поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.03.2018 Язмыш

«Малае үлгәч, кызы да кирәк түгел. Ул имгәкне сыңары белән бергә күмегез»

Сабирлар гаиләсендә игез балалар туды. Әтиләре Сабирның куанычы эченә сыймады. Малай туды… Ә кыз… Кызлары инде аның болай да икәү. Балаларга Гөлия һәм Айзат дип исем куштылар… Тик әти кешенең шатлыгы озакка бармады, сигез айлык Айзат кинәт үлеп китте.

Шул сәгатьтә нәни Гөлия өчен бәхетле тормыш юкка чыкты. Әти кеше бар бәхетсезлеген кызы Гөлиядән күрде. Сабир, каты холыклы кеше, шунда Гөлиядән баш тартты. Улы Айзатны күмәсе көнне әйткән сүзләре бар халыкны сискәндерде. «Малае үлгәч, миңа кызы да кирәк түгел. Ул имгәкне сыңары белән бергә күмегез», – диде. 

Бу 1963нче елның салкын декабрь ае иде. Караңгы салкын төндә әбисе Зәйнәп нәни кызны, кочагына алып елый-елый, үз йортына алып кайтты. Гөлия өчен исән әти-әниле ятим тормыш башланды. Бабасы Шәйдулла түр тәрәзәгә эчке яктан арата куеп бирде. Әнисе кочагын сагынып, Гөлия көннәр буе шул тәрәзә төбендә уйнады, гел әнисен көтте. Сагынулар, юксынулар эзсез үтмәде, бала көннән-көн хәлсезләнде. Ике яше тулып килсә дә, аягына басып йөри алмады. 
 
Әти-әнисе калган йортта күптән көткән малай туды. Әтисе Гөлиянең барлыгын онытса да, ананың йөрәге сабый кошчыгы өчен өзгәләнде. Фәймә, ире Сабир йоклагач, кичләрен килеп, елый-елый, нарасыен кочты. 
 
1966нчы елның Сабантуй иртәсендә бала сулаудан туктады. Әбисе Зәйнәп, йөгерә-йөгерә, түбән очта яшәүче шәфкать туташын алып килде. Алты айлык курслар тәмамлаган шәфкать туташы күмәргә рөхсәт бирде. Гомере бетмәгәнгә бер сәбәп булгандыр, «Йәсин» укып нәни гәүдәсен кәфенгә төргәндә, Гөлия кинәт күзләрен ачып кычкырып елап җибәрде. Шул көннән алып баланың исеме онытылып, «умердом» кызына әйләнеп калды. 
 
Бала исәйде, аякларына басып йөри башлады. Дүрт яшендә бөтен хәрефләрне танып укырга өйрәнде, биш яшендә авыл клубында «Пионерка Гөлчәчәккә хат» дигән бик озын поэманы укып бөтен авылны шаккаттырды. Бала бик зиһенле иде. 
 
1970нче елның 1нче сентябрендә Гөлияне әбисе җитәкләп беренче сыйныфка укырга илтте. Гөлия өчен куанычлы да, көенечле дә мәктәп еллары башланды. Куанычы – Гөлиягә уку бик җиңел бирелде. Ә көенече… бу бит авыл… Аны «ташландык» дип үрти башладылар. Бала моңа бик гарьләнде. Аның да башка балалар алдында үзен әти-әниле итеп күрсәтәсе килде. Әтисен күрү белән: «Әтием», – дип йөгереп барып кочаклый торган иде. Ләкин Сабир – мәктәп директоры – баласын ярата алмады. Дәрестән соң алып калып кызының кулларын озын линейка белән төйде. «Минем яныма киләсе булма, башка килмәм, әтием дип әйтмәм, ант ит!» – диде. 
 
Кызда да үҗәтлек җитәрлек иде. Еламады да, ант та итмәде, ә барыбер үзенекен итте. Әтисен күргән саен, «Әтием», – дип барып кочаклады. Юк, бала моны яратудан эшләмәде, аңа бары иптәшләре алдында үзенең әти-әниле икәнен исбатлыйсы килде. Аңа да якыннарының назы бик кирәк иде. 
 
Гөлия беренче сыйныфны «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлады. Шул хөрмәткә әнисе аңа Сабан туена кияргә бик матур күлмәк белән сандалилар алып бирде. Тик бик каты кисәтеп, «Әтиең сораса, бу әйберләрне әбием алды дип әйт», – диде. Ана, иреннән куркып, Гөлияне кешеләр алдында кысып кочаклап та ярата алмады. 
 
Бишенче сыйныфтан соң, баланы Сабир район үзәгенә укырга җибәрде. Гөлия өчен яңа тормыш башланды, фатирда торып чит мәктәптә уку аңа җиңел бирелмәде. Ял көннәрендә бабасы ат белән килеп алып кайта торган булды. 
 
Ул елларда авыл җирендә өйдә Чыршы бәйрәме уздыру бик модада иде. Сабир да башкалардан калышмады, өендә бөтен начальство балаларын җыеп, Яңа ел бәйрәме уздырды. Гөлия тәрәзәнең боз катмый калган урыныннан өй эчендә әйлән-бәйлән уйнаган балаларга кызыгып карап торды. Әнисе, Кыш бабай булып киенеп, балаларның күңелләрен күрде, бәйрәм тәмамланыр алдыннан, зур капчыгыннан алып, көрән капларга салынган бүләкләр өләште. Шул вакыт Гөлия, күңеле кителеп, карап торган җиреннән шуып төште дә әбисе йортына борылды. Аның күз алдында «Яңа ел белән!» дип язылган Кыш бабай һәм Кар кызы төшерелгән көрән кап иде. Кисәк кенә кемдер аны кочаклап алды һәм көрән капка салынган Яңа ел күчтәнәче сузды. Бу энесе Айдар иде. 
 
Еллар үтте. Гөлия үсте, чаяланды, чибәр кызга әйләнде. Зиһенле акыллы кызны район мәктәбендә укыткан укытучылар да бик яраттылар. Комсомолга кергәч, Гөлияне комсорог итеп сайлап куйдылар. Ул бик актив булды. Ут чәчрәтеп, район сәхнәсендә биеде, җырлады. Унынчы сыйныфны алтын медальгә тәмамлап, әбисе белән бабасы йортына кайтты. Ләкин нинди генә акыллы булмасын, авыл өчен ул һаман да «умердом» кызы «ташландык» бала иде. 
 
Гөлия яшьтән укытучы булырга хыялланды. Нәселләрендә укытучылар бар шул аларның. Әтисенең әнисе – укытучы, әтисе – укытучы. Әбисе, бабасы белән киңәшләште дә ерак районга педагогия көллиятенә укырга китәргә булды. Өйдән ярдәм юк иде. Кызның стипендиясе фатирга түләп, ашарына гына җитте. Гөлия шул ук көллияттә идән юучы булып урнашты. Укыды да, эшләде дә. Яшәве авыр булса да, уку аңа җиңел бирелде. Укуын тәмамлап, шул ук районда эшли башлады. Беренче мәхәббәтен тапты. Аннары туй… Туй вакытында әтисе әйткән сүзләрне ишеткәч, Гөлиянең чәчләре үрә торды, янәсе, Сабир баланы үзе үстереп укытып кеше иткән… 
 
Гөлиянең ике кызы туды. Әбисе, бабасы йортына бик еш кайтып йөрсә дә, туган йортка аяк атлап керә алмады. Сабир һаман да шул ук каты Сабир иде. Гөлиянең кызлары исәя төшкәч, ата кеше кинәт кенә үзгәрә башлады. Кызын яратмаса да, бу нәни нарасыйларны бик якын итте, аларны җиләккә йөртте, район үзәгенә алып барып өс башларын карады, матур курчаклар алып бирде. Ни булды Сабирга, картая башладымы? Моны беркем дә аңлый алмады. 
 
Олы кызына ике яшь тулган көннәрдә яраткан бабасы үлеп китте Гөлиянең, ә инде 1996нчы елның ямьле яз аенда, алмагачлар чәчәк атканда, әбисе Зәйнәп мәңгегә күзләрен йомды. Әбисен күмеп кайткан кызын Сабир өенә кертмәде. Гөлия мәет чыккан бушап калган әбисе йортына кайтты. Шул минутта ул чын ятимлек ачысын тойды. Аның таянычы булган, аны чын күңеленнән яратучы кеше – әбисе бүтән юк. Ул тома ятим… 
 
Тормыш дәвам итте. Күпме генә ярарга тырышса да, каенанасы Гөлияне үз итә алмады, җай чыккан саен, малаена да моны сеңдерергә тырышты. Тырышлыгы юкка булмады – улы хатыныннан әз-әзләп суынды, эчә, читтә йөри башлады. Гөлия башта бик каты гозерләп сораса да, соңыннан кул селтәде, бөтен назын, яратуын ике кызына бирде. Ир какканны мир кага, дип борынгылар белми әйтмәгәннәр, иренең апалары да Гөлияне рәнҗетә башлады. Киленнең сабыр канатлары сынды, ул, балаларын алып, иске генә бер баракка күчеп яши башлады. Аннары эш урыныннан бер бүлмәле фатир бирделәр. Аек вакытта ире килеп-китеп йөрде, акчасы булганда булышты. 
 
Гөлиянең күрәселәре алда да булган икән әле. Көннәрдән бер көнне энесе Айдар, шалтыратып, әнисенең кинәт кенә сукырайганын хәбәр итте. Ул, бар эшен ташлап, әнисе янына ашыкты. Әле әнисенә бары 60 яшь кенә иде. Анасын ул үз фатирына алып кайтты. Бик күп күз табибларына күрсәтеп караса да, файдасы булмады. Шулай итеп өч ел вакыт узып китте. Хәле көннән-көн авырайгач, авылга кайтарып куюларын үтенде ана. Гөлия моңа каршы килә алмады. Фәймә үзенең гомер иткән нигезен сагынды шул. Кайтарып куяр алдыннан әнисенең әйткән сүзләре Гөлияне шаккатырды: «Балам, сине рәнҗеткәне өчен, әтиеңне кичерә алмыйм. Соңгы минутларында үзе дә чит кеше кулларына калып исәрләнеп чит кеше почмакларында утырса иде, дип телим», – диде. Ул шунда барысын да аңлады: әнисе бит аны бик яраткан, тик әти кеше моңа юл куймаган. 
 
Әнисен авылга кайтаргач, Гөлия җанына урын таба алмады, әнисен сагынды. Ял көннәрендә авылына кайтып, әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтте. Ана Гөлия өчен бик кадерле иде. Көндезләрен әнисе янында булса да, төнлә әбисе йортына кайтып йоклый торган булды. Хәер, хәзер әтисе бер сүз дә әйтми, ләкин бу йорт аның өчен чит-ят. Туганнарының үз тормышлары, үз мәшәкатьләре дигәндәй, аннан соң әни-әти йортында үскән балалар әни кадерен бик белеп бетермәделәр. Туганнары өчен дә Гөлия үз кеше түгел, тик энесе Айдар гына аны якын итте. 
 
Шул рәвешле ике ел гомер узды. Соңгы кайтуында Гөлияне бик тиз генә эшенә чакыртып алдылар. Ике көннән соң әнисенең вафатын җиткерделәр. Машина яллап кайтып җиткәндә, әнисен кыйблага борып куйганнар иде инде. Гөлиянең күңеле таш булып катты, елый алмады. Аны яраткан тагы бер кеше мәңгегә күзләрен йомды… 
 
Хатыны Фәймә вафатыннан соң Сабир бик бетеренде. Аның өчен авыр тормыш башланды. Дәрәҗәле тормыш артта калды, авыл халкы читләште. Аның җаны кызы Гөлия белән аңлашасы килеп өзгәләнде. 
 
Кызганыч, Гөлиянең күңеле атасына карата каткан иде шул, сөйләшәсе дә, күрәсе дә килмәде. Кайчандыр Сабир Айзатның үлемен Гөлиядән күргән кебек, әнисенең иртә китүен бары атасы Сабирдан күрде. 
 
Сабир ялгызлыкны бик авыр кичерде. Уйланып йөри торгач, акылына зәгыйфьлек килде. Улы Айдар әтисен төп йорттан үзләренә алып китте. Тик Айдарның эше бик көйсез, китеп эшли торган иде. Хатыны Рания каенатаны яратмады, ире эштә чакта аның бүлмәсенә бик сирәк керде. Күп вакыт Айдар эштә чакта ул ач булды. Бу хәлләрне авыл кешеләре Гөлиягә дә җиткерделәр. Аның күңелендә кайчандыр үзеннән баш тарткан, хәзерге көндә ярдәмсез яткан кешегә карата кызгану хисе уянды. Күчтәнәчләрен алып, туган ягына кайтты. Энесе йортының бусагасын атлап кереп, әтисе яткан бүлмәгә узгач та, андагы хәлләрдән йөрәге өзелеп төшә язды. Ата кеше как такта караватта ярым шәрә, пычранган, кул-аяклары бәйләнгән килеш ята. Энесе Айдар вахтада эштә, ә килен-балакай салмыш ата янына өч көн кереп тә карамаган. Шул вакыт Гөлиянең күңеле айкалып китте. Менә бит әнисенең теләкләре кабул булган – ата чит кеше кулында чит почмакта бер ярдәмчесез ята, тик Гөлиягә моннан җиңеллек килмәде. Ул аның бәйләвен сүтеп атты, үзе алып кайткан ашамлыкларын җылытып, тамагын туйдырды, юындырды. Әбисе йортыннан мендәр, юрганнар алып килеп, аны йомшак урын-җиргә салды. Шул вакыт әтисе аңа карап торды да: «Син, Фәймә, кайларда йөрдең, нигә мине ташлап йөрисең? Миңа бит бик авыр, нәни кызыбызны алып кайтырга кирәк, аның каргышы төшкәндер», – диде. 
 
Ике көннән Сабир авырайды, хәлсезләнде, шулай да кызы Гөлияне үз яныннан җибәрмәде. Ул аны хатыны Фәймә дип уйлый иде. Аңа, сер итеп кенә: «Фәймә, ачуың килгән ир-атка бер сүз дә әйтергә түгел, хатынсыз кал, дип теләк телисе икән», – диде. Шул көнне кичкә таба Сабир торып утырды, кызын танып сискәнеп китте – аңа Гөлия алдында бик оят иде. Шулай да бөтен көчен җыеп, кызына: «Рәхмәт, кызым, бәхетле бул. Бәхиллегеңне алдым, рәхәт яшә», – дип, теләкләрен әйтте. Яратмаган кызы кулында мәңгелеккә күзләрен йомды Сабир. 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»