поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.03.2018 Матбугат

Луиза Закирова: Диңгезгә ташласалар да, «мин батам» дип түгел, «шундый рәхәт!» дип кычкырыр идем

Луиза Закирова 1986 елның 6 июлендә Казан шәһәрендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. 10 елдан артык ТНВда эшләүче Луиза Закирова — «Таяну ноктасы» тапшыруының продюсеры һәм «Манзара» тапшыруының алып баручысы.

—  Луиза, журналистика өлкәсенә үз теләгең белән килдеңме?
 
—  Журналистикага әтиемнең теләге белән кереп киттем. Ул иҗади кеше булса да, үзен иҗади яктан ача алмаган, чөнки актерлык хыялы белән янып йөргән чакта бу һөнәр аз түләнә торган булган. Нәтиҗәдә әти гаиләне тәэмин итү өчен башка һөнәрне сайлаган. Алай да ул үз эшен ярата. Мин мәктәптә иншалар язарга яраттым. Иҗади кыз булганга күрә, әтиемнең хыялы — мине журналист итү иде. «Сценарий язу — заводта станок артында тору түгел», — дия иде ул. Шулай итеп, журналистикага керү, телевидениега урнашу — әтиемнең тәкъдиме, киңәше.
 
—  Белүемчә, син КДУ журналистика факультетының рус кафедрасын тәмамлагансың. Ни өчен татар бүлегенә укырга кермәдең?
 
—  Мин татар гимназиясендә укыдым. Әтиемә дуслары, туганнары һәрвакыт «Нигә кызыңны татар гимназиясендә укытасың? Ул беркая да урнаша алмаячак бит. Кеше булыр өчен рус телен белергә кирәк», — дип әйтә иде. Шуннан соң әти «татар телен болай да беләсең, рус журналистикасына кер әле», — диде. Һәм мин — татар гимназиясен тәмамлаган бала җиңел генә рус журналистикасының бюджет бүлегенә керә алдым. Шуны әйтәсем килә, моннан куркырга кирәк түгел.
 
—  Хезмәт юлын кайсы тапшырудан башладың?
 
—  Иң беренче эш урыны — «Яшьләр тукталышы» тапшыруы. Аннан соң «Син — минеке, мин -синеке», «Һөнәр» тапшыруларын алып бардым. Моннан тыш, «Йолдызлык», Президент чыршысы кебек төрле чараларның режиссеры булдым. Хәзер «Таяну ноктасы» белән «Манзара"да эшлим. Ике тапшыруда эшләве кыен түгел. «Манзара"ны алып баруы җиңелрәк тә кебек әле. Чөнки «Манзара"ны алып барганда, «Таяну ноктасы» өчен җыелган мәгълүматларның кирәге чыга.
 
—  Үзеңә кайсы эш күбрәк ошый?
 
—  Биредә режиссер ассистентыннан алып режиссер, алып баручы, кыскасы, бөтен эшне дә үземдә татып карадым. Барлык баскычларны да үттем. Редактор да, продюсер да булдым. Һәр эшнең үзенең кызык яклары бар. Мәсәлән, продюсер, редактор бик күп кешеләр белән аралаша, таныша, кызыклы мәгълүмат җыя. Режиссер эшендә иҗатка кереп китәсең, техника белән дуслашасың. Клип төшерү тәҗрибәсе дә бар. Алып баручы, гомумән, икенче өлкә. Ул үзеңне формада тотарга, матур киенергә этәргеч бирә. Миңа кадрда була ошый, ә режиссер эше ошамый, дип әйтә алмыйм. Барысы да ошый.

—  ТНВны нинди сыйфаты өчен яратасың?
 
—  Миңа ТНВның атмосферасы ошый. Ул минем гаиләм кебек. Мин журналистика факультетын тәмамлаган кеше буларак, берничә телекомпаниядә, төрле редакцияләрдә практика үттем. ТНВның үзенә генә хас энергетикасы бар. Биредә бөтен кеше дә татарча сөйләшә. Бу татар мохите миңа бик якын. Бөтен кеше үзара дустанә мөнәсәбәттә. Башка телекомпанияләрдә синең белән исәнләшмәскә дә мөмкиннәр. Ә ТНВга килүе рәхәт! Иң зур бәхет — эшкә теләп килү. Минем очракта бу шулай. Ә башкача мин эшкә килә дә алмас идем. Мин һәрвакыт телевидениедә. Иртәнге сәгать тугызга киләм, кичке 9да гына кайтып китәм. Эштән соң ял итәргә бөтенләй вакытым калмый.
 
—  Телевидениегә дус-танышлар аша гына урнашып була, дигән сүз дөресме?
 
—  Кем ашадыр урнашып кына эшләп буламы икән соң? Акылың, сәләтең булмаса, монда 10 ел да, 5 ел да һәм хәтта 1 ел да эшләп булмаячак. Кеше аркылы урнашып була, ләкин иң мөһиме — эшли алу. Телевидениедә эшеңне күрсәтә белү кирәк, юк икән — сау булыгыз…
 
—  ТНВда остазларың кемнәр?
 
—  Рамилә апа Сәхәбетдинова, Миләүшә апа Сибгатуллина, Данил абый Гыйниятов. Алар кебек остазлар үз белгәннәрен бирергә тырыша, тәҗрибәләре белән уртаклаша. Алар өйрәтергә, үстерергә тырыша. Бу татарларга хас әйбердер инде.
 
