 ел эшләдем. Совет чорын да күрдем, аннан соңгы вәзгыять тә минем күз алдымда үтте. Ниләр генә булмады?! Зарлануны мин булдыксызлык исемен аклау өчен әйтелә торган сүз, профессиональ булмауны яшерү, дип кабул итәм. Кайсы сүзегезне кистеләр? Башта сүзне язып, әйтеп карарга, әгәр шуны киссәләр, аннан соң гына сүз иреге юк, дип зарланырга. Сүзегезне кыскарталар, тыялар икән, алып килегез башка мәгълүмат чарасына. Сүзегезне сүз итегез. Тик ясалып бетмәгән мәкалә булып, кире борсалар, монда сүз иреге дигәннең эзе дә юк. Бүген мәгълүмат чаралары бихисап, берсе кабул итмәсә, икенчесе алыр. Мәсәлән, без ирекле эшлибез. Әлегә...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»