поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.04.2018 Җәмгыять

«Курбан-байрам с рюмкой водки», яки Бабаларыбыз бәйрәмдә эчкәнме?

Язудан әллә бераз туктап торырмынмы дигән идем, булмады. Интернетта очраклы рәвештә ТР Фәннәр Академиясендә баш фәнни хезмәткәр булып эшләүче Габдрафикова Лилия Рамил кызының «Пьянство татар 100 лет назад: Курбан-байрам с рюмкой водки, нетрезвые шакирды и тлетворное влияние Запада» исемле язмасына тап булдым. Әлеге язма интернет-газетада урнаштырылган.

Тарих фәннәре докторы Лилия ханым аны нинди максаттан чыгып язгандыр, аңламадым. Махсус заказ белән түгел микән дигән шикле уйлар да килә башка. Чөнки татар бабаларыбызның абруена бик нык суккан язма болай гына языла алмый торгандыр. Бит анда татарлар Корбан-бәйрәмне хәмер белән билгеләп үткәннәр дигән фикер алга сөрелгән. Комментарийлар язучыларның күбесе (аларны башка милләтләр дип аңларга кирәк) бик тә шатланганнар инде, янәсе татарларны хәмер кулланмаганнар дип әйтәләр, әнә ич, хәтта дини бәйрәмнәрен дә хәмер белән билгеләп үткәннәр.

Нинди фактларга таянып язган соң Лилия ханым татарларның эчкечелеген? Мисалга ул Карл Фуксның ХIХ гасыр башында язып калдырган сүзләрен китерә: “...татарларның урыс трактирларына тартылуы көчле, алар анда Европа зиннәтлелеге һәм эчкечелек белән танышалар”. “Бу бигрәк тә соңгы егерме елда көчәйде, – дип язган 1840 елда Карл Фукс, – татар сәүдәгәрләре һәм мещаннары көн саен диярлек трактирларда зур гына суммада акча калдыралар”.
 
Әмма бит сәүдәгәрләр белән мещаннар ул дәвердә бармак белән генә санарлык булган. Аларның да трактирларда утыручылары бик сирәк булгандыр, дин бик көчле дәвер ул, ай-һай, ачыктан-ачык йөри алдылар микән трактирга?
 
Лилия ханым шул ук Фуксның тагын бер язганын телгә алган. Янәсе, татарлар көндез трактирлардан читтә йөриләр, ә караңгы төшүгә төркемнәре белән култык астына казларын, үрдәкләрен кыстырып (ягъни хәмердән соң кабымлыкка хәләл ризык булсын дип), трактирга агылалар.
 
Карл Фукс язганнарга гына таянып татарлар трактирларның даими клиентлары булган дип әйтергә мөмкинме соң? Язучы кеше шул берән-сәрән күргән татарларны да күплек санда күрсәтеп язгандыр, күрәсең.
 
Ярый инде, күпмедер татар кешесе трактирларга да йөргәндер дип ышаныйк. Әмма бит язмада башка сыймаслык, “революциягә кадәр татарлар арасында дини бәйрәмнәрне, бигрәк тә Корбан-бәйрәмне спиртлы эчемлекләр куллану белән билгеләп үтү традициясе булган” дигән җөмләләр дә язылган. Ниндидер этнограф Гобәйдуллиннарның: “Дин буенча тыелса да, татарлар бәйрәм көннәрендә дә хәмер эчүдән баш тартмыйлар”, – дигән сүзләрен дә мисал итеп китерергә онытмаган тарих фәннәре докторы Лилия ханым. 1880 елда Уфа губернасының Стәрлетамак шәһәре Думасы утырышы да Корбан-бәйрәмне хәмер белән билгеләп үткән исерек мөселман аркасында өзелгән, имеш. Чөнки ул утырышка чакыру кәгазьләрен исереклеге аркасында таратырга оныткан. 1894 елда Корбан-бәйрәме көнне Казан кешеләре Нигъмәтуллин һәм Галиков үзләренең гаиләләре белән шәһәр читенә бәйрәмне билгеләп үтәргә чыкканнар. Нык кына исереп киткән Нигъмәтуллин Галиковны кыйнап үтергән. Нигъмәтуллинның җинаяте Корбан-бәйрәм узганнан соң округ судында каралган.
 
Менә шушы берничә вакыйгага гына нигезләнеп, татарлар Корбан-бәйрәмне хәмер белән билгеләп үткәннәр дип, барлык татар милләте өстенә пычрак атып буламы соң? Юк, әлбәттә. Мин сугыштан соң, дин тыелыбрак торган дәвердә туган кеше, балачак Корбан-бәйрәмнәрен яхшы хәтерлим. Олылар качып-посып булса да гает намазына барырлар иде. Һәр өйдә иртән-иртүк таба ашлары пешерелде. Корбан ашы уздыручылар да булды. Ул көнне хәтта салгаларга яратучылар да хәмер эчмиләр иде, чөнки бәйрәм көнне хәмер исе килүнең зур гөнаһ икәнлеге буыннан-буынга сеңдерелеп киленгән. Ә 1983 елда гына туган Лилия ханым ниндидер чыганакларга гына таянып татарлар Корбан-бәйрәм көнне эчкәннәр димәкче була.
 
Заһир Бигиевның 1887-1889 елларда шәкертләр турында язылган китабын күбебезнең укыганы бардыр. Анда Казан мәдрәсәсе шәкерте Габделгафурның хәмер эчүгә хирысланып китүе, шул сәбәпле мәдрәсәдән куылуы бәян ителгән. Лилия ханым бу китапны да искә алырга онытмаган, шуның нигезендә ул чорда шәкертләрнең дә, муллаларның да хәмер куллануны кире какмаулары турында язган. Заһир Бигиев бу китабын татарлар арасында таралырга мөмкин булган эчүчелекне кисәтү максатыннан язгандыр, мөгаен. Габделгафур персонажы уйлап чыгарылырга да мөмкин, чөнки язучы китабын уку өчен кызыклы һәм гыйбрәтле итәргә тырыша. Тик язучының китабына карап кына шәкертләр һәм муллалар барысы да хәмер эчүдән баш тартмаганнар дип әйтү урынсыз гамәл.
 
Соңгы елларда татарлар арасында да эчкечелекнең киң таралуын инкарь итә алмыйбыз. Әмма 100 ел элеккеге чорларда татарларның Корбан-бәйрәмне хәмер эчеп билгеләп үтүләре турында язу – монысы инде абсурд. Әлеге язмам белән Лилия ханымга тирән ялгышын аңлатасым килгән иде. Яла якмыйк бабаларыбызга, алар чын мөселман булганнар, дин кануннары буенча яшәгәннәр. Корбан бәйрәме көнен хәмер белән билгеләп үткәннәр дип аларга сүз тигезү – зур гөнаһ. Җаннарының рәнҗеше төшмәсен.
 

Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.04.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»