поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.03.2018 Мәдәният

Нәҗип Бәдретдинов: «Җырлыйк әле» тапшыруына аяк чалулар татарча белмәгән татарлардан булды

Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов — һәр шимбә «Яңа гасыр» телеканалында чыга торган «Җырлыйк әле» тапшыруының авторы. Нәҗип әфәнде — киңкырлы һәм талантлы шәхес: ул тапшыруга сценарий да яза, кунакларны да чакыра, аларга репертуар да сайлаша, баянда да үзе уйный. Бүгенге әңгәмәдәшебез — Нәҗип Бәдретдинов .

—  Нәҗип абый, «Җырлыйк әле» тапшыруына ничек нигез салынды?
 
—  «Җырлыйк әле» тапшыруын 2000 елда ачтык. Ул вакытта «Яңа гасыр» түгел, ә «Татарстан» телевидениесе иде. 90нчы елларда татар халык җырлары эфирга чыкмый башлады. Радио-телевидениегә коммерция килеп керде. Коммерция булгач, кем акча түли, шулар җырлый, дигән сүз. Ә чын җырларыбыз игътибардан читтә калды. Шуңа эч пошып башланган эш бу. Мондагы җитәкчелеккә тапшыру форматы турында сөйләгәч, хуплап каршы алдылар. Ике-өч ай дигәндә, тапшыру эфирга чыкты.
 
—  Төп башкаручылар кемнәр?
 
—  Үзешчәннәр. Башкару сыйфаты белән мактана алмасак та, тапшыру халык мәхәббәтен яулады. Тамашачының кызыксынуы 18 ел дәвамында югалмады, чөнки тапшыруда халык күңеленә кергән җырлар яңгырый. Репертуар әзерләгәндә, мөхәррир буларак, һәрбер катнашучыга ярдәм итәм. Һәр тапшыруда 13 җыр башкарыла.
 
—  18 ел буе уңыш тотуның сәбәбе нәрсәдә?
 
—  Уңышның төп сәбәбе, беренче чиратта, җырларның сыйфатында. Икенчедән, тере башкаруда. Кеше ничек булдыра ала, шулай җырлый. Халык үзенчә якын итеп кабул итә. Минемчә, бүгенге көндә тапшыруның форматы дөрес, шуңа күрә тапшыру дәвамлы булыр дип уйлыйм.
 
—  «Җырлыйк әле» тапшыруына аяк чалулар булмады түгел. Аның үз йөзен саклап калырга, югалмаска нәрсә ярдәм итте?
 
—  Шунысы аяныч һәм кызганыч: төп каршылык татарча белмәгән татарлардан булды. Моны руслар да, башка милләт халыклары да аңлый. Үз телендә сөйләшмәгән татарлар татар җырын белми, яратмый, кабул итми, кирәген аңламый да һәм аларга аны аңлатып та булмый. Авыл җирлегендә һәм читтә яшәүчеләр тапшыруны гел карый. 2016 елда тапшыру ябылгач та, бик күп хат килде.
 
—  Тапшыруны яңадан ачуга ничек ирештегез?
 
—  Рейтингы югары булу сәбәпле, «Җырлыйк әле» яңадан эфирга кайтты. Әмма бу юлы без аны үзгәрттек, яңа форматта ясадык. 2017 елда Яңа елга яңа тапшыру эшләдек. Без халык өчен дип эшлибез. Кая барсак та, халык күңелне үстереп тора. «Көтеп алабыз», диләр. Тамашачы безне канатландыра.
 
—  Бүгенге яшьләр татар халык җырларын беләме?
 
—  Кызганыч, бу җырлар еш яңгырамагач, яшьләр аларны бик белеп бетерми. Төп проблема — татар мөхите булган уку йортлары елдан-ел кими. Нигездә Казан дәүләт аграр университеты, КФУның татар теле бүлеге, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы белән эшлибез. Татарча сөйләшмәгән, татар мөхите булмаган җирдән татарча матур җырлый торган кешеләрне табып булмый. Җырлый белү генә түгел, табышмакларга, сорауларга җавап бирә белү дә шарт. Татарча сөйләшмәгән, җырлый белмәгән килеш тапшыруда катнашу мөмкин түгел.
 