—  Коллегаларың арасында кемнәргә сокланасың?
 
—  Берсен әйтсәм, икенчесе үпкәләр кебек. ТНВда эшсез, булдыксыз кешеләр юк. Монда телевидениене ярата торган фанатлар эшли. Аларның барысы да мактауга лаек. Һәрберсеннән нәрсәгәдер өйрәнәм. Мәсәлән, Венера Аитованың «сиңа „юк“ дип әйтәләр икән, син аны ишетмәскә тиеш» дигән сүзе ошый. Резеда Хәсәновның тырыш булуы, эшен җиренә җиткереп эшләве ошый. Айзилә Батырханова яшь булуына карамастан, бөтен өлкәләрдә эшли: PRда да, «Яшьләр тукталышы"нда да үзен сыный, туйлар да, концертлар да алып бара. Бездә аның яшендә икеләнү, курку хисе бар иде.

—  Үз тапшыруыңны ачу мөмкинлеге булса, нинди темага багышланыр иде ул?
 
—  Мин җитди темаларга да сөйләшә алыр идем. «Таяну ноктасы"нда эшләп, җитди темалар күтәреп, тирән фикер йөртергә өйрәндем. Гаилә темасы да якын, балаларны бик яратам. Психология темасы да ошый, ир белән хатын мөнәсәбәтләре һәм башкалар турында бик күп китаплар укыйм. Ә менә мәдәният, сәнгать өлкәсенә вакыт җитеп бетми. Театрга, күргәзмәләргә күбрәк йөрисе килә. Соңгы тапкыр сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендәге «Эрмитаж"га барган идем. Гомумән алганда, теләсә нинди юнәлештә эшли алыр идем. Диңгезгә ташласалар да, «мин батам» дип түгел, «шундый рәхәт!» дип кычкырыр идем.
 
—  Луиза, телевизор экраннарыннан һәрвакыт матур күренәсең. Үзеңне формада тоту серен ач әле.
 
—  Беренчедән, мин — тиктормас кеше. Чиратта торырга яратмыйм. Чират булса, китеп барам, эшләремне эшли торам. Мин — бер урында утыра торган кеше түгел, һәрвакыт хәрәкәттә. Тазарырга вакыт та, мөмкинлек тә юк. Бу минем холкыма да туры килми, чөнки мин — ыгы-зыгылы кеше. Бу үзенә күрә үзеңне формада тотуның бер ысулы. Икенчедән, генетика. Өченчедән, бала тәрбияләү. Дүртенчесе — тормышны ярату. Мин бөтен күңелем белән тормышны яратам.
 
—  Балаңа ничә яшь?
 
—  Улым Саматка — 4 яшь, балалар бакчасына йөри. Балам — минем зур байлыгым. Аның белән мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнергә тырышам. Бассейнга, шахматка йөртәм.

—  Кием-салымга килгәндә, алып баручыларны махсус кибетләрдә киендерәләрме? Көндәлек киемнәрне каян аласың?
 
—  Мин кибеттән кием алмыйм. Бик сирәк алырга мөмкинмен. Тукымалар сайларга, киемнең моделен уйлап табарга яратам. Берничә тегүчем бар, киемне алар тегеп бирә. Мин эксклюзивлылык ягында. Тапшыруларга килгәндә, кибетләргә мөрәҗәгать итәбез. Чит илгә бара калсам, аннан кием алып кайтам. Төркия — үзе бер базар, аннан киемсез кайту гөнаһ (көлә). Бертуган энем 18 яшендә Төркиягә китте, аннары Америкада яшәп алды. Хәзерге вакытта Финляндиядә яши. Аның янына баргалыйбыз. Чит илгә елга бер барам, иң ерак барган җир — Вьетнам, Тайланд, Камбоджа. Элек ешрак йөри идем, хәзер балам булгач, койрык бозга катты…
 
—  Күпмедер вакыт «Һөнәр» тапшыруын алып бардың. Үзеңнең нинди һөнәрләрең бар?
 
—  Мин — кул эшләреннән ерак кеше. Күбрәк уйлап табарга, хыялланырга яратам. Миңа хәтта спорт та якын түгел. Фитнеска абонемент алгач та, аена бер тапкыр йөрдем. Мин илһамланып, үземә киемнәр тектерергә яратам. Аш-су өлкәсенә гашыйкмын, гел нидер пешерергә яратам. Редакциядәге кызларга киләм дә, «минем яңа рецептым бар!» дим. Бервакыт кабак белән мантый, наггетслар пешердем. Миннән соң кызлар да яратып әзерли башлады аны. Ә Әлфинур апа белән без хәзер кабак ашы гына пешерәбез. Бу яктан мин әниемә охшаганмын.
 
—  Луиза, телевидение баскан җиреннән ут чыгара торганнарны ярата. Ә син — тыйнак. Бу сыйфатың биредә эшләргә комачау итмиме?
 
—  Мин — бик ихлас кеше. Кешегә бик нык ышанам. Бу минем тискәре ягымдыр бәлки. Телевидениедә эшләгән кеше әрсез булырга тиеш. Әрсез булмасаң, таптап китәргә дә мөмкинннәр. Шуңа да карамастан, кешегә ихласлыгым, ышанычым бар.

---
ТНВ
№ --- | 28.03.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»