поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.03.2018 Матбугат

Кабат «Таяну ноктасы» турында (КАЙТАВАЗ)

ТНВдагы «Таяну ноктасы» тапшыруына күбрәк вакыт бүлүләрен теләп газетага бер генә язмадылар инде. Менә Бөгелмәдән Ягсуп Мортазин язмасында да, аерым алганда, «ярты сәгать кенә вакыт бик әз ул» дигән юллар бар («ТЯ», 2 март).

Матбугатта чыккан мондый фикер-тәкъдимнәргә ТНВ җитәкчелегеннән беркемнең беркайда да җавап биргәне юк бугай әле. Бәлки вакытлары юктыр, бәлки «бетмәс монда эшсезлектән туган пенсионер зарлары» дип карыйлардыр, яисә үз эшләре белән мавыгып, кәгазь матбугатка күз дә салмыйлардыр. Чынлап карасак, һәр тамашачының фикеренә колак салу, бигрәк тә җавап бирү мөмкин дә түгелдер ул. Димәк, соравын да үзебез биреп, җавабын да үзебезгә эзләргә кала инде. Безнең моңа вакыт җитә, газетада урын гына табылсын.

“Таяну ноктасы”н мин дә даими диярлек кызыксынып карыйм, спорт тапшыруы сәбәпле ул булмый калса, кәеф тә кырыла хәтта. Аңа вакытны күбрәк бирсәләр чынлап та ярыйсы булыр иде. Теләсәләр, вакыт та “табып бирә” алам, әнә, “Башваткыч”ка бирелгән бер сәгатьнең байтак өлешен кисеп алу, минемчә, ул тапшыруга бернинди зыян салмаячак, чөнки анда дистәләрчә минутлар барыбер һич кирәксез, кайвакыт бераз тозсыз сорауларга, бүләк багуларга һәм башка “вакыт үтерү”ләргә сарыф ителә.
 
Ләкин бер үк теманы (әле нинди тема бит) бер сәгать буе чәйнәсәләр, “Таяну ноктасы”ның да сыеклануы мөмкин бит. Сөйләүчеләр, кызып китеп, “артыгын” ычкындырсалар тагын?! Әнә, хөрмәтле Хатыйп Миңнегулов татар телен мәктәпләрдә укытуга, ә төгәлрәге, аның мәктәпләрдән кысрыклануына багышланган тапшыруда шулай кызыбрак киткән, ә Венера сеңел аны бүлдереп өлгерә алмаган иде дә, шуннан бирле теге тема да күтәрелми, Хатыйп әфәнде дә телеэкранда күренми. Тагын берәр тапшыруда Лотфуллин, Сафиуллин, Айсин әфәнделәр шулай ычкынып алсалар һәм экраннан югалсалар, ТНВның таяну ноктасы да калмаска мөмкин бит. Ә теге тапшыруда Хатыйп әфәнде бер дә ялгыш сүз әйтмәгән иде дә, безнең дөреслек кемгә кирәк соң ул?! Бер галимнең сүзе, гәрчә ул меңнәр исеменнән әйтелсә дә, нәрсә әле ул, Татарстанның Конституциясе дә кайберәүләр фикеренчә бернигә тормый булып чыкты түгелме? Хәтта Русия Конституциясе белән дә исәпләшеп тормадылар шикелле. Түбәнгеләр фикеренә колак салу өчен гадәти колак кына җитмидер бәлки. Татар теленең мәктәпләрдән рәсми кысрыклануына кадәр бер төркем татар зыялылары, “Сездән ныклык сорала” дип, республика җитәкчелегенә һәм депутатларына мөрәҗәгать белән чыкканнар иде дә, аңа карап әллә ни “ныгыганнары” сизелмәде. Ә мөрәҗәгатькә кул куючылар арасында республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары гына да дистәгә якын иде. Җитәкчеләребез дә газета укымыйдыр бәлки? Ә бәлки “ныгымаска” җитди сәбәпләре булгандыр, алар илдәге вазгыятьне бездән яхшырак беләләрдер. Шулай да берничә дистә зыялыларның, талантлы яшь һәм өлкән язучы вә шагыйрьләрнең, шул исәптән Дәүләт бүләгенә ия булган (андыйларны хөкүмәтнең “ә” дигәненә “җә” дип кенә торучылар дигән булабыз бит инде) әдәбият-сәнгать әһелләренең шундый мөрәҗәгать белән чыгуы – заманында Сахаровны һәм Солженицынны “советка каршы” фикерләре өчен каты гаепләп СССР җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыккан иң-иң танылган язучылар төркеме гамәле түгел инде. Шунысы да бер юаныч әле. Тамчы тамудан туктамаса, боз барыбер тишелми калмас ул.
 
“Таяну ноктасы”на артык озын вакыт бирелсә, сүз артыннан сүз ялганып, сөйләшүнең, менә шушылай, тыелган темаларга да (ә андыйлар гел арта) кереп китү ихтималы бар шул. Андый чакларда рекламалар, репликалар белән Венера сеңел эсселекне сүрелдергәләп тормаса, “гаеп” сүз өчен кем җавап бирә? Яклый да алмаячакбыз һәм... әллә ни теләмәячәкбез дә түгелме соң? Кыю егет-кызларыбыз “кайнар” фикерне күпчелек халык исеменнән, шул халыкның бикле күңеленнән алып әйтсә дә, алай-болай ул эзәрлекләнә башласа, “күпчелек”нең аны яклаганы юк бугай бит әле.
 
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы. 
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 30.03.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»