поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
01.04.2018 Ир белән хатын

«Нигә коткардыгыз инде? Яшисем килми минем...»

Илшат, альбомны ачып, бер фотосурәтне кулына алды. Рәсемнән аңа иңнәренә дулкынсыман таралып төшкән алтынсу-сары чәчле, түгәрәк тулы йөзле, зәңгәр күзле чибәр кыз бага иде.

Өстендәге эш киеме дә гәүдәсе сылулыгын каплый алмый. Йөзендә – эчкерсез елмаю.
 
Илшат фотосурәтнең арткы ягына күз салды. Анда рус телендә: «Илшатка Светланадан. Гомерлеккә онытканчы, сирәк булса да, исеңә төшер!» – дип язылган иде.
 
* * *
Алар сөю-сөелү өчен яратылган затлар иде. Бәхет өчен күп кирәкми, диләр. Үлепләр гашыйк булды ул Илүскә. Айлы кичләр, бергә үткәргән төннәр... Икесе дә химия заводында эшләгәч, бер тулай торакта яшәгәч, очрашу өчен бернинди киртәләр булмады. Шулай чиксез дәвам итәр кебек тоела иде Светланага бу бәхетле көннәр, әмма беркөнне Илүс аның янына килмәде. Алай гынамы: «Шәһәр кызы белән йөри, өйләнергә җыена», – дип җиткерделәр аңа хезмәттәшләре. Сөйгәне күрше цехта гына эшли икән.
 
Светлананың зиһене бу хәбәрне кабул итә алмады. Ничек инде? Илүс аңа: «Бергә булырбыз! – дип күпме вәгъдәләр бирде. Хәтта: – Синсез яши алмыйм!» – дип антлар эчте. Светлана, аңа ихластан ышанып, сөюе хакына намусын да корбан итте бит...
Баштарак ул, Илүс янына барып, аңлашырга да теләгән иде, ләкин горурлыгы җиңеп, тыелып калды.
 
Илүстән башка тормыш юк иде Светланага. Аның өчен якты көннәр – караңгы төнгә, яшәве тоташ газапка әйләнде. «Нишләргә? Алдындагы пыяла савытларда химик препаратлар тора. Әллә?! Барыбер яшәүнең мәгънәсе калмады!»
Училищеда укыганда, химик матдәләрнең үзлекләрен яхшы өйрәнгән иде Светлана. Арада суларга, авызга кабарга, күзгә чәчрәтергә ярамаганнары да бар. Кислота һәм селтеләрне әйткән дә юк инде!
 
Беркөнне төне буе йоклый алмый газапланып чыккач, шуларның иң зәһәренә күзе төште Светлананың. Шешәгә «Көчле агу. Кулланганнан соң кулларны яхшылап юарга!» дигән кисәтү дә язылган. Төшке аш вакыты. Лабораториядә берәү дә юк...
 
Хастаханәнең реанимация бүлегендә генә аңына килде Светлана. Башта үзенең кайдалыгын аңышмый торды. Тирә-юнь ап-ак. Кулларына ниндидер көпшәләр тоташтырылган.
Аңына килүен күреп, янына ак халатлы шәфкать туташы йөгереп килде. «Ниһаять!» – диде ул, керфекләренә эленгән шатлык яшьләрен сөртеп.
 
– Кайда мин? Нәрсә булды? – дип сорады кыз, кара көйгән иреннәрен чак кына кыймылдатып.
– Хастаханәдә син, сеңелем. Реанимация бүлегендә, – диде шәфкать туташы, аның иреннәренә су тидереп. – Көчле агу эчкәнсең. Бәхеткә, бүлмәгә хезмәттәшең кереп, авызыңны ачтырып, сөт эчергән. Ә без, ашказаныңны юдырып, кан салдык. Каннары синең төркемгә туры килгән хезмәттәшләрең: «Минекен салыгыз!» – дип, синең өчен өзелеп тордылар.
 
Реклама
 
– Нигә коткардыгыз инде? Яшисем килми минем.
– Авызыңнан җил алсын, сеңелем. Юкны сөйләмә. Син әле яшь, чибәр. Үз тиңеңне табарсың.
 
* * *
Светлана, Светлана... Якташы иде ул Илшатның. Икесе дә Яшел Үзән районыннан.
Светлана белән булган фаҗигане ишетеп, аңа таяныч булырга, кәефен күтәрергә тырышты ул. Илшатның бу теләген тулай торак тәрбиячесе Диләрә Сәетовна да хуплады. Вакыт соң булуга карамастан, мин сиңа ышанам, дип, егетне кызлар яшәгән якка уздырып җибәрә иде.
 
Ярты елдан артык туганнар кебек йөреште алар. Битараф булмаса да, кызга якынаюдан курыкты Илшат. Җитмәсә, Светлана – башка милләт, башка дин кешесе. Шуңа барыбер өйләнә алмый ул аңа. Әнисе, туганнары моңа ризалык бирмәячәк. Нигә югалту кичергән кызны өстәмә газапка салырга.
 
Озакламый тулай торакта: «Светлана кияүгә чыга икән!» – дигән хәбәр таралды. Икәү генә калгач, Илшатка серен ачты ул:
– Кияүгә чыкмыйм мин, Илшат. Туган бистәмә китәм. Миңа эштә Илүсне көн саен күреп торуы бик авыр. Ул хәбәрне үзем юри тараттым.
 
– Дөрес эшлисең, Светлана, – диде Илшат, башка сүз таба алмый.
 
* * *
Моңа күпме еллар узган. Илшатның инде үз гаиләсе бар. Улы буйга җитеп килә. Бәлки Светлана да гаилә коргандыр.
«Кайда икән син хәзер, Светлана? Туган якларыңдамы? Бәхетеңне таптыңмы икән?»
Ә Илшатның аны бәхетле итеп күрәсе килә. Эчкерсез саф күңелле, ачык йөзле яшьлек дусты бит ул!
 
Илшат кызның фотосурәтен яңадан альбомга куйды. Аңа бу минутларда Светлана түгел, яшьлекнең үзе бага төсле тоелды.

Фирдәвес ЗАРИФ
Шәһри Казан
№ --- | 30.03.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы