|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2018 Шоу-бизнес
Татар эстрадасының иң-иңнәрен ачыклаячаклар21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узачак «ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды. Алар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Радик Юльякшин (Elvin Grey), Ландыш Нигъматҗанова, Иркә, Илназ Баһ, Чулпан Йосыпова, Филүс Каһиров, Ильмира Нәгыймова, Ринат Рәхмәтуллин һәм тагы бик күп популяр җырчылар бар. Эстрадабыз йолдызлары 40ка якын номинациядә көч сынашачак.
“Кабатланмас тавыш”, “Халыкчан җырчы”, “Романтик җырчы”, “Алтын хитлар авторы”, “Иң яхшы дуэт”, “Иң яхшы клип”, “Ел җырчысы”, “Автор башкаручы” – бу һәм башка номинацияләрдә кем җиңәсен бик тиздән белербез!
Заманча формат, грандиоз шоу, уйланылган образлар, тәэсирле тамаша һәм эстраданың бөтен каймагы! «ТMTV-2018» тантанасы быел да провокацион стиленә тугры кала.
21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залына рәхим итегез! Эстраданың иң-иңнәрен ачыклар вакыт!
--- |
Иң күп укылган
|