—  Тапшырудан тыш, тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?
 
—  Музыкант буларак, аранжировкалар да эшлим. Мәктәпләргә аккомпаниатор булып чакыралар. «Җырлыйк әле» тапшыруының халык белән очрашулары оештырыла. Күптән түгел Түбән Камада булып кайттык. Бу гади концерт түгел, ә үзенчәлекле кичә булды. Залны да җырлаттык. Интерактив өлештә мин баянда көй уйнадым. Ул көйнең нинди җырдан икәнен белгәч, җырны зал белән бергә баянга кушылып җырладык. Тапшыруның алып баручылары Алинә белән Азат Кәримовлар да чыгыш ясады. Шул тирәдә яшәүче, безнең тапшыруда җиңү яулаган катнашучылар килде.

—  Алып баручы Алинә Кәримованың бәби көтүен беләбез. Күпләр Алинә киләчәктә «Җырлыйк әле"не алып барачакмы яки аның урынына яңа алып баручы киләчәкме, дип кызыксына.
 
—  Моны истә тотып, Яңа ел бәйрәмнәрендә бик күп тапшыру төшерелде. Алинә апрельдә бәби табарга тиеш. Майда телевидениегә киләм, диде. Безнең май уртасына кадәр яздырылган тапшырулар бар. Алинә беркая да китмәячәк, үзләре алып барыр дип ышанып торабыз. Музыкантлар шул ук: Г. Камалда эшләүче скрипкачы Динә Закирова, Хәния Фәрхинең гитаристы Марсель Шәмсетдинов, джаз оркестрында эшләүче музыкант Николай Кириллов. Монда теләсә нинди музыкантлар уйный алмый, чөнки бернинди әзерлексез эшләргә, колак белән тыңлап уйнарга кирәк. Җырлаучылар профессионаллар түгел.
 
—  «Җырлыйк әле"гә эләгер өчен нишләргә кирәк?
 
—  Тапшыруда катнашырга теләүчеләр үзләренең Мәдәният бүлекләренә мөрәҗәгать итсен иде. Чөнки мин аларны берәм-берәм авыллардан җыеп, тыңлап йөри алмыйм. Кемдер җыйса, оешкан рәвештә уза. Шәһәрдә яшәүчеләргә үзләре эшләгән предприятиегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 
—  Интернетта сезнең башкаруда шаян рухтагы заманча җырлар бар. Кайберләрен хәтта чит телдән тәрҗемә итәсез. Сез социаль челтәрләрнең актив кулланучысымы?
 
—  Һәрвакыт интернетта утырам дип әйтә алмыйм. Ләкин интернет кирәк әйбер дип уйлыйм. Хәзерге вакытта үзем өчен генә бер проект эшлим. Мин аны телевидениедә түгел, ә интернетта күрәм. Анда китапта язылмый торган сүзләр дә керәчәк. Социаль челтәрләрнең популярлыгын тикшереп карыйсым килә.
 
Нәҗип Нәҗметдин улы Бәдретдинов 1952 елның 15 апрелендә Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Өйләрендә әтисенең баянында уйнарга өйрәнә. Мәктәптә укыганда ук бөтен чараларда баянда аккомпаниатор буларак катнаша. Укытучылары тәкъдиме белән әти-әнисе аны 15 яшендә Казан музыка училищесына урнаштыра. Ләкин әзерлек булмау сәбәпле, Нәҗип анда укый алмый. Сабада Мәдәният йортында баянчы булып эшли. Армиягә барып кайткач, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә. Очраклы рәвештә Казан дәүләт филармониясенә килеп эләгә. Бер атнага гына килгән Нәҗип 25 ел буе Филармониядә хезмәт куя. Бүгенге көндә Нәҗип Бәдретдинов «Яңа гасыр» каналында «Җырлыйк әле» тапшыруында эшли.

---
ТНВ
№ --- | 30.03.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»